Математикадан класстан тыш чара Могжизалы жиде саны


Могҗизалы 7 саны
Математикадан класстан тыш чара
Кичә барышы.
(7 укучы катнаша.)
Укытучы балаларга сораулар бирә:1) Без ничә яшьтә укырга кердек? (7 яшьтә.)
2) Атнада ничә көн? (7 көн.)
3) Салават күперендә ничә төс. (7 төс.)
Әйтә алмассызмы икән, бүген без кайсы сан турында сөйләшербез? Әйе балалар, бүген без сезнең белән 7 саны турында сөйләшербез. (1 нче слайд.)
Укытучы. Телдә җиде саны бик киң таралган: җиде буын, җиде йолдыз, җиде гомер. Ни өчен җиде соң, ә биш, сигез, тугыз һ.б. түгел? Бу сорауга җавап бирүдә безгә элек-электән килгән бер риваять булышыр. (2 нче слайд.)
Бервакыт бакчадагы түтәлләр өстенә каргалар орлык чүпләргә төшә. Каравылчы килүгә очып китәләр. Ул каравыл өенә кереп киткәч тә төшмиләр. Каравылчы өйдән чыгып, бакчадан киткәч кенә, кошлар яңадан түтәлләргә төшә. Шуннан соң бакчага ике каравылчы килә. Кошлар тагын очып китә. Кошларны сынап карау өчен, аларның берсе китә, ә икенчесе каравыл өендә кала. Ләкин кошлар икенче кешенең дә каравыл өеннән чыгып киткәнен көтәләр. Ул киткәннән соң гына, яңадан орлык чүпләргә төшәләр. Шулай итеп өч, дүрт, биш, алты, җиде кеше килсә дә ялгышмыйлар, ахыргысының чыгып киткәнен көтәләр. Ә инде сигезенче кеше килгәч, каргалар ялгыша башлый. Кошлар җидегә кадәр саный белә икән дип уйлыйлар безнең борынгы бабаларыбыз һәм җиде санын изге сан дип йөртә башлыйлар. Чыннан да, кошлар җидегә кадәр саный беләме соң? Бу сорауга җавап бирергә безгә галимнәр ярдәм итә. Алар, төрле тикшерүләр үткәргәннән соң, кошлар гына түгел, хәтта хайваннар да саный белә дигән нәтиҗәгә килә. Димәк, чынлап та, җиде санын изге, гаҗәеп тылсымлы, могҗизалы сан дип атарга була икән. Дөнья 7 саныннан тора, безне шул “җиделек” уратып алган.
•        Өстә җиде кат күк.•        Аста җиде кат җир.•        Күктә җиде йолдыз.
7 саны татар халык мәкальләрендә, әкиятләрдә, әдәби әсәрләрдә күп очрый: Җидегән чишмә, Җидегән йолдыз, 7 оҗмах, 7 төрле хәер, 7 буын бабаңны белү, 7 башлы дию һ.б.Минем кулымда да төрле төстәге 7 таҗ яфракчыгы. (7 төрле таҗ яфракчыгы әзерләнә.) Хәзер, балалар, һәрберегез 1 таҗ яфракчыгы ала. (Һәр бала берәр яфрак ала.) Бу гади түгел, ә серле яфраклар. Алар астында биремнәр яшеренгән. Безгә бүген шушы 7 биремне үтәп чыгарга кирәк. Ләкин кичә мин ачык дәрескә әзерләнеп утырганда, форточкадан җил кереп, таҗ яфракчыкларын тузгытып ташлаган. Әйдәгез әле, сезнең белән бергәләп, яфракчыкларны дөрес тәртиптә тезик әле. Нәрсә төсләре килеп чыкты, балалар? Әйе, салават күпере төсләре. Истә калдырыгыз: биремнәребезне шушы тәртиптә башкарырбыз. (Укучылар салават күпере төсләре тәртибендә тезеләләр.) (3 нче слайд.)
Укытучы. Иң беренче кайсыгыз?
1. Кызыл төс.Кызыл төстәге таҗ яфракчыгы астындагы бирем: 7 саны кергән мәкаль һәм әйтемнәр санарга кирәк. Таҗ яфракчыгын алган укучы җавап бирә, башкалар булыша. (4 нче слайд.)
Укытучы. Балалар игътибар иткәнегез бармы: без ис, тәм, тавыш, яктылыкны нинди органнарыбыз аша кабул итәбез? (Ике колак тишеге, ике күз, ике борын тишеге, бер авыз. Барлыгы — җиде тишек.) (5 нче слайд.)2. Кызгылт сары төс. Танграм. (6 нчы слайд.)
7 кәгазь кисәгеннән квадрат төзергә кирәк. Биремне үтәгән арада өстәмә мәгълүмат бирелә:Укытучы. Танграм — борынгы кытай башваткычы. Танграм 7 такта дигәнне аңлата. Квадрат 7 кисәккә бүленә: 2 зур, 2 кечкенә, 1 уртача өчпочмак; 1 квадрат һәм 1 параллелограмм. Шулардан төрле фигуралар, хайван һәм кеше силуэтлары төзелә. Бу уен моннан 4 мең еллар чамасы элек барлыкка килгән. Бер кешенең кулыннан фарфор такта кисәге, төшеп китеп, 7 өлешкә бүленгән. Ул аларны киредән җыерга тырышкан, ләкин һәр омтылышта яңа рәсем хасил булган, шуннан танграм башваткычы барлыкка килгән. Уенның төп шартлары: һәр рәсем 7 фигурадан төзелергә тиеш һәм бу фигуралар бер-берсен капламаска тиеш. (7 нче слайд.)
3. Сары төс.Тамашачыларга сорау бирелә: 7 шәм бар иде, 2 сен сүндерделәр. Ничә шәм калды? (2 шәм.) (8 нче слайд.)
4. Яшел төс. (9 нчы слайд.) 7 саны кергән әкиятләр һәм аларның  рәсемнәре бирелгән. Рәсемнәрне һәм исемнәрне игътибар белән карарга кирәк. Тамашачыларга сорау бирелә: кайсы рәсем артык?
5. Зәңгәрсу төс. (10 нчы слайд.) Күк йөзендә Җидегән йолдыз рәсеме. Таҗ яфракчыгы астына 7 саны кергән  табышмаклар яшеренгән.
1) Җиде сөлгем җиде төстә, җидесен дә элдем күккә. (Салават күпере.)
2) Бер бүкәндә 7 тишек. (Баш.)
3) Җир астында җирән ат,
Аның тиресе җиде кат,
Суярсың да,тунарсың,Тунаганда еларсың. (Суган.)
4) Баскычта 7 туган күңелле җыр башкаралар. (Ноталар.)
6. Зәңгәр төс. Логик мәсьәләләр. (11 нче слайд.)
1) Дүрт шырпыдан VII саны төзелгән. Бу саннан 7 тапкыр кечкенә сан килеп чыгарлык итеп, 1 шырпының урынын алыштыр.
2) Дөрес тигезлек килеп чыгарлык итеп 7 леләр арасына гамәл тамгалары куй. 7 7 7 7 7 7 7 = 7 ((7х7-7х7+7х7):7=7)
Укучылар уйлаган арада өстәмә мәгълүмат бирелә. (12 нче слайд.)
Кызыклы фактлар: Кеше гомернең “җиделе” циклы да кызыклы. Игътибар итегез әле: 7*1=7 – сабый чак; 7*2=14 – үсмер чак; 7*3=21 (яшь чак); 7*4=28 (яшьлек); 7*5=35 (өлгерү чоры).
7. Шәмәхә төс. 7 саны музыкада. (13 нче слайд.)
1) Музыкада ничә нота бар? (7: до, ре, ми, фа, соль, ля, си.)2) 7 саны кергән нинди җырлар беләсез? (“Җидегән чишмә”, “Җиде күпер”, “Җиде буын җылысы”, “Җиде юл чатында”, “Җидегән йолдыз” һ.б.)
Йомгаклау. Гөлчәчәкләр төрле була: кызыл, ак, ал, зәңгәр яки кара. Ә меня салават күпере төсләренә буялып үскән гөлчәчәк турында сез, мөгаен, әле ишеткәнегез юктыр! Бу үзенчәлекле чәчәкләрне Голландиядә үстерәләр. Хәзер, әйдәгез, кулларыгыздагы таҗ яфракчыкларыннан минем кулдагы кебек чәчәк ясыйк. (Таҗлардан чәчәк җыела.) Кулларыгызның җылысын тоясызмы? Шулай һәрвакыт, бер-берегезнең кул җылысын гына түгел, күңел җылысын тоеп, бердәм булып үсегез.0
0
0
0
0
0