Т?рбия — ??р н?рс?не? ачкычы


Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы.
XXI гасыр шәхесен  үстерүдә балалар бакчасы һәм, билгеле булганча, тәрбия зур әһәмияткә ия. Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри үз вакытында, тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл, дип, бик дөрес язган.
    Балачак тормышта иң күңелле чорларның берсе.  Кеше тормышында гомергә хәтердә кала торган иң изге мизгелләр бу. Нинди һөнәр иясе булса да, ничә яшькә җитсә дә, кеше үзенең балачагын, шул елларда булган күңелле вакыйга – хәлләрне, дусларын, үзен әдәпле булырга, тормыш кагыйдәләренә өйрәткән, гыйлем биргән тәрбиячеләрен искә ала.
     Хәзерге белем бирү шартларында кем генә булсаң да, игелекле, итагатьле,  гадел, намуслы, тәрбияле, культуралы  шәхес тәрбияләү бурычы тора.  Балаларыбыз өчен бу проблема  - өр – яңа мәсьәлә түгел, ләкин шуңа да карамастан, ул үзен тиешле югарылыкка куюны таләп итә.
     Баланы шәхес итеп формалаштыру җитди, катлаулы һәм озак процесс. Монда төп көчләр тәрбиячеләр коллективы һәм ата – аналар. Гаилә һәм балалар бакчасы тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан. Чөнки бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, балалар бакчасындагы, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә һәм әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый.
Авыл җирендә яшәүче балага, әгәр ул яшәгән авыл үзәктән шактый читтә дә булса, шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле. Ләкин, шулай да авыл балалары кечкенәдән үк авыл хуҗалыгы эше, һөнәрләре белән танышып үсәләр. Балалар көчләре җиткән эштә катнаштырып үз эшен бирелеп башкара торган белемле шәхес формалаштыруга нигез салалар.
Балалар бакчасында белем, тәрбия биррүнең төп чыганагы – уен. Шул исәптән күрсәтмә әсбаплар, дидактик уен почмаклары, кул һәм бармак театры, төрле сюжетлы-рольле уен почмаклары булдырылды.
Уен ваккытында балалар бер-берсе белән аралашырга, күмәк уйнарга, иптәшләренә ярдәм итәргә, юл куя белергә өйрәнәләр.
Авылда яшәүгә карамастан заманнан артта калмыйбыз: балалар бакчасындагы интерактив тактадан киң файдаланабыз: рәсемнәр ясыйбыз, төрле кызыклы мәсьәләләр чишәбез, татар һәм рус телендә мультфильмнар карыйбыз.
Балалар безнең киләчәгебез, ә киләчәк өчен сәламәт балалар үстерү безнең төп бурыч .
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: әти-әниләр белән берлектә эшләгәндә зур нәтиҗәләргә ирешеп була.