Ф?нни-тикшерен? эше “Ш??к?т Галиев и?атыны? балалар психологиясен? т?рбияви йогынтысы”


Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе
Фәнни-тикшеренү эше
“Шәүкәт Галиев иҗатының балалар психологиясенә тәрбияви йогынтысы”
                                                                   
                                                   
              Автор:Ясовиев Рузель Руслан улы,
                                                                  7 нче сыйныф укучысы
                                                                 Фәнни җитәкче: Кәримова Лидия 
                                                                 Илдус кызы
                                                                татар теле һәм әдәбияты укытучысы
                                                   
2016 ел
Эчтәлек
I Кереш............................................................................................................4 бит
II Төп өлеш. Шәүкәт Галиев иҗатының бала психологиясенә тәрбияви
йогынтысы.....................................................................................................4-7 бит
III Йомгаклау...................................................................................................8 бит
IV Кулланылган әдәбият................................................................................10 бит
I Кереш
Татар балалар әдәбиятын Шәүкәт Галиев исеменнән башка күз алдына китерүе дә кыен. Аның кайсы гына әсәрен алсак та, нечкә психологик зәвык, кечкенә дустының һәрбер күңел кичерешен тоеп эш итә белүен күрәбез . Кечкенә чагымнан ук Шәүкәт Галиевның иҗатына гашыйк мин. Кайсы гына әсәрен исемә төшерсәм яисә укысам, күңелем хушланып, яктырып китә. Бик озак эзләгән сорауларыма Шәүкәт Галиев әсәрләрен укып шунда ук җавап табам. Шуңа күрә, Шәүкәт Галиев иҗатына тулырак күз саласым килде. Ни өчен шундый күңелгә якын, ни өчен һаман кулга аның әсәрләрен аласы килә, ни өчен бик озак күңелдә йөри аның геройлары? Нинди тәрбия чыганагы ята аның иҗатында?..дигән сорауларны үз эшемдә яктыртасым килде. Һәм бу сорауларга җавап табу өчен күп кенә әсәрләренә кабат күзәтү ясадым.
Шәүкәт Галиев –үсмер һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән һәм шул чорның кырыс чынбарлыгын, ачлыгын-ятимлеген үз җилкәсендә татып, имин тормышка сусаган ашкынулы уй-хисләре белән сугыштан соңгы елларда әдәбият мәйданына чыккан шагыйрьләрнең берсе.
Алтмышынчы еллар башында Ш. Галиев шигъри талантының зур иҗади уңышларга китергән тагын бер ягы ачылып китә. 1962 нче елда аның балалар өчен махсус җыентыгы басылып чыга. “Балалар өчен язуымның, ниндидер вакыйгалар, гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр сөйләвемнең максаты акыл өйрәтү, әзер өлгеләр биреп кую түгел, йөгерек , тапкыр фикер йөртергә күнектерү, туган телнең тәмен сеңдереп кую. Иң мөһиме шул: шәхеснең мөстәкыйльлеге. Калаганын ул үзе эшләр, хакыйкатенә, хаксызлыгына таянып үзе ирешер!”- дип яза Ш. Галиев.
II Төп өлеш .Шәүкәт Галиев иҗатының бала психологиясенә тәрбияви йогынтысы.
Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр балаларның якын, үз геройларына әверелде. Алар башка телләрдә дә иркен сөйләшәләр, үзләренең гыйбрәтле кыланышлары белән төрле милләт балаларына үзләренә ияртәләр. Шәүкәт Галиевның Шәвәлие үтә дә халыкчан, тапкыр, җор телле, кызыксынучан, эзләнүчән елгыр малай. Ул һәрвакыт нинди дә булса бер психологик халәттә күренә, үзенең тәҗрибәсезлеге белән көлке китереп чыгара.
“Шәвәли маҗарасы” шигырендә Шәвәлинең гади татар малае икәнлеге дә искәртелә. Ул авылда туган, аның туган ягы- Тау ягы. Ул җилкуар җилбәзәк түгел, эшчән; үзенең татар баласы булуы белән горурлана. Лирик герой халык авыз иҗатындагы тапкыр Хуҗа Насретдинне, Шомбайны һәм Котбетдинне үзенең бабалары дип атый. Шагыйрь (лирик герой исеменнән) балаларга да тарихыбыз, милләтебез белән горурланырга; шук булсалар да, эшчән булырга куша.
Ш.Галиев – чын мәгънәсендә туган як шагыйре. Аны тормыштагы үзгәрешләр: табигатьне саклау, авыл-шәһәр, балалар-өлкәннәр проблемалары кызыксындыра. Мәсәлән , “Ат йөртүче малай” шигыре, нигездә, техникадан башканы белмәгән шәһәр малаеның, авылга кунакка кайткач, беренче тапкыр ат белән танышуы хакында. Биредә табигатькә, анда яшәүче җан ияләренә мөнәсәбәттә, әхлак мәсьәләсе дә, кешелек сыйфатлары тәрбияләү проблемасы да, авыл һәм шәһәр балалары арасындагы дуслык та, хезмәткә хөрмәт тә бар. Шигырь әлеге проблемаларның барысын берьюлы эченә алган.
Шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләренә заман тойгысының көчле булуы хас. Заманчылык – нәниләрнең бүлмәне- космос, сандыкны ракета итеп, үзләренең космонавт булып уйнауларында да, чех дуслары белән хат алышуларында да, шәһәрдәге зур төзелешләрне күзәтеп, аларны рәсемгә төшерүләрендә дә, тилгәннең чын бәбкә урынына пластмасса бәбкә эләктерүендә дә күренә.
Ш. Галиевның нәни геройлары –үтә кызыксынучан һәм күзәтүчән балалар:
Безнең сыер көн дә кырдан
Чүлмә-чүлмәк сөт ташый.
Ул бит яшел үлән ашый,
Сөтне ничек ак ясый?
Нәнинең әнә шундый күзәтүендә дә эзләнүчән, тикшерүчән акылы ачык гәүдәләнә. Бала уйлый, нинди дә булса сорауга җавап эзли. Кайсы шигырьдә ул җавапны табып та өлгерә,ә еш кына сер шигырьнең артында кала. Шигырь үзе баланы уйлату өчен этәргеч көчкә әверелә. Шигырь үзе баланы уйлату өчен этәргеч көчкә әверелә.
Шәһәрдән авылга кунакка кайткан бала күп кенә яңа күренешләр белән таныша. Аңа бозауларның сыер имүләре дә сәер (“Әни,әни, тизрәк коткар, бозаулар сыер ашый”,- ди ул куркып), әтәчнең сәгатьсез вакыт белүе дә гаҗәпләндерә, кое төбендә “көзге” күреп тә аптырый. Каенлык күргәч, исе китеп: “Бу агачларны кем шулай буяган икән акка?”- дип сорый. Кар өстеннән яланаяк атлаган казны аяклары туңадыр дип кызгана. Ш.Галиев –табигать ямен, матурлыгын сиземли белүче шагыйрь . Ул, әрәмәләр арасыннан саркып чыгып, каядыр ашыккан елга тавышын яратып тыңлый, искән җил уңаеннан талпынып утыручы яфракны күреп шатлана, суыктан өшегән язгы үләнне чын күңеленнән кызгана. Шагыйрь табигатьне аңларга, аның матурлыгын, төрлелеген күрергә, шул төрлелегендә яратырга да өйрәтә.
Авторның табигатькә сак һәм сизгер мөнәсәбәт тәрбияли торган шигырьләре дә бар. “Нефть таптык”, “Тургайлар министрына хат”- әнә шундыйлардан. Яр читеннән агып яткан нефтьне күргәч, бала иң әүвәл “нефть таптым!” дип шатлана. Әмма бу олыларның саксызлыгы аркасында елгага аккан нефть булып чыга. Шундый саксызлык, ваемсызлык нәтиҗәсендә табигать зур зыян күрә.
Самолеттан басуларга дару сипкәч, кырда тургайлар юкка чыга. Шуңа борчылып, бала “тургайлар министрына хат” хат яза:
Абый!
Быел бездә тургайлар юк.
Мин аларны һаман көтәм.
Килмәсләрме инде бүтән?
Хәзерге яшьләрдә табигатьтән читләшү, шәһәрдә яшәү омтылышы көчәйде. Ш. Галиевнең кечкенә герое, киресенчә, табигать эчендә яши, табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер, матурлыкны күрә белә. Шагыйрь табигатькә булган дорфа мөнәсәбәтнең төзәтеп булмаслык үкенечле хәлләргә китерү мөмкинлегенә басым ясый.
Яшел урманда, яшендәй,
Балталар ялтырыйлар.
“Быел кемгә чират”,- диеп,
Чыршылар калтырыйлар.
“Яңа ел җитә” дип исемләнгән әлеге дүртьюллыкта күпме яшерен тәрбия эзләре салынган...
Ш. Галиев баланы бүгенге җәмгыятьнең кешелекне борчыган олы һәм тирән каршылыкларына, катлаулы күренешләренә алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы, кешелекле шәхес тәрбияләргә омтыла.
Ш. Галиев поэзиясендә белем бирү, тәрбия максатларыннан аерылмый: шагыйрь әхлак мәсьәләләренә зур әһәмият бирә. Тәнкыйтькә көч саклыйм дип эшләмичә яткан, нәтиҗәдә сабантуйда җиңелгән Тимерша да, мактанчык Ирек тә, тышкы яктан яхшы булып күренгән, ә үзе астыртын киресен эшләгән Тәүфикъ та, бер ел буе әбисенә хат язмаган Кәли дә эләгә.
Шагыйрь сөйләшә белергә дә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә. Бик белеп кенә, өйрәтүдә чама тойгысын югалтмыйча гына балаларга тирә-юньдәге күренешләрнең “төсләрен”, “холыкларын” аерып күрсәтә.
Балаларның танып-белүе, логик фикер йөртә башлавы турыдан-туры сүзләр дөньясына бәйле. Ш. Галиев шигырьләрендәге каламбурлар, полиндромнар, шигъри табышмаклар, сүз уйнатулар балаларны туган телне яратырга, аның нечкәлекләрен, серләрен ачарга, телнең нинди олы көч икәнен аңларга өйрәтә, тел белән әллә нинди тылсымнар ясарга мөмкин икәнен күрсәтә. Төрле мәгънә аңлаткан сүзләрнең яки сүзтезмәләрнең охшаш яңгырашына нигезләнгән каламбурлар шигырьгә комизм-шаяру төсмере бирә, сүз үткенлеге тудыра. Ш. Галиевтә омоним, омограф һәм этимологиягә таянган бик күп матур үрнәкләр очратабыз.
Без безсез яшәмибез,
Безсез без эшләмибез-
Итекче без өчебез.
Өчебезгә ике без.
Омоним сүзләр кайчак әсәрне оештыручы төп көчкә әверелә. Шагыйрьнең “Балалар туп уйныйлар”, “Чабалар”, “Менә нинди чебиләр” һ.б. шигырьләре телнең әнә шул кагыйдәләренә корылган. Телнең этимологиясен ачканда да охшаш яңгырашлы сүзләр капма-каршы мәгънә ала.
Шагыйрь телебездәге бер генә сүзне, бер генә хәрефне дә игътибардан читтән калдырмый. Шәвәли сүзләрне гел үзенчә күрә:
Бабай тикмәгә
Таянмый таяк,
“Таяк” эчендә
Бар икән “аяк”.
Автор телдәге омоним сүзләрне, төрле сүз уйнатуларны тормыш күренешләрен, бала психологиясен чагылдыруда да актив куллана. Авторның “Сызгырып йөрим”, “Мунча керттеләр”, “Пешмәгән ул”, “Яхшы мин-минлек” исемле сатирик шигырьләре сүз уйнату эффектына корылганнар.
Ш.Галиевның “Әз-мәз мәзәк” китабындагы мәзәкләре дә –шагыйрьнең еллар буе күңел түрендә йөрткән үткен фикерләре. Китапның исеме үк каламбурга корылуы, бүлек башларының канатлы сүзләрдән, шаян рәвешкә китерелеп үзгәртелгән әйтем-мәкальләрдән гыйбарәт булуы (“Белмимнең белеме артмый”, “Эш пешмәсә,эч поша”, “Ул таныш-белешләр аша эш йөртә”), сүзләрдәге эчке рифмалар – әнә шуның ачык мисалы.
III. Йомгаклау
Ш. Галиев - балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып олы яшьтәге мәктәп балаларына чаклы булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы, кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис һәм реалистик буяуларда тасвирлана.
Миргазиян Юныс сүзләре белән әйтсәк: “ Шәүкәтнең балалар әдәбиятына керткән өлешен ачыклар өчен, мин рус һәм дөнья әдәбиятыннан охшашлыклар эзләп карадым. Корней Чуковский? Самуил Маршак? Джанни Родари? Джозеф Редьярд Киплинг? Юк, боларның берсе дә шагыйрьнең иҗатын ачыкларга ярдәм итә алмый. Аның иҗади диапазоны философик лирикадан башлап җырлар, сатира, юмор аша балалар поэзиясенә кадәр булган киңлекне биләп тора”. Хәсән Туфан “Киләчәккә барырлык иҗат” исемле мәкаләсендә Ш. Галиевның иҗатын болай бәяли: “Балалар өчен язу (дөресе – чын әдип, шагыйрь буларак яза алу) - җитдирәк , аерата җаваплы эш ул. Шәүкәт балалар әдәбияты төбәгенә зур әдәбият мәйданында сыналган, танылган чын шагыйрь хәлендә килеп керде. Керде һәм нәниләрнең, Тукайча әйткәндә, “фәрештә валчыклары”ның ак, пакь, саф күңелләренә җан азыклары өләшү эшенә кереште. Шигъри теленең матурлыгы, җиңеллеге, ритмикасының җырлап, чишмә кебек челтерәп торуы күңелне күтәрә, шатлык тудыра. Эчтәлегенең (йомгак эчендәге конфет кебек) кызыклыгы, нинди дә булса фикер, мәгънә салынган булуы белән, гүя “сихерли” ул баланы. Коры нәсихәт, коры дидактик фикер тәэсир итә алмас иде. Шәүкәт аларны көләч юморга төреп, елмаеп тора торган, кызыклы итеп бирә белә. Нечкә, оста юмор –аның табигый үзенчәлеге, аның талантының бер сыйфаты. Нәтиҗә ясауны, уйлануны балаларның үзләренә калдыра, төп фикерен тел белән әйтми, ә рәсем ясап биргән кебек итеп сурәтләп куя”.
Димәк, Шәүкәт Галиев, чын мәгънәсендә, бала күңелле, укучысының кечкенә булуына карамастан, аңа олыларча ихтирам белән мөрәҗәгать итеп язуы, бөтен хис- кичерешләрен үзе аша үткәреп эш итә белүе балалар психологиясенә дөрес йогынты ясарга мөмкинлек бирә дә инде. Аның әсәрләре үсеп килүче киләчәк буынны дөрес тәрбияләргә булышлык итә.
IV. Кулланылган әдәбият :
1.Галиев Ш.Остазларым фатихасы //мирас.- 1998.- №12
2.Галиуллин Т. Еллар юлга чакыра.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1975
3. Галиуллин Т.Шагыйрьләр һәм шигырьләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1985
4.Рахмани Р. Витаминлы шигырьләр // Казан утлары.-1978.-№11
5.Сибат Р.Шәүкәтлелек // Мирас.-1998.-№11.