Морфологик анализ ясау т?ртибе. Сабыйны? рухы, ни бирс??, шуны алучан, ни салса?, шуны ?зене? гомерлек хэзинэсе итеп урнаштыручан. ??мл?се мисалында


Сабыйның рухы, ни бирсәң, шуны алучан, ни салсаң, шуны үзенең гомерлек хэзинэсе итеп урнаштыручан.
Сабыйның – исем, уртакл, берлек санда, тартымсыз, иялек килешендә, җөмләдә аергыч, рухы сүзенә ияргән.
Рухы – исем, уртакл., бер. Санда, 3 зат тартым, баш килештә, урнаштыручан сүзенә ияргән, җөмләдә ия.
Ни – алмашлык, сорау алмашлыгы, бирсәң сүзенә ияргән, җөмләдә тәмамлык.
Бирсәң – фигыль, төп юнәлеш, төп дәрәҗә, барлыкта, затланышлы шарт фигыль, 2 зат тартым, ни сүзен иярткән, җөмләдә – хәбәр.
Шуны – алмашлык, күрсәтү алмашлыгы, алучан сүзенә ияргән, җөмләдә тәмамлык.
Алучан – рәвеш, саф рәвеш, шуны сүзен иярткән, җөмләдә хәбәр.
Салсаң – фигыль, төп юнәлеш, төп дәрәҗә, барлыкта, затланышлы шарт фигыль, 2 зат тартым, ни сүзен иярткән, җөмләдә – хәбәр.
Үзенең – алмашлык, тартым алмашлыгы, хәзинәсе сүзенә ияргән, җөмләдә аергыч.
Гомерлек – сыйфат, нисби сыйфат, хәзинәсе сүзенә ияргән, аергыч.
Хәзинәсе – исем, уртакл., бер. Санда, 3 зат тартым, баш килештә, итеп сүзенә ияргән, җөмләдә рәвеш хәле.
Итеп – рәвеш, саф рәфеш, хәзинәсе сүзенә ияргән, җөмләдә – рәвеш хәле
Урнаштыручан - рәвеш, саф рәвеш, рухы сүзенә ияргән, җөмләдә хәбәр.