Иярчен гомумил?штереп ??мл?л?рне кабатлау


Тема: Иярчен җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.
Максат: Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънәләрен, төзелеше буенча төрләрен дөрес билгеләү.
Алган белемнәрне ныгыту, схемада күрсәтә белү; укучыларны ишетеп аңлау сәләтен
үстерү, үзара тикшерү юлы белән мөстәкыйльлек тәрбияләү; халык авыз иҗаты әсәрләре
аша милли хис трбияләү.
Җиһазлау: карточкалар, дәреслек, компьютер,перфокарталар.
Дәрес барышы:
I.Актуальләштерү.
1.Өй эшен тикшерү. Сезгә өй эшенә “Язгы матурлык” дигән темага хикәя язарга иде. Эшегездә иярчен җөмләләр дә булсын иде дигән идек.
II.Компьютер буенча сорауларга җавап бирү.
1. Нинди җөмләләргә иярченле кушма җөмлә диләр? м) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләгә; н) гади җөмләләрне интонация ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмләгә; и) үзар 9. Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела? л) өтер, н) куелмый м) ике нокта, өтер а ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләгә. 2. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар? е) 14; р) 12; а) 10.
3. Төзелеше буенча иярчен җөмләләрнең нинди төрләре бар? в) синтетик; н) аналитик һәм синтетик, г) бүлүче теркәгечләр ярдәмендә бәөләнгән
4. Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә? 1) көттерү паузасы, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр,тезүче теркәгечләр; 2) көттерү паузасы, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр 3) көттерү паузасы, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ялгызак һәм парлы5. Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела? 1) өтер, 2) куелмый 3) ике нокта, өтер мөнәсәбәтле сүзләр.
6.Синтетик иярченле иярченле куша җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела?
1) өтер, 2) ике нокта 3) куелмыйII.Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Схема буенча җөмләләр төзү.
1. 1. ( ...- ганда), [ ] – синтетик
2. (кем...), [аны] –аналитик
3. (...-лыктан), [ ] – синтетик
4. [ шулкадәр ] : ( ) –аналитик
5. [ ] , (чөнки...) –аналитик
6. [ ... шул ] : ( ) –аналитик
7. (кем...), [шул ] –аналитик
8. ( ...уга), [ ] – синтетик
9. ( ... – са да), [ ] - синтетик
10. [ ] : ( ) -аналитик
III.Җөмләләрне төре буенча билгеләргә.
1. Ул китте исә, миңа күңелсез булып кала (и. ш. ж)
2. Юл начар, шуңа немецлар безнең йөк машинасына утырып килделәр (и. с. ж.)
3. Кем арыган булса, шул кереп ял итсен (и. и. ж.)
4. Елга буйлап күпме генә йөрсәм дә, икенче ярга чыгып булмады (и. к. ж.)
5. Атлар килеп туктауга,ул картлар белән татар телендә исәнләште (и. в. ж.)
6. Нәфисә кайда булса, Зиннәт тә шунда булырга тырышты (и. х. ж.)
7. Иң әһәмиятлесе: мин аңа ышанам (и. х. ж.)
IV. Тактадагы җөмләләр буенча схема төзү.
1. Уйлы уйлап торган арада, тәвәккәл эшен бетерер.
2. Кайда хезмәт, шунда хөрмәт.3. Кайда татулык, шунда көч.4. Теләгең саф булса, тормышында тап булмас.
5. Каты йөрәк бер яшәсә, изге йөрәк мең яшәр.6. Кемне арбасына утырсан, шуның җырын җырларсың.7. Кулыңда китап булса, башыңда гыйлем булыр.
8. Кунакка ни бирсәң, шуны ашый.
9. Өең буш булса да, күңелең буш булмасын.
10. Ни чәчсәң, шуны урырсың.v. Текст буенча эш. Бирелгән тесттан тезмә кушма җөмләләрне, иярченле кушма җөмләләрне табарга.