Гариф Ахуновны? “Йолдызлар калка” повестены? идея-художество ?зенч?леге.


Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество үзенчәлеге.
Һәр язучы, әдәбият хәзинәсенә билгеле бер күләмдә үзенчә өлеш кертеп, ниндидер дәрәҗәдә укучы тарафыннан уңай яки кире яктан баһалана. Аларның күбесе әсәрләренең үзәнечелекле яклары, тормышчан материаллары, матур сурәтләү чаралары, соклангыч гүзәл геройлары, заманча проблемалары, югары идеяләре, кызыклы темалар системасы белән укучы күңелен яулап ала. Син андый әсәрләрне кулга алгач та, укып чыкмыйча, аерыла алмыйсың.Әле укып чыккач та,әсәр геройлары арасында яшисең,алардан үрнәк,илһам аласың.Кирәк чакта алар сиңа юлдаш та,киңәшче дә була алалар.Гариф Ахунов әсәрләре-нәкъ менә шундыйлар.                                                                                                
Әйе, төрле елларда иҗат ителүләренә карамастан, укучыларны күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итә язучының әсәрләре.                                                                        
Төрле чордагы вакытлы матбугат битләрендә аның әсәрләренә                     Р. Мостафин, Ф.Хөсни, А.Расих, Э.Нигъмәтуллин, Ф.Хатипов, А.Гыйләҗев, Ф.Галимуллин һәм Хәсән Хәйри кебек танылган тел белгечләренең тирәнтен бәяләрен, тәнкыйтьләрен табарга була. Ләкин язучы иҗатында тикшерелергә тиешле нәрсәләр бар әле. Шуларның берсе – “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество кыйммәте һәм үзәнчелекле формасы.                
Минемчә, әсәр -лирик биографик повесть. Чөнки әсәр нигезендә яткан биографик материаллар: дата-фактлар, исем-фамилияләр, аларның үзгәрешсез бирелүләре, реаль кешеләр катнашы, тарихи дөреслек повестьны биографик, ә без төп герой дип санаган Гарифҗанның икенчел планга чигенүе, аның урынына тормыш юлында очраган олы җанлы гади авыл кешеләре, соңрак бөек шәхесләр образы, туган төбәк, Туган илнең үзәккә күчүе һәм шуларның барысына да язучы Гариф Ахуновның лирик бәясе, мөнәсәбәте өстен чыгуы безгә повестьны лирик дип атарга хокук бирә.                                                                                                                            
Ә әдипнең үзе сурәтләгән вакыйгаларга, олы шәхесләргә булган мөнәсәбәтен, лирик бәясен анализлаганнан соң шундый нәтиҗәләргә киләсең: Туган як – ул урман – кырлар, матур тугайлар, әрәмәле инешләр генә түгел, ул тырыш кешеләрнең фидакарь хезмәте, омтылышы белән сакланып, үстерелеп, буыннан-буынга исән-имин тапшырыла килгән тормыш бишеге икән!                                                                          
Язучы туган төбәген, якташларын яратып, зур хөрмәт белән сурәтли. Үзенең бүгенге Ахунов булуында, ирешкән уңышларында аларның да хезмәтен, аларның да зур өлешен күрә.                            
Автор биографик сюжет сызыгыннан тайпылмаска тырыша, ләкин башта татар әдәбиятына, соңрак бөтенсоюз орбитасына килеп чыга.                                                                                                                          
Гариф Ахунов каләмдәш-остазларыннан кемне генә сурәтләмәсен, аның үзенә генә хас матур сыйфатларын күрә белә. Ул әнә шул кешеләрне бер дәрәҗәдә үз итә, ярата. Килеш-килбәт һәм холык-фигыльләрендәге үзгәлекләргә һәм җитешсезлекләргә дә карамыйча ярата. Аларны автор кемнәрдәндер өстен, кайсыдыр яклары белән артык булганнары өчен түгел, иң авыр шартларда да бергә булганнары, үзләре булып калганнары, тормышка һәм кешеләргә җылы мөнәсәбәтләре, кешелеклекләре өчен ярата. Язучы иҗат иткән бу күркәм, тыйнак образлар укучыны да иң элек әлеге үзенчәлекләре белән җәлеп итә. Автор аларның образы халык күңелендә якты истәлек, әсәрләре сүнмәс мирас булып калуын тели.                                                                                              
Гариф Ахунов өлкән буын татар язучылары образларын сурәтләүгә озак тукталмый, киңрәк тукталып, портретларын, иҗат юлларын тулырак яктыртса, әсәр тагын да отышлырак булыр иде. Бары тик соңгы булекләрдә генә олы шәхесләрдән Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәрим образларына киңрәк туктала. Ул аларның юбилейлары вакытында алган көчле тәэсирләре белән уртаклаша, милли дуслык, үзара хезмәттәшлек, бер-береңә игътибарлылык кебек җитди мәсьәләләр күтәрә. Бу гүзәл образлрны тасвирлап  автор аларның соклангыч таланты, олы хөрмәтләре алдында баш ия. Үзенә һәм укучыларга алар иҗатын,алар тормышын үрнәк тиеп куя.                                                                                                                          
Язучы  “Йолдызлар калка” повестенда, татар әдәбиятындагы өлкән буын әдипләре, янә дә килеп, тугандаш әдәбиятлардагы Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәримнәр үрнәгендә, әдипләрнең тарихи зарурлыктан, халык күңеле байлыгыннан үсеп чыгуын әйтергә тели.                                                                            
Тәнкыйтьче Э.Нигъматуллин: “Туган телебезне камил белеп,аны газиз анаңны зурлаган кебек зурларга,кадерләргә,халкыңны,илеңне яратырга, аның өчен гомер буе армый-талмый хезмәт итәргә кирәк.Әсәрнең буеннан-буена әнә шундый фикер кызыл җеп булып сызыла”,- дигән иде, әсәргә багышланган мәкаләсендә.                                                                          
Әйе, Туган илеңне, халкыңны ярату, аларга бирелгәнлек, яшьләр белән олылар мөнәсәбәте, традицияләргә, халык мирасына тугрылык кебек заман өчен актуаль проблемалар әсәрнең үзәк проблемалары булып тора.                                                                    
Әсәрдән укучы рухи байлыкларыбыз, сәнгать хәзинәләребезнең үсеше өчен, аның киләчәге, магистраль юллары, проблемалары турынла өзлексез кайгырып тору кирәклеген дә аңлый.              
Кыскасы, әсәр укучыда зур тойгылар уята. Укыйсың да, ирексездән, күңел Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәрим кебек фидакарь әдипләрне тудырган халкыбыз өчен горурлык, шатлык хисләре белән тула.        
Повесть укучыда гүзәллек тойгысын тәрбияли, чын кешеләрнең рухи матурлыклары турында сөйли.                                                      
Әсәрнең кыйммәтен, әһәмиятен билгеләгәндә Э.Нигъмәтуллинның: “Яшь буын язучылар, югары уку йортлары студентлары, укучылары, гомумән, әдәбият  тарихы һәм  иҗат процесслары белән кызыксынучылар өчен бай материал туплаган, танып-белү әһәмияте зур булган кирәкле әсәр бу!” – дигән сүзләрен китерү урынлы булыр.                                                                                                                                                                   Әйе, язучы өч дистә ел җыйган тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклаша. Яшьләрең көченә дә, талантына да ышана, талантлы авторларның пәйда булуын образлы рәвештә күктә йолдызлар кабыну белән тиңли. Әсәрнең исеме дә шуңа бәйләнгән.
Ә тормышыбызның рухи нигезен, әхлакый эчтәлеген, ил-көн тарихыннан, халык язмышыннан эзләргә омтылуы -- авторның зур казанышы һәм новаторлыгы.                                                            
Кешеләрне яратуы, соклануы, ачык белдергән теләктәшлек, язучының үзен дә укучыга якын, кадерле итә.Һәм, ирексездән, күңелгә шундый уйлар килә: бары тик үзе олы җанлы булган кеше генә, башкаларның да олы җанлылыгын, олы йөрәклелеген күрә, тоя белә, аңлый ала.
Файдаланылган әдәбият:
1.Ахунов Г. Йолдызлар калка.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,1980.                                                                                   2.Нигъмәтуллин Э. Йолдызлар сүнмәсен.—Казан утлары.                                                              3.Хатипов Ф. Әдәбият теориясе.-Казан. “Мәгариф” 2000 ел.                         4.Хәйри Х. Иҗат чишмәләре.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,1980.