“Боерык фигыльне? II зат берлек саны формаларын ныгыту” диг?н темага д?рес эшк?ртм?се (1 нче сыйныф)


“Боерык фигыльнең II зат берлек саны формаларын ныгыту”
дигән темага дәрес эшкәртмәсе
(1 нче сыйныф)
I. Дәреснең максатлары:
1. Боерык фигыльләрнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен өйрәнү;
2. Боерык фигыльләр белән җөмләләр төзү;
3. Укучыларда татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну, тырыпып уку хисләре уяту.
II. Дәреснең бурычлары:
1. Боерык фигыльләрне таный белергә, дөрес язарга һәм сөйләргә өйрәтү;
2. Боерык фигыльләр кергән җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру;
3. Укучыларны әдәпле, тырыш булырга өйндәү, мөстәкыйльләеккә этәрү.
III. Укыту методлары һәм алымнары: иҗади эш, эзләнү, рефлексия, дәреслек белән эшләү, электрон тактада рәсемнәр күрсәтү, темага карата фикер алышу.
IV. Дәреснең төре: яңа материалны ныгыту.
V. Җиһазлау: боерык фигыльләр белән рәсемнәр, дәреслек, видео-проектор, маркер, күрсәтмә материал.
Дәреснең этаплары Этапның эчтәлеге Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Вакыт
Оештыру этабы Исәнләшү Актив эшчәнлекне мотивлаштыру:
– Исәнмесез, укучылар!
– Хәерле иртә!
– Укучылар, хәлләрегез ничек?
– Рәхмәт, укучылар, минеке дә яхшы. Дәрескә әзерләнү. Дәрестә актив эшчәнлеккә психологик әзерлек.
– Исәнмесез!
– Хәерле иртә!
Яхшы, ә сезнең хәлләрегез ничек? 2 мин
Яңа теманы кабул итүгә әзерлек
Уку мәсьәләсен кую Белемнәрне актуальләштерү: узганнарны искә төшерү, яңа дәрес темасын билгеләү – Укучылар, әйдәгез искә төшерик, алдагы дәрестә без нәрсә өйрәндек?
– Өйрәнгәннәрне искә төшереп китик әле, игътибар белән электрон тактага карыйбыз.
– Ярый, бик яхшы. Ә хәзер, укучылар, проекторга карыйбыз. Биредә нәрсәләр күрәсез? –

– Эч! Ул эчә.
– Яз! Ул яза.
– Юын! Ул юына.
– Бар! Ул бара.
– Йөгер! Ул йөгерә. 5 мин
Яңа теманы үзләштерү
Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы 1 нче бирем
(китап белән эш, телдән)
2 нче бирем
(язма эш, аерым битләрдә)
Физкультминутка:
3 нче бирем
(телдән)
Физкультминутка:
4 нче бирем
(Уен формасында) – Укучылар, ә хәзер китапларга күз салыгыз әле. Сезнең каршыгызда “Татар теле” китаплары. (видео-проектор ярдәмендә китап бите күрсәтелә). 58 нче бит.
– 1 нче күнегү: Андрей нишли?
Фигыльләрне кат-кат әйттерү. Фонетик күнегүләр.Сүзлекләргә язып кую.
Уен: Укучы үзенә эләккән рәсемдә нәрсә икәнен әйтергә тиеш (5 карточка, аларда китаптагы рәсемнәр була)
– Укучылар, игътибар! Ә хәзер без ___ хәрефен язарга өйрәнәбез.
– Арткы рәтләр алгы рәтләргә матур язу дәфтәрләрен бирә. Ничек язарга икәненә тагын бер кат күз салыйк әле. Иң матур язучыларны такта янына чакырачакмын, тырышып язабыз.
Ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз, өйрәнгән шигырьләрне сөйлибез.
– Ә хәзер, укучылар, әлеге сүзләрне кулланып сүзтезмәләр, җөмләләр төзибез, сорауларга җавап бирәбез. 59 нчы бит 3 нче, 4 нче күнегүләр.Укучылар, әйдәгез әле тагын бераз хәрәкәтләнеп алыйк.
Укытучы боерык фигыльләр әйтә, балалар хәрәкәтләр ясый. Укучылар китаптагы рәсемнәрнең атамаларын әйтәләр:
– Андрей юына.
– Андрей сөт эчә.
– Андрей мәктәпкә бара.
– Андрей яза.
– Андрей өйгә кайта.
Эч-эчә, яз-яза, юын-юына, бар-бара, йөгер-йөгерә.
Укучылар үзләренә туры килгән карточкада нәрсә сурәтләнүен әйтәләр:
– Эч! Ул эчә.
– Яз! Ул яза.
– Юын! Ул юына.
– Бар! Ул бара.
– Йөгер! Ул йөгерә.
Укучылар дәфтәрләрдә язалар. Берничә укучы тактада да язып күрсәтә.
Укучылар күнегүләр белән шигырьләрне сөйлиләр:
– Без яздык, без яздык,
Безнең бармаклар арды.
Без хәзер ял итәбез
Һәм тагын язып китәбез.
– Менә минем уң кулым,
Менә минем сул кулым,
Менә уңы, менә сулы
Менә минем пар кулым.
– Бу алма – кызыл алма,
Бу алма – яшел алма.
Мин алма алам
Кесәмә салам.
– Малай сөт эчә.
– Ул тәмле сөйт эчә.
– Малай сөт эчә.
– Әйе, бу кыз.
– Әйе, кыз бара.
– Матур кыз бара.
“Куянкай” шигыре
Мисал өчен: эч, юын, йөгер һ.б. басалар, су эчкән, юынган, йөгергән булып күрсәтәләр. 7 мин
4 мин
8 мин
2 мин
9 мин
2 мин
4 мин
Рефлексия Дәрес сорауларына әйләнеп кайту Сорау бирү:


– Сорауга җавап бирү:


– Саубуллашу Укучылар, бүген өйрәнгәннәрне онытмагыз! Бүген барыгыз да бик актив катнаштыгыз, булдырдыгыз! Саубулыгыз, укучылар! – Саубулыгыз, укытучы апа! 2 мин