??мз? тартыгы темасы буенча чык д?рес планы (5 нче сыйныф, татар т?ркеме)


Татар теленнән ачык дәреснең
план-конспекты.
Укытучы: 77 нче гимназиянең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангирова Илүсә Шаһидулла кызы.
Дәреснең темасы: [‘](һәмзә) тартыгы.
Сыйныф: 5 “А”
Дәреснең максатлары:
Сөйләм үстерү максаты- укучыларның сөйләм телен баетуларына уңай йогынты ясау.
Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
Тәрбияви максат - укучыларда толерантлык ,сөйләм теле культурасы һәм татар теле фәненә карата кызыксыну, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, балаларда үзара дуслык, иптәшлек хисләре тәрбияләү
Белем бирү максаты - [‘](һәмзә) тартыгы тартыгы кергән сүзләрне сөйләм телендә куллана, авазны ишетеп таный һәм аны дөрес итеп яза белүне формалаштыру.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, кагыйдәләр, карточкалар, татар теле дәреслеге.
Дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015.
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
Мотивлаштыру.
Өстәлдә уенчык эт утыра. Ләкин бу эт турында укытучы бернинди дә мәгълүмат бирми.
Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү.
Укытучы: Исәнмесез, кадерле укучылар, килгән кунаклар! Әйдәгез бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн телик.
Әнә шундый җылы сүзләр, изге теләк- омтылышлар белән башланган бүгенге дәрестә, балалар, алган белемнәрне камилләштерербез.
Тизәйткечләрне искә төшерү.
Дежур укучыны тыңлау.
Актуальләштерү.
Башваткыч чишү.
Укытучы:
-Әйе, чыннан да укучылар, табигатьтә көз ахыры. Табигать кышка әзерләнә. Әйдəгез, дəресебезне көз темасына кроссворд чишүдəн башлыйк.
Көз җиткәч, саргаялар? (яфрак)
Күктә нәрсә әзрәк җылыта (кояш)
Нәрсә кыскара? (көн)
Нәрсәне боз каплый? (елга)
Күктә нәрсә йөзә? (болыт)
Салкын ... исә (җил)
Нәрсә ява башлый? (кар)
Нәрсә йокларга җыена?(аю)
Я Ф Р А К
К О Я Ш
К Ө Н Е Л Г А
Б О Л Ы Т Җ И Л
К А Р
А Ю
Укытучы:
-Нинди сүз килеп чыкты? (фонетика)
Әйе, дөрес. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәрбез? (фонетика)
Ә сез фонетиканы беләсезме соң? Әйдәгез, тикшереп карыйк.
ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (Take Off – Touch Down)
Укытучы:
Хәзер мин сезгә “Фонетика” темасы буенча билгеләмәләр укыйм. Әгәр билгеләмә дөрес булса, сез басасыз, әгәр дөрес булмаса, сез урыннарыгызда утырасыз.
Фонетика сөйләмдәге авазларны өйрәнә (басалар);
[W]- ирен-ирен тартыгы( (басалар);
[в]- кече тел тартыгы( (утыралар);
[һ]- йоткылык тартыгы( (басалар);
[х]- ирен-ирен тартыгы( (утыралар);
[къ], [гъ]- кече тел тартыклары ( (басалар);
[м], [н], [ң] - тел арты тартыклары ( (утыралар);
[к], [г]- тел арты тартыклары ( (басалар);
Яхшы, укучылар, сез тартык авазларны исегездә калдыргансыз. Бик яхшы.
Өй эшен тикшерү (сүзлек диктанты) Цирк, Чистай, щи, чәй, ящик, чиләк, значок, концерт,чебен.
Укучылар янәшәсендә утырган укучы белән дәфтәрләрен алышалар, бер-берләренә билге куялар.
Бәяләү.
хатасыз- “5”ле
1-2 хата- “4”ле
3-4 хата- “3”ле
5 һәм аннан да күбрәк хата- “2”ле
III. Яңа теманы проблемалы аңлату.
1.«Бездә кунак бар ».
Укытучы:
Укучылар, карагыз әле, бүген безгә кунакка безнең яраткан укытучыларыбыз гына түгел, тагын кем килгән? (эт)
ә этне без икенче төрле ничек әйтә алабыз? (көчек)
2. Укытучы:
-Укучылар, әйдәгез әле, шушы урында тукталып, мультфильм карап үтик. (Габдулла Тукайның “Ялкау Маэмай” шигыренә ясалган мультфильм күрсәтелә)
Сорау.
-Мультфильм ничек атала? Төп герое кем? Кем язган?
3. Укучылар башта бергәләшеп, укытучы ярдәме белән, аннан соң аерым-аерым маэмай сүзен әйтеп карыйлар.
4. Укытучы:
-Укучылар, без маэмай сүзен язарга да әйтергә дә өйрәндек, ничек уйлыйсыз, транскрипциясе ничек языла икән бу сүзнең? (экранда маэмай сүзе язылган- аннан соң транскрипциясе күрсәтелә [ма‘май ]).
5. Укытучы:
-Укучылар , ә бу сәер тамга ничек атала соң? Моны белер өчен без ребус чишеп карарбыз. (һәмзә)
6. Нәтиҗә, кагыйдә.
[‘](һәмзә) тартыгы бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килә: маэмай- [ма‘май ].
Бу аваз гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләрдә очрый.
Язуда ул ике төрле күрсәтелә:
А) сузык авазлардан соң әйтелә торган [‘](һәмзә) тартыгы язуда э хәрефе белән күрсәтелә: маэмай-ма[‘]май
Ә)тартык авазлардан соң әйтелә торган [‘](һәмзә) тартыгы язуда ь белән күрсәтелә: мәсьәлә-мәс[‘]әлә.
7. Дәреслектәге кагыйдәне бергәләп уку

IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, ныгыту.
Дәреслектәге 99 нчы күнегү (маэмай сүзен дөрес әйтеп, шигырьләрне уку)
V. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.
1. Сүзлек өстендә эш.
тәэмин итәргә-обеспечивать, снабжать
тәэсир- влияние, впечатление
тәэсир итәргә- оказаь влиянеие , повлиять
жөрьәт итәргә- решиться, отважиться
Әлеге сүзләрнең транскрипцияләрен ясарга.
тәэмин-[тә‘мин]
тәэсир-[тә‘сир]
җөрьәт- [җөр‘әт]
Үзбәя.
3 сүз дә дөрес- “5”ле
2 сүз дөрес- “4”ле
1 сүз дөрес- “3”ле
VI. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.
Маэмай сүзенә синквейн төзү.
[‘](һәмзә) сүзенә синквейн төзү.
Һәр пар үз эшен яклый.
VII. Рефлексия.
Мин нәрсә белә идем?
Хәзер нәрсәне аңладым?
Моны мин кайда куллана алам?
Өй эше бирү.
Кагыйдәне кабатларга
[‘](һәмзә) тартыгы кергән сүзләр кулланып, 5 җөмлә язарга.
[‘](һәмзә) тартыгы турында әкият язарга.
Дәресебезне җыр белән тәмамлыйбыз . (Муса Җәлил сүзләренә язылган “Акбай” җырын тыңлау)
Сау булыгыз, укучылар!