Я?а стандарт тал?пл?ре буенча башлангыч сыйныф укучыларында белем нигезл?ре формалаштыру (Доклад)


Яңа стандарт таләпләре буенча башлангыч сыйныф укучыларында белем нигезләре формалаштыру
(Доклад)
Укытучы: Габидуллина Рәзилә Миннегалиевна
Икенче буын белем бирү стандартларында укучыларга системалы эшчәнлек аша белем бирүгә, аның көтеләчәк нәтиҗәләренең уңай булуына җитди игътибар ителә. Шунлыктан яңа педагогик технологияләргә нигезләнеп укыту уңышлы булыр. Ә алар күптөрле: коммуникатив, иҗади үсеш, мәгълүмати һ.б. технологияләр. Һәр укытучы бу технологияләрне үзе сайлап ала. Рус телендә сөйләшүче балаларны — коммуникатив һәм концентрлап, ә татар телендә сөйләшүче укучыларны иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп укытуда уңай тәҗрибәбез бар. Бу юнәлеш мәктәпләрдә киңрәк колач алыр, шулай ук укыту-тәрбия эшендә кулланырлык уеннар төшерелгән һәм анимацион фильмнар, электрон дәреслекләр татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәмгә килер дип уйлыйм.
Поликультура белеме, билингваль белем бирү мәсьәләләре ничек хәл ителер дигән сорау тора?
Ике телдә аралашса һәм аны уңышлы кулланса, мондый шәхесне билингваль, ә берничә телдә сөйләшсә, полилингваль шәхес диләр. Ә инде Россия, шул исәптән Татарстан турында сөйләсәк, анда төрле милләт яшәгәнлеген, аларның һәрберсенең үз мәдәнияте булуын онытырга ярамый. Мондый шартларда күптөрле мәдәниятле белем бирү (поликультура) урынлы булыр. Башка халыкларның телен, мәдәниятен ихтирам итү, барлык телләрнең үсешенә тиешле шартлар тудыру — иң әһәмиятле бурычларның берсе.
Россия Федерациясендә мәгарифне үстерү федераль дәүләт максатчан программасы проекты кысаларында «Гомуми белем мәктәбе укучыларына күп мәдәниятле белем бирү моделе» дигән эксперимент үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы да, Төньяк Осетия-Алания, Чечен Республикалары белән беррәттән, бу проектны тормышка ашыру буенча экспериментта катнашучылар составына керде.
Әлеге модельне тормышка ашыру максатыннан, хәзер министрлыкка татар телендә белем бирүче учреждениеләрнең I сыйныф укучылары өчен укыту-методик комплект һәм татар телеңдә тәрбия бирүче мәктәпкәчә белем учреждениеләренә уку әсбаплары эшләү бурычы йөкләнде. Шул максаттан эшче төркемнәр тупланды, бу комплектларны сынап карау өчен, республикада 10 мәктәпкәчә белем учреждениесе һәм 50 башлангыч белем бирү учреждениесе билге.
Күп мәдәниятле белем бирү системасын үстерүнең эксперименталь этабы 2011 —2013 елларда мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү моделен эзлекле рәвештә җәелдереп җибәрүне күз алдында тота. Сынап карау уңышлы узса, 2014 елдан мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү моделен Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә дә кертү планлаштырыла.
Эксперимент нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен яңа стандартлар таләпләренә җавап бирә алырлык һәм:
күптеллелек нигезендә укыту-методик комплектлар эшләнәчәк (дәреслекләр, электрон әсбаплар, контроль-үлчәү материаллары, компьютер программалары, педагоглар өчен методик әсбаплар Һ.6.);
балаларга ике дәүләт телен дә өйрәтү өчен хрестоматияләр бастырылачак.
Дәүләт җитәкчеләре тарафыннан укытучыларга Татарстан мәктәпләрен тәмамлап чыгучы укучыларның берничә телне белүен тәэмин итү бурычы куелды. Димәк, укучыларыбыз татар һәм рус телләрен, шулай ук бер чит телне белеп чыгарга тиеш. Республикабыздагы интернат-лицейлар һәм кайбер гомуми белем бирү мәктәпләре полингваль белем бирү дә сизелерлек тәҗрибә туплады. Уку йортын тәмамлап чыгучылар берничә телдә иркен рәвештә аралаша ала. Әлеге белем бирү учреждениеләре укучылары Россия һәм дөньякүләм олимпиадаларда һәм конкурсларда зур уңышларга ирешәләр. Үткәрелгән тикшеренүләр бу уку йортларында аерым фәннәрне яки теге яки бу фәннең кайбер өлешләрен төрле телләрдә укыту телләрне өйрәнүгә уңай йогынты ясавын күрсәтте.
Быелгы уку елыннан Россия Федерациясенең 19 субъекты мәктәпләрендә тагы бер яңалык пәйда булды. Бу шулай ук башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләрендә яңа федераль дәүләт белем стандартларының гамәлгә керүе белән бәйле. Стандартларда рухи-әхлакый үсеш программасына төп таләпләр күрсәтелгән, ягъни уку-укыту планнарында, төп гомуми белем бирү программаларында яңа предмет барлыкка килде. Ул дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика дип атала. Бу фән 1 апрельдән РФнең 19 төбәгендә IV сыйныфларда укытыла башлады. Бу фәнне укыту V сыйныфның беренче чирегендә дәвам иттереләчәк. Дөрес, әлегә ул эксперимент рәвешендә укытыла. Укучылар бу фәннең 6 модуле (православие мәдәнияте нигезләре, ислам мәдәнияте нигезләре, будда мәдәнияте нигезләре, иудаизм мәдәнияте нигезләре, дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре, дөньяви этика) арасыннан берсен, әти-әниләр ризалыгын алып, үзләре сайлаячак.
Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа федераль дәүләт белем стандартлары гамәлгә кергәндә, шулай ук уку- укыту процессында катнашучыларның (педагоглар, ата-аналар, укучылар) укыту планнарын дөрес сайлавы сорала. Укыту планнарының 2 нче варианты проектында, ягъни аның мәҗбүри елешендә,туган тел һәм әдәбиятны укытуга атнасына 3 сәгать вакыт каралган, шулай ук уку-укыту процессында катнашучыларның (педагоглар, ата-аналар, укучылар) ихтыяҗлары өчен берничә сәгать вакыт укыту планының вариатив өлешендә бирелә. Бу сәгатьләрне төрле фәннәргә, шул исәптән туган тел һәм әдәбиятка да бирергә мөмкин.
Укыту планының 3 варианты проектында исә туган тел һәм әдәбият дәресләренә атнага 5 — 6 сәгать вакыт бирелә. Бу план вариантлары укыту туган телләрдә алып барыла торган мәктәпләр өчен исәпләнгән.
Без, башлангыч сыйныф укытучылары, заман таләпләрен искә алып икенче-буын дәүләт стандартлары документларын уку елы башыннан ук өйрәнә башладык. Укытучылар үзләренең белемнәрен күтәрү өстендә даими эшлиләр. “Мәгариф” журналында, "Мәгърифәт" һәм башка газеталарда чыккан яңа стандартлар турындагы документлар, мәкаләләр белән даими танышып барабыз, фикер алышабыз.
Педсоветта башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән таныштык. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Укытучылар баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, эшкә өйрәтү турында да кайгыртырга тиеш. Бу уңайдан бездә эш бара дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче әти-әниләребезнең эш урыннарына экскурсияләр оештырып, аларның һөнәрләре, эш шартлары белән таныштырабыз.
Уку елы ахырында була торган экскурсияләрнең бер көнен янгын сүндерү бүлеге; һәм машина-трактор паркы белән танышуга багышладык. Уку елы дәвамында кибетче ипи пешерүче, тәрбияче, авыл фельдшеры һөнәрләре белән якыннанрак таныштык.
Ата-аналар җыелышларында да яңа стандартлар турында аңлату эшләре алып барыла. Эти-әниләр иң беренче чиратта балаларына дәрес хәзерләүләренә һәм аларныц тәртибенә контрольне көчәйтергә тиеш. Җыелышларда үрнәк балаларның әти-әниләренә сүзне биреп, үзләренең бала тәрбияләүдәге алымнарын сөйләтәбез.
Икенче буын стандартлар буенча укучылар белән дә эш алып бардык. Яңа стандартлар буенча укучыларга да зур таләпләр куелачагын искәртеп киләбез.
Алган белемнәрне төрле типик тормыш ситуацияләрендә куллана белергә өйрәтәбез. Төрле рәвештә - текст, рәсем, таблица һәм диаграмма рәвешендә бирелгән мәгълүматны тәкъдим итә, үзгәртә һәм чагыштыра белергә тиешләр. Кыскасы, укучылар билгеле бер казанышларга ирешүне күздә тотып укырга тырыштылар һәм алга таба да бу эшне шулай дәвам итәрбез дип уйлыйбыз.