Сугыш яралары онытылмый ?д?бияттан д?рес планы (9класс)


Миргазиян Юнысның"Шәмдәлләрдә генә утлар яна"-әсәре буенча дәрес-викторина
Максат:Классик язучыбыз Миргазиян Юнысның иҗатын өйрәнүне дәвам итү.
-Сугыш китергән бәхетсезлекләр турында сөйләшү.
Татар гаиләсенә хас күркәм сйфатлар турында фикер алышу.
Җиһазлау:слайдлар,видеоязма,Миргазиян Юныс иҗаты һәм биографиясе буенча кроссворд,сугыш темасына күргәзмә,әсәрдән цитата,"Хәтер китабы",язучының портреты һ.б.
Тема:”Сугыш яралары онытылмый”
Исәнмесез хөрмәтле кунаклар,мөхтәрәм жюри әгъзалары һәм кадерле укучылар.Әдәбият дәресен башлыйбыз.Безнең бүген гадәти дәрес түгел,без сезнең белән төркемнәргә бүленеп эшләрбез һәм фикер алышырбыз.Фикер алышу биш тур буенча дәвам итә, беренче турдан кала һәр тур ахырында жюри әгъзалары безгә бәя куеп барачак.Шулай итеп беренче турны башлыйбыз. Сүз"Кояшкай"һәм "Ялкын"командаларына бирелә.
(һәрбер турның исеме,сораулар һәм җаваплар слайд аша яктыртылып барыла)
1нче тур"Үзебез турында үзебез"(һәр укучы үзе белән таныштыра. )Музыка һәм видеоязма куела.
Жюри рәисе нәтиҗә чыгара.
2нче тур."Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады"
Балалар бүгенге дәрестә без классик язучыбыз Миргазиян Юнысның иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.Сугыш китергән бәхетсезлекләр турында сөйләшербез. Татар гаиләсенә хас күркәм сйфатлар турында фикер алышырбыз. "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады"-дигән икенче турыбызга күчәбез.
Илебез һәр елның май аенда Җиңү көнен билгеләп үтә.4елга сузылган хисапсыз күп бәхетсезлекләр китергән канэчкеч сугышның Бөек Җиңү белән тәмамлануына быел 70 ел була.Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны халык беркайчан да онытмас.Алар исеме буыннан-буынга күчә бара. Язучылар, шагыйрләр аларның үлемсез батырлыгын, сугышның аяусыз вәхшилеген үзләренең әсәрләрендә яңарталар.Без дә хәзер мәктәптә укып тикшергән әсәрләргә күзәтү ясап китәрбез.
2. Ә.Еники"Кем җырлады?"
3. Г.Кутуй"Сагыну"
4. М.Җәлил “Җырларым”
5. К.Нәҗми"Хәят апа"
6. С.Шакир."Үлемнән көчлерәк"-Әсәрдә сүз кем турында бара?
7. Н.Дәүли "Яшәү белән үлем арасында"
8. Ш.Рәкыйпов "Чәчәкләр сөйли белә"-Автор әсәрен кем истәлегенә багышлый?
9. Г.Әпсәләмов"Миңа унтугыз яшь иде"
Әсәрләренең эчтәлеге сөйләнә,шигырьләрдән өзекләр укыла.Шулардан чыгып сораулар куела.Әсәрнең исеме ничек һәм аның авторы кем?(Әсәрләрнең исеме һәм авторы(портретлары белән слайд аша яктыртыла.) 1. И.Гази"Иолдызлы малай"
Сүз бәяләү өчен жюри әгъзаларына бирелә.Алар хәзерләнгәндә Шакирова Гөлназ сугыш темасына үзе язган "Илем- ак күгәрченем" дигән нәсерне укый.
3 нче тур "Миргазиян Юныс"
Шундый һөнәр бар "Ватан сакчылары "-дип атала.Россия Федерациясенең төп законында мондый юллар бар: "Ватанны саклау һәр кешенең изге бурычы"-дип исәпләнә.Солдат булып тумыйлар,әгәр дә Ватан куркынычлык алдына килеп баса икән,солдатка әйләнәләр.
Миргазиян ага Юнысның яшүсмер чаклары дэхшэтле сугыш елларына туры килэ.Илдэ барган вакыйгалардан ул да билгеле читтә калмый.
Знче турны язучының тормыш юлына багышлыйбыз.Әхэзер исә бирелгән сорауларга җавап биреп кроссворд чишеп китәбез.

Май
сиксән бер
Татарстан
Исергәп
Баулы
Диңгез
Авиация
Филология
навигатор
Юлъязма
наука и религия
сынчы
Альбатро с язмышы
Сүз жюри әгъзаларына бирелә. Алар хәзерләнгәндә Галәтдинова Әлинә үзе язган шигырьне сөйли «Ишетегез дөнья балаларын!»
4нче тур "Шәмдәлләрдә генә утлар яна". Татар халык җыры 'Гөлҗамал"ның беренче куплеты тыңлана.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна.
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.
Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.
"Шәмдәлләрдә генә утлар яна"-повесте беренче булып 1979 нчы елда "Биектә калу" дигән исем астында" Казан утлары "журналында басылып чыга .М.Юныс бу әсәрен дә үз башыннан кичергән вакыйгаларга нигезләнеп яза."Гөлҗамал "җырының тезмәсе повестьның бер исеме буларак тәкъдим ителү дә очраклы түгел. "Шәмдәлләрдә генә утлар яна." эчтәлектә кабатланып,ачкыч-гыйбарә мәгънәсендә килә. Сез әсәрнең дәреслектә бирелгән өлеше белән танышып килдегез,әйдәгез аның эчтәлегенә тукталып китик.
"Кояшкай"һәм “Ялкын” төркемнәренә бер-бер артлы сораулар бирелә
1.Әәрнең сюжетында нинди вакыйга ята?
2.Повестьны М.Юныс кемгә багышлый?
З.Әсәрдә төп геройлар кемнәр?
4.Сәйрин сугышны тудыручы сәбәпләргә нәрсәләрне кертә?
5.Юкә янында егет нәрсәләр турында уйлый?
6.Егет татар гаиләсендәге гореф- гадәтләр турында нәрсәләр
уйлый?
7.Сәйрин ни өчен җитәкчеләрне үзләренең баскыч төбенә
җыярга тели?
8.Егетләрнең җиңелү сәбәпләре нәрсәдә?
9.Егетләр үләр алдыннан нәрсә турында уйлыйлар?
10."Сугыш-ул ялкын белән ут сүндерү.Бу сүзләр белән автор нәрсә әйтергә тели?(Сүзләр стендка язып эленгән)
Сугыш -ул үлем.Ул өлкәннәрне дә,яшь буынны да кызганмый.20 яше дә тулмаган егетләрнең үлеме безгә Бөек Җиңүнең нәрсәләр бәрабәренә бирелгәнен ачыклап күрсәтә Бу әсәр сугыш кырында ятып калган кешеләрнең бер кыска тарихы гына.
Җыр. "Солдатлар"
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга тиздән 70 ел була. Җиңү бәйрәме быел да шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра, җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора. Сөекле улларын,ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның кайгы хәсрәте мәңге онытылмас.Өйдәгез без дз сугыштан әйләнеп кайта алмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алыйк.(тынлык)
Сүз 4нче турның нәтиҗәләре буенча жюри әгъзаларына сүз бирелә.
5нче тур "Батырларның даны -мәңгелек"
Еллар уза,дөняга яңа буыннар килә.Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде 6 дистәдән артык вакыт үтте.Әмма сугыш хатирәләре дошманга күкрәк киреп каршы торган,изге җиребезне илбасарлардан саклап калган ,аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас .
Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк.Аларның исеме онытылмас эшләре якты маяк булып,буыннардан-буыннарга күчсен.Батырларның даны-мәңгелек.
Ә хәзер һәр ике команданың капитаннарын тыңлап китик.Мәкальләрнең бер өлеше миннән икенчесе сездән.
(Һәрбер төркемнең командирларына 7 шәр мәкальнең беренче өлеше әйтелә, икенче өлешен үзләре дәвам итәләр)
1. Данлы егет // ил өчен үләр,
2.Батыр яуда// беленер.
3. Ир егет үзе өчен туа//, ил өчен үлә.
4.Батырга// үлем юк.
ЗБатырдан үлем дә// курка.
6.Батырлыкта //матурлык.
7.Батырның үзе үлсә дә//, даны үлми.
Мәкальләрне "Ялкын командасы капитаны Әдилә дәвам итә.
8.Батыр уртак, ил уртак//, туган-үскән җир уртак.
9.Йөрәген дә барның //беләгендә бар.
10.Матурлыктан элек// батырлык кирәк.
11.Халык бар җирдә/Убатыр бар.
12.Батырга бар да// матур.
13.Ефәк билбау бил күрке/Убатыр егет ил күрке.
14. Кыюны//курку алмас.
Әйе,Ватаныбызда батырлар күп.Бөек Ватан сугышына Татарстанның 560 меңнән артык улы һәм кызы илне сакларга китә.Аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмый,сугыш кырларында ятып кала.
Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 200дән артык якташыбызга иң югары мактаулы исем Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 29 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры була. ("Хәтер китабы"күрсәтелә) Беркем дә,бернәрсә дә онытылмый,чөнки батырларның даны-мәңгелек.
Ә хәзер сүзне гомуми нәтиҗә чыгару өчен җюри әгъзаларына бирәбез.
Жюри хәзерләнгән арада Гыйззәтуллина Әдилә,Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы Нурмый турында язылган иншасыннан өзек укып китә
Нәтиҗә:,балаларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла,билге куела.
Өй эше: "Батырларның даны мәңгелек"-дигән темага сочинение язарга материал туплап килергә.
Бүгенге дәресебезгә йомгак ясап, шуны әйтәсе килә .Беркайчан да,бер җирдә дә бомбалар,снарядлар шартламасын тынычлыкны сөйгән илебез күген беркайчан да дары төтене капламасын иде.
Җыр “Һәрвакыт булсын кояш”