План урока по татарскому языку на тему Терк?гечл?р (7 класс, русские подгруппы)


Тема: Теркәгечләрнең төркемчәләре.
Максат: 1.Укучыларны теркәгечләрнең төркемчәләре: тезүче (җыючы, каршы куючы, бүлүче), ияртүче теркәгечләр белән таныштыру;
2.Әлеге теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләренә өйрәтү;
        3.Туган шәһәребез Алабугага мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган телебезне  өйрәнүгә кызыксыну уяту.
        Дәреснең тибы:  материалны ныгыту.
Дәрес барышыОештыру.
1.Исәнләшү, танышу, уңай халәт тудыру.
2. Дәреснең максаты белән таныштыру.
II.Актуальләштерү
1.Аудирование. (Мин җөмләнең башын әйтәм, сез ахырын әйтәсез)
-Мин Алабугада ... .(яшим)
9нчы мәктәптә ..... .(укыйм)
Безнең мәктәп .... (зур, матур, чиста, яңа)
Мин мәктәбемне .... (яратам)
2. Җөмләләрне чагыштыру.
Алабуганың табигате бай , матур. Шәһәребездә бөек рәссам - пейзажчы И.И.Шишкин яшәгән. Рәссамның әтисе Иван Васильевич шәһәребез турында китап язган, И.И.Шишкин табигатьне рәсемгә төшергән. 1975 нче елда Алабугада И.И.Шишкин музее ачылды. Алабуганың табигате бай да матур да. Шәһәребездә бөек рәссам һәм пейзажчы И.И.Шишкин яшәгән. Рәссамның әтисе Иван Васильевич шәһәребез турында китап язган, ә И.И.Шишкин табигатьне рәсемгә төшергән. 1975 нче елда Алабугада И.И.Шишкин музее да ачылды.
-Җөмләләрне тәрҗемә итү, һәр җөмләне аерым тикшерү.
а) җөмләләрдәге теркәгечләрнең нинди мәгънә бәйләнешен белдерүләрен, нинди кисәкләрне, җөмләләрне бәйләп килүләрен ачыклау
-Җөмләләр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
-Алар нинди сүз төркеменә керә?(алар нәрсәләр?) (теркәгечләр)
Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы теркәгечләр.
3. Дәреснең максаты әйтү.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Теркәгечләрнең төркемчәләре язылган таблица өстендә эшләү ; рус телендәге теркәгечләр белән уртак билгеләрен ачыклау.
а) нәтиҗә: теркәгечләр ике төркемчәгә бүленә: тезүче һәм ияртүче. Тезүче теркәгечләргә өч төрле мәгънә белдерә торган теркәгечләр карый:                        1) җыючы; 2) каршы куючы; 3) бүлүче.
ТЕРКӘГЕЧЛӘР

ТЕЗҮЧЕ
(СОЧИНИТЕЛЬНЫЕ) ИЯРТҮЧЕ
(ПОДЧИНИТЕЛЬНЫЕ)
ҖЫЮЧЫ
һәм (и), да..да, та..та (и...и), ни...ни (ни...ни) КАРШЫ КУЮЧЫ
ләкин, әмма (но, однако), ә (а), тик (только, лишь) БҮЛҮЧЕ
я, яки, яисә(или, либо) чөнки (потому что), әгәр(если), гүя (будто, словно), ягъни (то есть)
2. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу.(1-2 укучыдан укытам).
3.2 күнегү – бирелгән теркәгечләрне тиешле баганаларга урнаштыру.
4. 3 күнегүне телдән эшләү, җөмләләрнең ахырын әйтү.
5. Спроси у друга:
-я иду в магазин, а ты куда идешь?
- в каникулах ты поедешь к бабушке, а куда поедет он?
-естҗ ли у него свободного времени?
- с кем он ходит в театр?
6. Как скажешь, что ты:
- любишь папу и маму;
- живешь в городе Елабуга;
7.Схема буенча диалог төзергә.
-Исәнләшү
- Исәнләшү
- Сорау
-Кире кагу (отказ)
Тема:” Кинога бару”
IV. Йомгаклау.
1. Бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?.... Нәрсәләр белдек?
V. Өй эше
1. 1 күнегү, кагыйдә ятларга.
2.Алабуга турында сөйләргә
3. “ Истәлекле урыннар”, “Ак мәчет” сүзләрен кулланып диалог төзергә.
VI. Билгеләр кую