Башлангыч класс укучылары ?чен т?рбия с?гате


Тема: Светофорда кунакта.
Максат:
Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү;
Светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләрен ныгыту;
Активлык, игътибарлылык тәрбияләү; олыларга карата хөрмәт хисен уяту.
Җиһазлау: плакатлар, юл билгеләре, поезд рәсеме, йогынтылы таяк, магнитофон һ.б.
Дәрес барышы.
Оештыру. Исәнмесез, укучылар. Без бүген “Светофорда кунакта” исемле дәресебезне башлыйбыз.Ул сәяхәт-дәрес үрнәгендә үтәр.
Үткәнне ныгыту, кабатлау.
Көтелмәгән хәл.
-Укучылар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы?
-Әйе.
-Без бүген классыбыз белән сәяхәткә китәбез.
-Нурфия апа, безнең Ләйлә килеп җитмәде бит әле.
-Нигә соңлады икән? Бер дә болай соңа калып йөрми иде бит.
(Ишек шакып Ләйлә килеп керә.)
Гафу итегез, Нурфия апа. Мин бүген соңа калдым. Юлда машиналар бик күп булды. Үзем генә чыгарга куркып тордым.
-Борчылма , Ләйлә.без бүген сәяхәткә китәбез. Сәяхәт вакытында юл билгеләре турында белемнәребезне ныгытырбыз. Әйдәгез, барыбыз да поездга утырыйк та, сәяхәтебезне башлыйк. (Укучылар җырлыйлар)
1 нче тукталыш:
“Йогынтылы таяк”
Укучылар, 1 нче туктлышка җиттек. Аның исеме “Йогынтылы таяк “ дип атала.
Бу кем?
Әйе, бу милиционер. Аның кулында юллы-юллы таяк.Әдәгез әле бергәләп аның серле хәрәкәтләр белән нәрсә әйткәнен карап үтик. (Плакат буенча сөйлим) шигырь уку.
Тукта, сабыр машина
Син дә шофёр ашыкма!
Кызыл күзле ут яна-
Кем чыккан ул каршыма?
Курыкма һич,светофор
Юлчыларның дусты ул.
Сиңа туктап бәладән
Сакланырга кушты ул.
Менә укучылар, безгә светофор бик кирәк икән. Аның билгеләрен дә дөрес итеп үтәргә кирәк. Барыбыз да утырыштык, сәяхәтебезне дәвам итәбез.(Җыр җырлау)
2 нче тукталыш “Ашыгыч ярдәм”
Укучылар,безгә бу тукталышта юл билгеләренең нәрсә аңлатканын сөйләп бирергә кирәк булыр. Сез юл билгеләренең нәрсә аңлатканнарын белсәгез юлда йөрүче кешеләргә безнең ярдәмебез тияр иде.( Юл билгеләре күрсәтелә)
Укытучы: укучылар,табигатьтә көз хакимлек итсә дә, без җәйне онытып бетермибез .Әйдәгез, ял итеп җыр җырлап алыйк әле. (Җыр җырлау)
Ял итеп алдык. Юлыбызны дәвам итик.
3 нче тукталыш”Зәңгәр күл”.
“Зәңгәр күл “ тукталышы-уеннар тукталышы. “Кайсысы артык “уены уйнау. “Кайсы төркемгә керә” уены уйнау.
“әдәплелек кагыйдәләрен” беләбезме?
(укытучы ситуацияләр укый һәм укучылар җавап бирәләр)
Әби автобуска керде. Утырыр урын юк.Нишләргә?
Транспортка бер бала мороженое ашап керде.
Транспортта кеше күп. Аның арткы өлешендә кычкырып көлгән тавышлар ишетелә.
4 нче тукталыш”Күңелле чат”
Укучылар, сәяхәтебез ахырына якынлашты.
Ул “Күңелле чат” дип атала.
Шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау.
Уен “Серле хат”.(Светофорның баш хәрефләре белән табышмаклар әйтелә.
Менә, укучылар, безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Киләчәктә дә сез юл кагыйдәләрен төгәл үтәрсез дип ышанып калам.
Гел-гел уңсын юлыгыз,
Бәла-каза булмасын.
Өйрәнегез ныгытып
Юл йөрү лифбасын.





Тукта, сабыр машина
Син дә шофёр ашыкма!
Кызыл күзле ут яна-
Кем чыккан ул каршыма?
Курыкма һич,светофор
Юлчыларның дусты ул.
Сиңа туктап бәладән
Сакланырга кушты ул.
Светофорның сигналларын
Ныклап күзәт син аларны.
Кызыл төс шап туктата:
“Ясамагыз,-ди,-хата!
Күрәсезме, юл ябык!
Көтегез,- ди тукталып!”
Ә сары төс кисәтә:
“Көтегез, көт!”- дип әйтә.
Һәм дә яшел сигналга