Класстан тыш чара ?лифба б?йр?ме


Әлифба бәйрәме
Укытучы: Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .
Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме! 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .
Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Аларга хәрефләр тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.
Кадерле укучыларым! Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Укытучы
Ак кәгазьгә таяк сыза сабый,
Тотам нәни кулын, иелеп,
Һәрбер хәреф, һәрбер сүзенә
Мин карыймын аның сөенеп.
Күптәнмени, синең кебек мин дә
Кәлам алдым нәни кулыма.
Әлифбадан “а” хәрефен укып,
Таяк сыздым дәфтәр юлына.
Бүген үзем, кулларыңнан тотып,
Син нәнигә таяк сыздырам
Һәм үземнең шундый чагымны
Күңелемнән кабат уздырам.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит, Булат
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә!
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә!
Бәйрәмнәр бездә җитәрлек
Үзе бәйрәм балачак!
Балачакның шат еллары,
Балачакның шат җырлары
Мәңге истә калачак!
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачакМәңге истә калачак.
Ә хәзер укучылар үзләре белән таныштырып китәрләр
.Исемем минем Булат                          2. Мин Алинә-тырыш кыз мин  
   Йөземдә балкый гел нур.                           Барысына да өлгерәм.
   Сөйләшергә яратам                                     Җырлыйм,биим,дәресемне дә   Барысын үземә каратам.                            Бик оста сөйләп бирәм.
3.Мин гаиләдә кече малай                      4. Минем исемем Даянас,
Татарча матур сөйлим   Булышам бөтен эштә.                                .   Бик тырышам мәктәптә дә                         Матур-матур сүзләр өстәп   Яхшы укырга теләп.                                    Әкиятләр сөйләргә.
Тышта матур яз җиткәндә Даяна
Без җыелдык бәйрәмгә.
Безнең шатлык эчкә сыймый
Сезгә ничек сөйләргә?
2 ук. Бүген бездә зур тантана Алина
Моңсу да ул, ямьле дә,
Әлифбабыз китә бездән,
Бу көн калыр хәтердә.
3 ук. Алтын яуган көзге көндә Булат
Тыйнак үттек класска,
Әлифбаны кулга алдык,
Әй, сөендек шул чакта.
ҖЫР: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.
Әлифба китабыннан безгә хат килгән укучылар.Әйдәгез укып китик әле.
Әлифба. Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Минем һәр битемне тырышып укыдыгыз, зур рәхмәт сезгә. Сез мине бик шатландырдыгыз.
Укытучы. Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана.
(“Ә” хәрефе белән)
“Әни”, - дип телем ачылганӘни сөйгән, назлаган,
Кайсыгыз соң дәфтәренә“Ә” хәрефе язмаган.
6 ук. (“Л” хәрефе)
Күзләремнән яшьләр чыкты,
Капкан идем лимонны.
Сары булгач, бик тәмле дипБелгән идем мин аны.
7 ук. (“И” хәрефе)
Бер карасаң, үзе кырда була,
Исең китә башак җырына.
Бер карасаң, табын түрендә ул,
Җыя барсын үзе кырына.
8 ук. (“Ф” хәрефе)
Фил бүрәнә ташып йөри,
Коры урман эчендә,
Һаман тора күз алдында,
Күрсәм дә тик... төшемдә.
9 ук. (“Б” хәрефе)
Бөрлегәнем, җиләгем, дипИркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
10 ук. (“А” хәрефе)
А хәрефе бик күп җирдә:
Алма, акбур, агачта.
А хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
БЕРГӘ: ӘЛИФБА
“Әлифба” җырын башкару
ҖЫР:   ӘЛИФБАМ.
1. И Әлифбам  , син тәүге фәннәрнең                    2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың
    Тәүге баскычы .                                                       Нәкъ нур булып .
    Син кадерле , син туган телемнең                         Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
    Алтын ачкычы .                                                       Ак юл булып .
                                             Укырга да өйрәттең,
                                             Язарга да өйрәттең.
                                            Син кадерле син туган                                           Телемнең алтын ачкычы.
.
Укытучы: Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.
Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

Сизелмичә үтте көннәр, Алинә
Хәреф арты хәрефләр,
Башка китап көтә безне,
Әкиятләр, шигырьләр.
39 хәреф белән Даяна
Таныштык без тиз генә,
Олы ярдәмче булдың син,
Рәхмәт инде, Әлифба!
Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!
. Сәнгатьле итеп сөйләргә, Алина
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргәӨйрәттең син, Әлифба.
Кызларны ул зур ярдәмче, Булат
Булышчы булсын диде.
Эшләгән һәрбер эшләреЕлмаеп торсын диде.
Ә малайларга Әлифба ДаянаӨйрәтте җитез булырга.
Батыр, кыю кешеләрдәнҮрнәк алып торырга.
Өйрәтте Әлифба безне Алина
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызгаБул син, дустым, дияргә.
Әйдә инде, кыенсынма, ДаянаАзбука, син түрдән уз,
Әлифба кебек, безгә синЯрдәм иткән якын дус.
(Укучы Азбуканы җитәкләп алып керә).
10 ук. Онытмабыз сине дә без, Алина
Һәрбер битең кадерле,
Сөйләп күрсәтәбез әле,
Син өйрәткән шигырьне.
2) Лётчик водит самолеты Алина
Это очень хорошо.
Повар делает компоты
Это тоже хорошо.
Хорошо играть футбол ДаянаБаскетбол и волейбол
На коньках скользить легко
Далеко, далеко.
Иң якын дустыбыз Даяна
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
Бергә:
Әлифба, әлифба,
Китәсең бит инде,
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
Әлифба: Менә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.
- Нинди аваздан сүз башланмый? (ң)
- Тавышсыз хәрефләрне әйтегез (ь, ъ)
- Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)
- Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, ...
Ашлар тәмле булсын өчен, ...
Йокы татлы булсын өчен, ....
Иң кадерле кеше җирдә, ....

Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән.
Мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Табышмакны тыңлагыз.
Аз да түгел,
Күп тә түгел,
39 төп-төгәл.
Аны белә һәр бала
Бу рәт ни дип атала? (алфавит)
: Бик дөрес!
1укучы: Әлифба, әлифба! Ә мин бер шигырь беләм.
Әлифба.Әйдәле сөйлә күрсәт.
1 укучы
Нәрсә булган? Г әз генә ботын борган,
Нәрсә булган? Җ таралган бөтенләй.
Мич башыннан минем Ю югалткан үзенең
Әлифбам егылган. Арадагы күперен.
Аягын сындыра язган Төшеп идәнгә кырын ,
Баш хәреф М, мескенкәй. У сындырган койрыгын.
Әлифба: Хәрефләр нигә шундый хәлдә калганнар соң?
Укучылар: Бу укучы китабын саклап тотмаган, шуңа күрә хәрефләр гарипләнгән.
Әлифба: Укучылар, китапларны һәрчак кадерләп , саклап тотарга кирәк. Аларны тышлап йөртегез, почмакларын бөкләмәгез, пычрак куллар белән тотмагыз.
( Китапларын чиста-пөхтә йөртүчеләрне мактау)
Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!
(Туган тел керә)
Туган тел – иң татлы тел.
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма,
Туган телне онытма!
Туган тел ул бездән соң
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
Мин сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр алып килдем. Мине тырышып укыгыз, битләремне ертмагыз. Уку елы беткәндә дә өр-яңа булсын!Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.
(“Туган тел” китаплары тарата)
.
Укытучы: Кадерле балалар! Әлифбаны өйрәнүдә безгә зур ярдәм итүчеләр - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .
Бергә
Сезгә зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез һәммәбез
Олы ярдәмегез өчен
Башыбызны иябез.
Укучыларны әти-әниләр, килгән кунаклар тәбрикли.
Ә хәзер без үзебезнең кечкенә концерт номерларына күчәбез.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.
Җыр Калимуллина Татарстан
Күмәк бию
Җыр Садиев Булат
Җыр Мухаметзянова Даяна
“Төлке белән Каз” әкияте
Әлифба, әлифба,
Китәсең бит инде,
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.