Выступление на педагогическом совете по теме Укучыларны? ?сеш д?р???сен? йогынты ясаучы инновацион педагогик технологиял?рне? эффектлылыгы ??м н?ти??лелеге .


Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы инновацион педагогик технологияләрнең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге .
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,
чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.
Р.Фәхреддин
һәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә талантлы булып туа, анда туганда ук билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен азмы-күпме күнекмә була. Балалардагы менә шушы сәләтне күрү һәм аны алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру — ата-аналарның, мөгаллимнәрнең мөһим бурычы. Әгәр дә өлкәннәр бу сыйфатларны балага 5 — 6 яшь вакытта күрә алмасалар, соңыннан аларның тумыштан бирелгән сәләтләре «сүнеп калачак». Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк, дип язган Лев Толстой. Ирешкән уңышларының нәтиҗәсен күреп бала шатлык хисләре кичерә белергә тиеш. Хәтта олы кешеләргә дә уңышка ирешү, шул уңышыңа шатлану киләчәккә өметләр уята, алга таба эшләргә канатлар куя. Безнең җәмгыятьнең киләчәге алмашка килүче яшь буынның иҗади мөмкинлеге ни дәрәҗәдә ачылуына бәйле булачак. Менә шуңа күрә баланың иҗади сәләтен ул бәләкәй вакытта ук ачу һәм үстерү аеруча мөһим.
Ата-аналарның (укытучы, тәрбияче, өлкәннәрнең) иҗади сәләткә ия булуы -балаларның иҗади сәләтен үстерүнең мөһим шарты. Мәсәлән, ата-ана (мөгаллим), балада әйберләр ясау сәләтен күрү белән бергә, аның сынлы сәнгатькә, музыкага, биюгә һ. б. ни дәрәҗәдә омтылуын да ачыкларга, бу өлкәләрдә үзе дә билгеле бер күнекмәләргә ия булырга тиеш. Кечкенә чакта балада иҗат итү белеме һәм күнекмәсе булмый диярлек. Шуңа күрә анда яңа фикер, омтылыш, идеяләр барлыкка килүдә ярдәм итәрлек иҗади халәт тудырырга, аның белән җылы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Иҗади сәләтне үстерү өчен бала һәм ата-ананың, укучы һәм укытучының. иҗади хезмәттәшлеген булдыру да аеруча мөһим. Бу вакытта өлкәннәр сизгер, игътибарлы, бала фикерен аңлый һәм түземле рәвештә тыңлый, укытуның төрле метод һәм алымнарын сайлап ала һәм куллана белергә тиеш. Укучы фикерен кискен тәнкыйтьләргә ярамый, ә бәлки үз фикереңне тәкъдим, киңәш рәвешендә әйтү зарур. Чамасын белмичә тәнкыйтьләү, кисәтүләр ясау баланың мөстәкыйльлеген, иҗади сәләтен үстерергә комачаулый.
Иҗади сәләтне үстерүдә хыяллана белү дә зур әһәмияткә ия. Бу сыйфатка ия булучыларны хупларга һәм аларны күңелдә «образ», «ачышлар» булдырырга өйрәтергә, моның өчен балаларда хыяллана, күз алдына китерә белү күнекмәсе тәрбияләргә, төрле көтелмәгән хәлләр туганда аптырап калмаска өйрәтергә, хыялны үстерү өчен төрле күнегүләр үткәрергә кирәк.
Балаларның иҗади мөмкинлеген үстерергә уен эшчәнлеге дә зур ярдәм итә, чөнки уен вакытында балалар әйберләр белән ирекле аралашалар, һәм еш кына барлыкка килгән мәсьәләләрне үзләренчә, гадәти булмаганча хәл итәләр. Иҗади фикерләүне үстерергә булыша торган рольле уеннар сәләтне камилләштерүдә аерым бер урын алып торалар.
Ижади эш процессында балалар эшчәнлеген хуплау, аларга көч, дәрт бирү, аларнын мөстәкыйльлеген, соңгы нәтиҗәләрнең нинди булуына карамастан, уенга ижади якын килүләрен күрә белү, алар эшчәнлегенә, уңыш яки уңышсызлыкларына тиешле бәя бирү зур әһәмияткә ия.
Балаларның үзләренчә фикер йөртүен, мөстәкыйльлеген, яңа фикер әйтүләрен хупларга, үз фикерләрен яклый белү күнекмәсе булдырырга кирәк. Балалар үзләрен иркен тотканда, үз көчләренә ышанганда, теге яки бу мәсьәләне көтелмәгәнчә, үзләренчә хәл итәләр. Кирәгеннән артык тыңлаучанлык балага үзенең көчен, нәрсәгә сәләтле булуын, һәвәслеген күрсәтергә комачаулый. Психологлар баланың борчу-кайгылары белән уртаклашырга кирәклеген әйтәләр. Бары тик шул вакытта гына аның ижади сәләтен, омтылышын үстерергә мөмкин.
Иҗади сәләтне үстерүдә, укучыларның «дивергентлы» фикерләвен (латинчадан тәрҗемә иткәндә, төрле юнәлештә фикерләү дигән мәгънәне белдерә) камилләштерү дә мөһим шарт булып тора. Чит ил галимнәре билгеләп үткәнчә, дивергентлы фикерләүгә 4 төп сыйфат хас. Алар түбәндәгеләр: тизлек, төрлелек, төгәллек, шәхеснең үзенчә фикерләве. Тиз фикерләү дигәндә, укучының күп санда идея, фикерләр әйтүен истә тотарга кирәк. Бу очракта аларның сыйфаты түгел, саны истә тотыла. Мәсәлән, мондый сораулар биреп, баланы рухландырырга мөмкин: «Әйдә үзеңне сынап кара әле: син сорауга ничә төрле җавап бирер идең икән?», «Син моны булдыра аласың» һ. б. ш.
Укучы белән аралашканда үз-үзеңне ышандыру алымын файдалану уңышлы дип санала. («Хәтерем яхшы! Мин күп беләм! Мин булдырам һәм иптәшемә дә ярдәм итәм!») Әлеге алым класстагы иң йомшак үзләштерүчегә дә үз көченә ышаныч уята.Иҗади шәхес тәрбияләүдә баланы уртак эшчәнлек белән кызыксындыру әһәмиятле. Мәсәлән, дәрестә «Укытучы хатасы» дигән алым бик уңышлы кулланыла. Укучылар тактада укытучы җибәргән «хата»ны күргәч, тагын да активлашалар һәм аны төзәтергә ашыгалар. Хата төзәтелгәч, һәркем канәгать кала һәм алга таба эш зур кызыксыну белән дәвам итә.
Дәрестә төрле дәрәҗәдәге биремнәр тәкъдим ителә. Укучыларның игътибарын, хәтерен, фикерләү сәләтен үстерә торган күнегүләр эшләүгә зур әһәмият бирелә. Мөстәкыйль эшне һәр бала сәләтенчә үти.
Дәрестә һәм класстан тыш чараларда төрле кызыклы күнегүләр, интеллектуаль уеннар үткәрү иҗади фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Укучылар түбәндәге уеннарда бик теләп катнашалар.
1.«Сорау бирү» уены. Сюжетлы картинага карап, балалар сорау бирәләр, аннары картина буенча хикәя төзиләр.
2.«Билгесез әйбергә ачкыч». Укытучының кулына яшеренгән әйберне белү өчен, балалар сораулар бирәләр.
3.«Ялгышучы укытучы». Укытучы яки укучы текстны укыганда хата җибәрә, укучылар төзәтә.
4.«Җөмләләр төзү». Бер-берсенә бәйләнмәгән 3 сүз бирелә, укучылар җөмләләр уйлыйлар.
5.«Предметны куллану юллары». Ниндидер предмет исеме әйтелә, мәсәлән, китап. Укучылар аны кайда, ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйлиләр.
6.«Бу фикерне икенче төрле әйт». Җөмлә әйтелә, мәсәлән, «Быел җәй җылы булыр». Бу җөмләне, мәгънәсен үзгәртмичә, игенче төрле әйтергә кирәк.
7. Ниндидер предметка яки күренешкә билгеләмә бирү (мәсәлән, ачкыч).
Кемнең билгеләмәсе төгәлрәк, шул җиңүче була.
8.«Сезне нәрсә шаккаттырыр?» Ниндидер бер ситуация сайлана, мәсәлән, ишек алдында, концертта, бассейнда, урамда, мәктәптә. Укучыларга берәр кызыклы хәл турында сөйләргә тәкъдим ителә.
9.«Иң яхшы хикәя язучы». 4 - 5 сүзне кулланып кечкенә хикәя язарга тәкъдим ителә.
Ярыш рәвешендәге дәресләр (интеллектуаль турнир, дәрес-викторина, уйлап табучылар конкурсы) уңышлы һәм кызыклы үтә. Төрле кичә һәм бәйрәмнәрдә укучыларны материалны ятлау, сөйләү, кабатлау кебек эшләр канәгатьләндерми. Алар мөстәкыйль эзләнергә, җаваплар табарга тели. Шуңа күрә балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү өчен төрле бәйге, олимпиада, КВН, үстерешле уеннар үткәрелә.
Укытучы класска килеп кергәч үк, укучылар белән аралаша башлый. Укыту-тәрбиянең нәтиҗәлелеге шушы аралашуның нинди булуына бәйле. Укытучы укучыларга «басым ясарга» омтылган очракта, балалар тыңлаучан, әмма уйлары белән дәрестән читтә була. Алар уку материалын ятлап кына сөйли, ләкин аның төп мәгънәсен, фикерен аңламый. Авыр биремнәр эшләргә бирелсә, балалар аларның җавабын «көчле» укучылардан күчереп ала. Һәм, өйгә эшләрне тикшергәндә, укытучы канәгать кала...Әмма болай эшләгәндә, укучылар фәнне яратып өйрәнми, ә укытучы белән үзара мөнәсәбәтләре һәрчак киеренке була. Укучы — укыту «объекты» түгел, ә үз хис-тойгылары, шәхси фикерләре булган, әйләнә-тирәне үзенчә күрүче, аңлаучы кеше ул. Моны укытучы һәрчак истә тотарга тиеш. Беренчедән, укучыларга яхшы, игелекле мөнәсәбәт шундый ук җавап реакциясе тудыра, шуннан укыту-тәрбия башлана. Укучы мөгаллимгә ышана, аны ихтирам итә, ул укыта торган фәннәрне ярата. Укытучы бала башкара, үзләштерә алмаслыкны таләп итмәскә тиеш . Класстагы балаларны «талантлы», «сәләтле», «уртача», «йомшак», «бик йомшак» дигән төркемнәргә бүлеп була. «Талантлы» балалар, «гадәттә, бик тыйнак яки, киресенчә, бик хәрәкәтчән, гаять кызыксынучан, белемгә омтылучан балалар һәм һәрчак ниндидер фараз-гипотезалар, идеяләр тәкъдим итә, аларны анализлауны да үзләре башкара. Укытучы алар өчен кызыклы биремнәр әзерли. «Сәләтлеләр» гадәти режимда эшли, «4»ле һәм «5»ле билгеләренә укый. «Уртачалар», гадәттә, «4»легә, ә «йомшаклар» «4»ле яки «3»легә өлгереп бара. Алар өчен дә индивидуаль биремнәр әзерләргә кирәк. «Иомшаклар»да «уртачалар» сафына күчәргә омтылыш булса (бу — бик мөһим, чөнки ул — белем сыйфатын үстерү мөмкинлеге), шуңа күбрәк игътибар ителә. Ижади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала.
Кемнеңдер эш системасын яки ул куллана торган технологияне алу кыен, һәр педагог үзенең мөмкинлегенә, иҗади карашларына, укучыларның ихтыяҗына карап, үз эш алымнарын булдырырга тиеш. Иң мөһиме — белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуацияләрдә кулланырга өйрәнә. һәрбер укучы шәхес, һәрберсенең төрле мөмкинлекләре бар. Иң мөһиме укучы үзенең эшчәнлегенә анализ ясый белергә, уңышларын гомумиләштереп, үзенең мөмкинчелекләрен күреп, югарырак нәтиҗәләргә ирешергә омтылырга тиеш. Һәм һәр укытучының төп вазифасы хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, тормышта үз юлын табарга, аң-белемен үстерергә, укучыга укуда уңышларга ирешергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле шәхес тәрбияләү булсын иде.
«Белем ул — көч», — ди көнбатыш халкы. «Белем ул — бәхет», — ди көнчыгышлылар. Укытучының гыйлемлелек көче балаларга белем алуда бәхет китерсен иде.
Татарстан Республикасы
Тукай муниципаль районы
муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе
“Советлар Союзы Герое Н.Х.Шәрипов исемендәге Теләнче Тамак
урта гомумбелем бирү мәктәбе”
Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы инновацион педагогик технологияләрнең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге .

1 нче сыйныф җитәкчесе Гимазетдинова Э.С.
2014-2015 нче уку елы