Укучыны? ?сеш юлында портфолионы? роле


Укучының үсеш юлында портфолионың роле.
Соңгы дистә елда гына да мәктәп күп үзгәреш кичерде. XXI гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, ул үзенчә фикер йөртә белүче шәхес тәрбияләү, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Укытучының тәрбияви эш процессында укучының эш нәтиҗәләрен күзәтү һәм үсеш мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан башлангыч сыйныфларда һәрбер укучының эш нәтиҗәләре даими рәвештә җыелып барыла.
Һәрбер укучының эшендә булган шатлыклы, кызыклы, уңышлы вакыйгаларны җыеп бара торган уңыш папкасы булырга тиеш. Мондый папка укучының портфолиосы дип атала. Сыйныф җитәкчесенең төп бурычы булып укучының нәрсәгә сәләтле икәнен шунда чагылдыру, күрсәтү.
Портфолио – ул укучының йөзе. Тик, синең белән беренче танышу портфолио аша булачагын исеңнән чыгарма. Билгеле, синең портфолио нәкъ шундый шаблон буенча эшләнгән булырга тиеш, дигән сүз түгел. Портфолиоңны үзең теләгәнчә төзи аласың. Әйтелгәнчә, монда дәүләт тарафыннан да катгый кагыйдәләр юк. Укучылар үзләре үк бүлекләрне сайларга һәм исем куярга мөмкин. Портфолио 1 дән 4 сыйныфка кадәр укытучы ярдәмендә системалы төзелә, укучы укыган дәвердә мәктәптә саклана. Әгәр укучы башка мәктәпкә күчсә биреп җибәрелә. 1 сыйныфларны бу эшкә акрынлап өйрәтә киләбез. Алар күңелләренә хуш килгән эшләрен аерым папкага җыеп баралар, апрель-май аенда укытучы ярдәмендә эшләрен барлап һәм төркемләп портфолиога урнаштырабыз. Алдагы елларда балалар үзләре башкара алалар. 1сыйныфта ата-аналарны да бу эшкә тарту, аңлату эшләре алып барыла.
Портфолионы үз иясе рөхсәте белән генә иптәшләренә һәм әти-әнисенә күрсәтү зарур. Әлбәттә, ул чиста-пөхтә булырга тиеш, креатив булса, тагын да әйбәтрәк. Ә "дөрес түгел" дигән әйбер гомумән юк, чөнки һәр кеше шәхси. Яраткан шөгыльләре, мавыгулары нинди, ниләр белән кызыксыналар, нинди сәләтләре бар. Болар барысы да портфолиода чагылыш таба.
Алдагы эш белән чагыштыру максатыннан эш нәтиҗәләренең даталары куела. Эш барышында куелган һәр максат һәм укучы уңышы әйтелеп барылсын. Уңыш- баланың алдагы үсеше өчен бик зур стимул.
Класс җитәкчесе портфолионы балаларны бер-берсен чагыштыру өчен кулланырга тиеш түгел.
Портфолионың максаты һәм бурычлары:
- эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтү;
- һәр укучыга уңыш китерерлек, аны сөендерерлек шартлар булдыру;
-мөстәкыйль фикер йөртү мөмкинлеген үстерү;
- иҗади мөмкинлекләрен һәм сәләтен үстерү, алардагы иҗат чаткыларын ныгыту, баету һәм тиешле юнәлеш бирү;
- акыл эшчәнлеген үстерү;
- күзаллый, тасвирлый белү, уй-фикер сәләтен үстерү;
- өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, дөньяны танып белергә кызыксынучан-сизгер мөнәсәбәт тәрбияләү;
- ихтыяр көчен, күзәтүчәнлеген үстерү;
- рухи һәм әхлакый яктан үстерү;
- үз мөмкинлекләренә ышаныч арттыру;
- һәр балага шәхси якын килү;
Әмма иң беренче чиратта портфолионың мәгълүмати булуы зарур.
Укучының портфолиосы яңалык түгел, ягъни ул синең ни белән яшәвең, нәрсә белән кызыксынганың турында сөйләп бирергә тиеш.
Портфолионы төрлечә төзергә мөмкин. Бу эш һәр мәктәптә дә үзенчә алып барыла.
Портфолио түбәндәге бүлекләрдән торырга мөмкин: титул бите һәм эчтәлек.
Мәсәлән:
Бүлек – 1. Беренче бүлектә һәр укучы турында кыскача мәгълүматлар һәм белешмә бирелә.
- фамилия, исем, әтиеңнең исеме
- синең матур фотографияң;
- өй адресы , телефон;
- туган көнең; (кайда һәм кайчан тудың, нәрсә белән шөгыльләнәсең. киләчәккә нинди өметләр баглыйсың һ.б.)
2 бүлек- укучы портреты
Укучы һәр сыйныф саен күңеленә якын булган фотосын куя.
3 бүлек- “Минем гаилә”
Монда гаилә әгъзаларың турында язарга һәм таныштырырга мөмкин.
4 бүлек- “Мин булдырам, Мин яратам.”
Бу бүлектә нәрсә белән шөгыльләнәсең, нәрсәләр яратасың, шуны чагылдырасың.
5 бүлек
Уку техникасы үсеше.
Монда һәр сыйныф һәм чирек саен уку тизлеген билгеләп барасың. Укучы да, укытучы да үсешне күзәтә, анализ ясый, үзенә бәя куя.
6 бүлек
Укучының көндәлек режимы.
Бу бүлек әһәмиятле түгел дип уйлаучылар ялгыша, чөнки мәктәп бусагасына атлап кергән бала өчен яңа тормыш башлана. Ә монда вакытны дөрес, файдалы итеп үткәрү өчен көндәлек режимның әһәмияте зур. Алдагы классларда бу бүлекне үзгәртергә, башка исем куярга мөмкин.
7 бүлек
Гомумуку казанышлары бите. Һәр предметтан укучының өлгерешен укытучы тутыра.
8 бүлек
Түгәрәкләргә, секцияләр һәм клубларга йөрү буенча мәгълүмат. Бу шөгыльләре кайда үткәрелүен дә күрсәтә.
9 бүлек
Иҗади эшләр.
Рәсем, әкият һәм шигырьләреңне,төрле иҗади конкурсларда катнашкан эшләреңне, иншаларыңны, күзәтүләреңне аласың. Интернетка урнаштырылган мәгълүмат булса, шул битне чыгартып урнаштырасың. Зур эшләрнең фотосын куясың. Мәсәлән: көз темасына инша яздыгыз, укучы бу эшен сала, икенче елга тагын киңәйтелгән итеп шул ук темага язасыз. Укучы бу эшләрен чагыштыра. Яхшы дип тапканынын портфолиода калдыру мөмкинлеге бар.
10 бүлек
“Шәхси уңышлар бите ”
Бу бүлектә мәктәп, район, республика күләмендә олимпиада, конкурсларда һәм төрле спорт ярышларында катнашу турында мәгълүматлар, яулаган үрләр исемлеге һәм яуланган үрләрне дәлилләүче диплом- грамоталар күрсәтелелә.
11 бүлек
Тәкъдимнәр һәм теләкләр.
Башлангыч сыйныфта бу бүлекне сирәк куябыз. Кызганыч! Баланың тырышлыгына педагог тарафыннан куелган уңай фикер аңа үзбәясен күтәрергә булыша . Укучы көндәлегендә “Дәрескә әзер түгел!” яки “Булдырган!” сүзләре очрый. Аның урынына портфолионың бу бүлегенә “Китапны кемнәр эшли?” темасына үткәрелгән сыйныф сәгатендә актив катнашты яки шигырен яхшы ятлаган, матур сөйләде!” дигән җөмлә язып куйсак.
Тәкъдимнәр бите мөһим булыр, әгәр дә укытучы, мәсәлән, еллык уку йомгаклары буенча үзенең теләкләрен язып куйса.
Гомумиләштереп әйткәндә, укучының портфолиосы төрле булырга да мөмкин, чөнки һәрбер укучы шәхес, һәрберсенең төрле мөмкинлекләре бар. Иң мөһиме укучы үзенең эшчәнлегенә анализ ясавы, уңышларын гомумиләштерүе, үзенең мөмкинчелекләрен күреп, югарырак нәтиҗәләргә ирешүе. Портфолио аша укучы иҗади үзүсеш дәрәҗәсен күрә. Коллектив арасында мөнәсәбәттә һәм класс, мәктәп тормышы эшчәнлегендә актив катнаша. Баланың нинди дә булса эшчәнлеккә кызыксынуы арта. Гаилә белән элемтәне, хезмәттәшлекне ныгыта. Портфолио өлкән сыйныфларда профильле укытуга ярдәм чыганагы һәм вузларга кергәндә уңышларыңны күрсәтү өчен ярдәм чыганагы булып тора. Һәм һәр укытучының төп вазифасы хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, тормышта үз юлын табарга, аң-белемен үстерергә, укучыга укуда уңышларга ирешергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле шәхес тәрбияләү булсын иде.
«Белем ул — көч», — ди көнбатыш халкы. «Белем ул — бәхет», — ди көнчыгышлылар. Укытучының гыйлемлелек көче балаларга белем алуда бәхет китерсен иде.