Программа сценария посвященный дню матери Ана к??еле


Ана күңеле – ал кояш.
(Әниләр көненә багышланган әдәби кичә)
Максат. Әдәбиятта аналар темасының урынын ачыклау.
Җиhаз. Рәсемнәр, стена газетасы, плакатлар, чиккән сөлгеләр, паласлар, пешергән әйберләр, чәчәкләр.
1 бүлек. Алып баручы: Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
1нче бала:
Ана назы - жирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
Алып баручы: Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын.
Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.
Т.Миннуллин сүзләренә язылган жыры янгырый. "Бишек җыры".
2нче бала:
Мәрхәмәтле безнең эниләр.
Жиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гузәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездэ шәфкать нурлары.
Сезнең жырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары.
1нче бала:
Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
2нче бала:
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
1нче бала:
Кем куллары өйне, җирне ямьли
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә , яшәү чыганагы,
Тормыш яме – Әнкәй, хатын-кыз!
Алып баручы: Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.
Концерт номеры.______________________________________________________
Укучы: Әйе, Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Шуңа күрә
Зур горурлык белән
Без сөйлибез АНА турында.
Концерт номеры._____________________________
1нче бала:
Ана күңеле кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
Укучы: Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның
кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең
белән аны шатландырырга кирәк.
2нче бала:
Ак чәчлэрең жем-жем килә,
Әнкэй, ул шатлыктандыр.
Гөмереңнең бакчасында
Былбыллар өзмэсен жыр.
Кадерлеләребез! Бу жырыбыз сезгә багышлана.
Концерт номеры_______________________________________________________________
2 бүлек.
Алып баручы: Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел
тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре...сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
1нче укучы:
Әкрен генә карлар ява.
Дөнья бик юмарт бүген.
Бүген әниләр бәйрәме
Шуңа күңелем шат минем.
2нче укучы:
Иң кадерле кешеләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
3нче укучы:
Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң – иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас.
4нче укучы:
Әниләрнең бәйрәме ул
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап – биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.
Концерт номеры_____________________________________________________________.
Укучылар әниләргә үзләре ясаган бүләкләр тапшыралар.
Алып баручы:
Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
Чәчәк букетлары корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,
Югалтмассыз, мәңге торыр ул.
Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт Сезгә,
әнкәйләр!Хушыгыз!
Барлык катнашучылар сәхнәгә чыга.
«Бәхеттә-шатлыкта» җыр яңгырый ______________________