Класстан тыш чара Сау бул ?лифба


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
Түбән Өскебаш гомуми урта белем бирү мәктәбе
1нче һәм 4нче сыйныфларда Әлифба китабын озатуга
багышланган фән кичәсе
Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы
Мухаметзянова Әнисә Ахмадулловна
Тема. “Сау бул,Әлифба”
Максат:. 1.Балаларга укуга зур тырышлык куеп, дус-тату яшәсәң
генә күп нәрсәләргә ирешеп булуын күрсәтү
2.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Сөйләмнәрен баету, дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен, рәсем ясау осталыкларын үстерү.

Үткәрү формасы:. Фән кичәсе
Җиһазлау: 1. Мультимедиа проекторы экранында:1-сыйныф укучылары,аларның яртыеллык уңышлары турында информация
2. Биремнәр:табышмаклар, хәрефләр,мәcьәләләр,сораулар язылган карточкалар, текст төзү өчен рәсемнәр
3. Уеннар

Материал: 1. “Ачык дәрес” газеталары, “Мәгариф” журналлары
2. К.В.Закирова “Иң матур сүз”. Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия.

3. М.А.Вәлиуллин.Балачак илендә”. Башлангыч сыйныф укытучыларына, сыйныф җитәкчеләренә кулланма.
КИЧӘНЕҢ БАРЫШЫ:
Укытучы: Кадерле балалар! Чынлап та, бүген бездә зур шатлык, зур сөенеч - Әлифба бәйрәме.Әле кайчан гына беренче сентябрь көнне без балаларны 1нче сыйныфка кабул итеп алган идек. Алар хәзер укый да, яза да, мисаллар да чишә белә. Алар матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнделәр . Бу - аларның беренче җиңүләре.

Алып баручы:
Авызларны ера шатлык-
Көлү булып йөзгә чыга.
Шатлык керсә бүлмәләргә,
Тәрәзәләр шыр ачыла.
Урамнарга чыга шатлык
Калмый торып өйдә генә.
Дөнья буйлап китә шатлык
Сарылып җил итәгенә.
Бакчаларга керә шатлык,
Ачыла бөреләр булып.
Бүләк итеп бирелергә
Шытып чыга гөлләр булып.
Шатлыклардан шатлык туа,
Әверелә матур җырга.
Бары тик бер шатлык кирәк
Җир төренсен өчен нурга.
Күчкәнме бу залга
Дөньяның бар яме —
Күңелләр түрендә
Әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә
Кушыл, дус, әйдәле!
Дөньяны гөрләтсен
Әлифба бәйрәме.
(“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла. Михаил Плецковский шигыре, Владимира Шаинский музыкасы)
Бөтен хәрефне беләм
Алардан сүзләр тезәм.
Тукталып уйлап куям
— Мин бит өйрәндем, диям!
Әлифбам — беренчесе,Әнием күк кадерлесе.
Юл күрсәтте белемгә
Өйрәтте гаделлеккә.
Укытучы.
Әйе,балалар,сезне Әлифба бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Әйдәгез, хәзер Әлифбаның үзен, бәйрәмебезгә чакырыйк.
Укучылар барысы бергә:
Кадерле Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!
(Әлифба китабы керә.)

Әлифба. Исәнмесез, минем дусларым һәм хөрмәтле кунаклар!
Бергә.
Исәнме, Әлифба!
— Әлифба, әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле. I
Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
Әлифба. Нәни дусларым,
Рәхмәт сезгә дә,
Әлифбаны нык
Үзләштергәнгә.
Белем сараен
Керергә ачып,
Сезнең кулларда
Хәзер бар ачкыч.
Һәрбер укучы
Бик күп укысын!
Китап иң якын
Дустыгыз булсын!
Нәни дусларым,
Шуны белегез:
Фәкать Әлифба —
Белемгә нигез.
Зур доктормы ул,
Укытучымы,
Яки төзелештә
Бер инженермы,
Космонавтмы ул,
Әллә галимме,
Агроном, яисә
Гади эшчеме,
Үтәргә эшнең
Кечесен, зурын
Әлифбадан ул
Башлаган юлын
(«Әлифба» җыры башкарыла. Л.Хәйретдинова көе. З.Туфайлова сүзләре)
Әлифба.
Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни балалар бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Балалар сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз , тырыштыгыз, өйрәндегез.
Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйм әле. Мин сораулар бирермен, ә сез шуларга җавап бирерсез.

БЕРЕНЧЕ БИРЕМ-ТАБЫШМАКЛАР
Ат башында нәрсә бар?
(А хәрефе)
Әнидә бар энемдә юк,
Әбидә бар, бабайда юк,
Әтидә бар, абыйда юк.
(Ә хәрефе)
Җирнең уртасында нәрсә бар?
(И хәрефе)
Лимон башында нәрсә бар?
(Л хәрефе)
Әбидә бар, миндә юк,
Бабайда бар, синдә юк.
(Б хәрефе)
Шарф ахырында нәрсә бар?
(Ф хәрефе)
ИКЕНЧЕ БИРЕМ- СҮЗ ТӨЗҮ
Ә хәзер инде шул хәрефләрдән бер сүз китереп чыгарырга кирәк.
Хәрефләрдән ӘЛИФБА сүзе китереп чыгару
ӨЧЕНЧЕ БИРЕМ- СҮЗЛӘР УЙЛАУ
ӘЛИФБА сүзе хәрефләренә башланган сүзләр уйлау.
Әлифба.
Сез бик тырыш укучылар икәнсез . Ә хәзер без сезне рус теле буенча да тикшереп карыйк әле. Без сезнең белән рус телендә аралашырбыз.
Сегодня у вас большой праздник, праздник показ своих умений. Я тебе приготовила несколько заданий.
ПЕРВОЕ ЗАДАНИЕ
рассказать одно стихотворение на русском языке

ВТОРОЕ ЗАДАНИЕ
А теперь, я читаю отрывки из стихов. А ты должен узнать, о ком или о чём идёт речь.
Он большой, как мяч футбольный,
Если спелый - все довольны,
Так приятен он на вкус,
И как зовут его… (арбуз)
Мчится без оглядки
Лишь сверкают пятки
Мчится что есть духу,
Хвост короче уха.
Живо угадай-ка,
Кто же это?... (зайка)
В подполье, в каморке
Живёт она в норке,
Серая малышка.
Кто же это? (мышка)
ТРЕТЬЕ ЗАДАНИЕ
Составить со словами-отгадками предложения
Әлифба.
Рәхмәт, сезгә. Хәзер математика фәне буенча тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне сынап карыйм әле. Мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтермен.


БЕРЕНЧЕ БИРЕМ-“ӘЙЕ яки ЮК” уены
Атнада 7 көн.
Мәктәп сүзендә 6 хәреф бар.
Шалканны 6 кеше тарткан.
Атнаның икенче көне дүшәмбе дип атала.
Кыш көненнән соң яз килә.
Тавыкның 3 аягы бар.
7.Ел февраль аеннан башлана.
8. 1 нче сыйныфта 16 укучы бар.
9. Әлифба сүзендә 3 иҗек бар.
ИКЕНЧЕ БИРЕМ-МАТЕМАТИК МӘСЬӘЛӘЛӘР
Шигъри мәсьәләләр.
1.Алмагачта 5 алма
Алар пешкән, алланган.
Берсен алды Әнисә
Агачта калды ничә?
2.Ак каенда 5 чыпчык,
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез –
Барысы ничә кошчык?
3.Челән янына дәрескә
7 саескан килгән.
Шулардан Зесе генә
Дәресен әзерләп килгән.
Ничә ялкау саескан
Дәрескә очып килгән?
4.Бер күлмәктә 3 төймә,
Бер күлмәктә 5 төймә.
3 төймә дә, 5 төймә
Ничә? Шуны кем белә?
5.7 малай урамга
Чыкты футбол уйнарга.
3 әү килде тагын да
Исәплә син барын да.
6. Әминәнең тубы икәү,
Сәлимәнең тубы икәү.
Әйт әле син үскәнем,
Ике кызда туп ничәү?

ЯЛ ИТЕП АЛУ КҮНЕГҮЕ.
Музыка астында “Әлифба” сүзен язу.
-куллар белән;
-аяклар белән;-тезләр белән;
-иңбашлары белән;
- күзләр белән;һ.б
Әлифба.
Укучылар, сез бик булган укучылар икәнсез. Мин әзерләгән барлык биремнәрне үтәп чыга алдыгыз. Миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Мин үз урыныма Әдәби укуны калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк.(Әдәби уку керә, Әлифба китә)
Рәхмәт, сиңа Әлифба
Хуш, сау бул Әлифба.
Әдәби уку.
Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,
Матур итеп сөйлисез.
Туган телне яратасыз Менә мине укырсыз.
Туган тел – иң татлы тел.
Тәмле диеп телең йотма Туган телне онытма.
Туган тел ул бездән соң Яшәр өчен туган тел
Бүгенгедән киләчәккә Дәшәр өчен туган тел.
Китап- киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Укы дустым син аны
Китапның син дусты бул,
Бик күп сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул.
“Китап” җыры
Алып баручы.
Балалар, Әдәби уку сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.Әдәби уку китабы да сезгә бирем алып килгән.
ӘДӘБИ УКУ БИРЕМЕ
Проект эше. ӘДӘБИ УКУ дәреслеге хөрмәтенә коллаж төзү (Бу биремне үтәгәндә 4 нче сыйныф укучылары да катнаша)
Әдәби уку.
Көттем мин бергәләп
Укыр көн җиткәнен.
Мин әле өр – яңа
Бер тапсыз битләрем
Килдем мин никадәр Җыр, шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп Май ае беткәнче Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын Табышмак ничаклы Тик сезгә үтенеч Таплама китапны.
Әйдәгез бергәләп.
Иң газиз телебез Туган телем дигән Җырны җырлыйбыз.
Җыр “Туган телем” (Э.Мөэминова сүзе, М.Минһаҗев көе)
Укытучы.
Туган тел — иң татлы тел,
Туган тел — иң тәмле тел.
Тәмле диеп телең йотма,
Туган телне онытма.
Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Бүгенге бәйрәмне караганнан соң 1- сыйныф укучысы Исламның уңышларына барыбыз да сөенеп утырдык. Аның бик тырыш укучы икәнен күреп куандык. Алга таба да шул сыйфатларыңны югалтма.Ә хәзер барыбыз да “Туган тел” җырын җырлап кичәбезне тәмамлыйк. Туган телебезне онытмыйк, аны өйрәник, яратыйк.
(Балалар, кунаклар «Туган тел» җырын башкара.)