Практическое применение духовного наследия Мусы Джалиля в учебно-воспитательном процессе


Җырым, синдә минем гәүдәләнде
Илне сөйгән йөрәк тибешем...
Мостафа авылының шагыйрь күңелен ярсытып, дәртләндереп торырлык матурлыклары чиксез күп. Ул ике елга кушылган әрәмәлек буена, сөзәклеккә утырган. Авылның көнбатышындагы киң тугайлыгы елан уза алмаслык куе үлән белән түшәлгән. Күлләрдәге балыкларны әйтеп бетерәсе түгел, хәйләсен белгән егетләр еш кына зур-зур сазаннарны ярга сөйрәп чыгара торалар. Бөек шагыйребез әнә шул авылда, шул табигать кочагында туып үскән.
Һәр халыкның милли-мәдәни йөзе, аң үсеше дәрәҗәсе, беренче чиратта, энҗе бөртегедәй балкыган әдәби җәүһәрләре, мактанычын, горурлыгын, үткәнен һәм киләчәген билгеләгән иҗади мирасы белән бәяләнә. Олы, бай һәм чал тарихлы, Тукай, Дәрдемәнд, Такташ һәм Туфанлы XX йөз татар әдәбиятын үлемсез шигырьләре белән халык йөрәгендә мәңгеләшкән Муса Җәлил исеме дә бизи. “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс иҗат калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән, аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан, Ватан азатлыгы хакына газиз җанын биргән, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчлерухлы шәхес ул.
Муса Җәлилнең шигырьләре утызга якын телгә тәрҗемә ителде. Ул татар әдәбиятының зурлыгын дөньякүләм танытты. Шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” циклы тынычлык, азатлык сөюче меңнәрчә кешеләр тарафыннан шатланып һәм сокланып каршы алынды. Әдипнең шигырьләре, сәнгать әсәре буларак, зур тәэсир итү, тәрбияви көчкә ия. Алар Җәлил һәм җәлилчеләрнең көрәш юлын, каһарманлыкларын ачу белән бергә, туган илне ярату, көрәш һәм җиңү символлары булып та торалар. Шагыйрьнең йөрәк каны белән язылган әсәрләре батырлыкка һәм матурлыкка, яшәүгә һәм мәхәббәткә, иреккә һәм яктылыкка мәдхия булып яңгырыйлар. Муса Җәлил шигърияте татар поэзиясен яңа баскычка күтәрде, халкыбызның рухи байлыгына әверелде.
Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты икегә бүлеп өйрәнелә. Беренчесе – сугыш башланганнан алып 1942 елның июненә кадәр, ягъни дошманга әсир төшкәнче язган шигырьләре, икенчесе – фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән атаклы “Моабит дәфтәрләре”. Әдипнең фронт лирикасы тупланган шигырьләре 1943 елны Казанда “Тупчы анты” исеме белән басылып чыга. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләр публицистик, көрәшкә өндәү рухында язылулары, халык нәфрәтен чагылдырулары белән үзенчәлекле. Шагыйрь бөтен көчне җиңү өчен тупларга өнди. “Әйдә, җырым” шигырендә дошманга каршы изге сугышка күтәрелгән шагыйрь образы алга килеп баса:
Аргамагым, әйдә, канатлан да
Җил булып оч сугыш кырына.
Җырым утын корыч сөңге итеп
Мин күтәрдем хәзер кулыма [2: 38].
Шигырь фашизмга тирән нәфрәтне, лирик геройның хаклык өчен үлемгә дә әзер икәнен, ялкынлы дәртен күрсәтү белән тәмамлана. Шул ук вакытта, сөйгәненә булган мәхәббәт хисе Туган илен ярату тойгысына үсеп әверелә, кеше өчен иң газиз булган бу ике төшенчәнең бергәлегенә ирешә.
Әдипнең бу чорда язган “Тупчы анты”, “Чулпанга”, “Күпер”, “Каска” һәм башка шигырьләрен үзәк тема, үзәк мотив берләштерә: лирик геройның Ватанын сакларга анты, фашизмга каршы көрәшкә чакыру, җиңүгә тирән ышаныч, сугышка ачу нәфрәт хисе.
Яшен булып яшьнәр минем ядрәм,
Болыт булып каплар төтене;
Шул төтендә эреп күккә очар
Теткәләнгән фашист көтүе [“Тупчы анты”, 2: 37].
Муса Җәлилнең фашизм тоткынлыгында иҗат иткән шигырьләре әдәбият тарихына “Моабит дәфтәрләре” исеме белән кереп калды. Җыентыкка тупланган шигырьләр шагыйрьнең олы йөрәген, рухи ныклыгын, туган иленә, халкына бирелгәнлеген, шигырьләрен чын мәгънәсендә үлемсез корал итеп күтәргәнен раслаучы маяклар булып торалар. Яшәү белән үлем арасында булу, кайгы-хәсрәт, кан һәм яшь белән тулы вакыйга-күренешләр шагыйрьнең кичерешләре аша сәнгать әсәре булып әверелде. “Моабит дәфтәрләре” ндә әдипнең уй-хисләре, тормыш турындагы фәлсәфәсе тематик киңлектә, жанр төрлелегендә ачылалар. Арада хис-тойгылар белән тулы лирик шигырьләр дә, тормышчан күренешләр сурәтләнгән юмористик һәм сатирик әсәрләр дә бар (“Җырларым”, “Үлемгә”, “Дуска”, “Кошчык”, “Сөю”, “Күлмәк”, “Төрмәдә төш” һәм башкалар).
Шатландыра безне көн дә илнең
Бер-бер яңа уңышын ишетү;
Нинди зур көч читтә үз-үзеңне
Халкың белән бергә хис итү [“Дуска”, 2: 102].
Күргәнебезчә, Муса Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын уза. Вакыт аның ил киләчәге, халык язмышы, вәхшилек һәм кешелеклелек,яшәү һәм үлем турындагы тынгысыз уйлануларын, керсез йөрәк канына манчып, шигъри сурәткә күчерү могҗизасына ия шагыйрь икәнен исбатлады. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра, тынычлык, иминлек сагында тора.
Әкияттәге серле йомгак булып,
Җырым калды сүтелеп юлымда.
Сез табарсыз килеп шушы эздән
Мине соңгы йөрәк җырымда [“Серле йомгак”, 2: 119].
Файдаланылган әдәбият исемлеге
Мустафин Р.А. Силуэты: Литературные портреты писателей Татарстана / Рафаэль Мустафин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006 – 351 с.
Җәлил Муса Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2004, - 271 б.