Урок-экскурсия “Беркем д?, берн?рс? д? онытылмый”.


Дәрес –экскурсия.
“Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый”. 7 нче сыйныф. Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча.
Бу дәрес татар әдәбияты дәресендә “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” бүлеген өйрәнгәннән соң, Җиңүнең 65-еллыгын каршылау йөзеннән, уздырылды. Аның тулырак варианты видео- тасмада саклана.
Дәреснең максаты:
1.Бөек Ватан сугышы турында тулырак мәгълүмат бирү, сугыш ветераннарының тормыш юлы белән танышу.
Алынган мәгълүмат чыганакларыннан файдаланып укучыларны инша язарга әзерләү;
2. Сугыш ветераннарына карата игътибарлылык, ихтирамлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;
Дәрес барышы. Укучылар белән ветеран яши торган йорт янында тукталабыз.
Укытучы: -Балалар, без сезнең белән Исаметов Ишмөхәммәт бабай яши торган йортка килеп җиттек. Монда барысы да матур: аның йорты да, шушы авылны уратып алган калын урманнар да, кечкенә генә елга да һәм шушы авылда яшәүче кешеләр дә. Сез минем белән килешәсезме?
Балалар белән 5-10 минутлык әңгәмә корыла.
Төрле милләт кешеләре бер гаиләдәй булып, илебезнең азатлыгын, бәйсезлеген саклау өчен барган сугышларда зур батырлыклар күрсәттеләр. Әйтегез әле, балалар, менә шушы кечкенә генә авылдан да ничә кеше фронтка киткән, ә ничәсе аларның сугыш кырында ятып калган?
Укучы:
Шушы кечкенә генә авылдан сугышка 158 кеше алына, аларның бары тик 57 се генә яу кырыннан исән-имин, туган якларына әйләнеп кайта.
Укытучы:
Бүгенге көндә аларның инде берсе генә исән. Кем инде ул? Сугыш ветераны турында кем күбрәк белә?
Укучы:
Исаметов Ишмөхәммәт бабай 1919 нчы елда Калтак авылында туа. Җидееллык мәктәптә 4 класс тәмамлый. 1940 елда армия сафларына алына, шуннан сугышка эләгә.
Укытучы:
Бөек Ватан сугышы турында сез нәрсәләр беләсез?
Укучы:
Ул куркыныч сугыш, анда түземлелек, чыдамлылык, рухи көч сорала.
Укытучы:
(Өйгә узабыз, укытучы башта игътибарны өйдәге пөхтәлеккә, гөлләрнең күплегенә юнәлтә. Сугыш ветеранын шундый хөрмәттә, тәрбиядә тотучы кызы-Лена апа белән кыскача гына әңгәмә корыла)
Укучылар хәзер инде без сезнең белән дәресне Ишмөхәммәт бабайда дәвам итәбез. Аңа 90 яшь. Аның тормыш юлы турында инде без беләбез, ә хәзер аның үзенә мөрәҗәгать итик. Сез тагын нәрсәләр белергә теләр идегез?
Укучылар:
Яшь чагында бабай нинди булган?
Нинди истәлекле бүләкләре бар?(Карточкалар, орден -медальләре белән танышу: 2 нче дәрәҗә Дан ордены, Белградны, Будапештны алуда катнашкан өчен, Германия янындагы җиңү өчен.)
Озак яшәүнең сере нидә икән? (Бабай беркайчан да эшсез тормаган, хәзер дә кызы тәрбиясендә яшәсә дә йорт эшләрендә булыша, урманда булырга ярата.)
(Сугыш михнәтләре турында бабай бик ачылып сөйли алмый, аны күз яшьләре каплый. Җиңүне ул Будапештта каршылый. Инде җиңүгә якынлашабыз дигәндә командирын һәм тагын бик күп якын дусларын югалту вакыйгаларын искә алу- бик авыр иде аңа.)
Сөйләшү түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
Дәресне йомгаклау өлеше:
Очрашу сезгә ошадымы?
9 нчы Май – ул нинди көн?
Без аны ничек бәйрәм итәбез?
Сугышта катнашучылрга нинди сыйфатлар дошманны җиңәргә ярдәм иткән?
Ф.Кәримнен шигырен уку. (Адлдан әзерләнгән укучы яттан сөйли)
Укытучы:
- Балалар, без буген сугыш ветераны Исаметов Ишмөхәммәт бабай турында бик күп кызыклы нәрсәләр белдек. Истәлеккә төшкән фотолардан альбом ясап куярбыз. Ә менә шул альбомыбыз тулырак булсын өчен анда сезнең дә фикерләрегез кирәк булачак. Өйдә “Ишмөхәммәт бабайда кунакта” дигән инша язып килергә, иң яхшы дип табылган иншаларны без альбомга урнаштырырбыз.