Классный час Замана балалары


Замана балалары. Син нинди, замандашым?

(Өлкән сыйныфларда тәрбия сәгате)
1.Сәламләү. Катнашучыларны чакыру.
(9 нчы сыйныф укучылары, ата-аналар, укытучылар.)

2.Сценка күрсәтү. (слайд)
Җәй көне соң гына яшьләр чишмә буена ял итәргә, кич утырырга чыгалар. Иртәнге якта өйләренә таралалар. Сәгать өченче ун минут.Алия дә шулар арасында иде. Ул кайтып кергәч, әнисе каршы алганда аңа борчылуын белдерде:
-Кызым, сәгать соң бит инде.Шул гомер кая йөрдегез? Ниләр сөйләп бетерәсез көндә?
Алия: Әй әни, гомернең үткәнен сизми дә каласың. Анда бик кызык бит. Шәһәрдән кайткан кунаклар да, үзебезнең авылның егетләре-кызлары да, күрше авылдан килгәннәр дә бар хәтта.
Әнисе: Заманы да ышанычлы түгел.Авылга кемнәр генә килми.Уйларында гел яхшылык кына булса ярый ла.Әллә ни булмагае дим.
Алия: Мин ,әни, үземнең дусларым белән.
Әни:Дусларга да ышаныч юк хәзер.Азрак иртәрәк кайтып булмыймы дип кенә сорыйм, кызым. Кеше ни әйтер.
Алия: Юк шул, әни! Алай бер үзем генә кайтып китәргә минем “белая ворона “буласым килми.Әнә Газиз бабайларның, Мөсәвәрә әбиләрнең һәм башкаларның оныклары да шунда бит. Аларга бер сүз әйтүче юк, ә миңа... Гел шулай.(Алия үпкәли)
3.Фикерләрне барлау, әңгәмәдә катнашу.
Сорау әңгәмәдә катнашучыларга: Мондый хәл сезнең гаилә өчен ят күренешме? Әллә? Укытучылар: ( мондый хәл авыл җирендә яшәүче гаиләләр һәм безнең өчен ят күренеш түгел. Шуңа да борчылырлык урыннар бар. )
Укучыларга : Алия ни өчен үпкәли, әнисенә үпкәләп дөрес эшлиме?. . (Алиянең әнисенә хәтере кала. Ул әле әнисе ни өчен шулай әйткәнен, аның өчен борчылганын аңлый алмый. “Минем дусларым” дип әйткән Алия тормышта андый дусларның нәрсәгә “сәләтле” икәнен дә аңлап бетерми кебек тоела)
Ата-аналарга: Әнисенә борчылырлык урын бармы? Нәрсә турында сөйләшәләр соң яшьләр җыелган җирдә? (җаваплар тыңланыла)
Укучылырга: Чынлап та кызыкмы?Хәзерге дусларга ышанырга мөмкинме?
Минем дусларым дип әйткән Алиягә ни диярсез? (җавап)
Ата-аналарга: Дусларга ышаныч юк хәзер диюче әнигә ни диярсез? ...(укыган китаплар, шул китаплар нигезендә эшләнгән нәфис фильмнардан, тормыштан мисаллар)
Укытучылар: Әти-әниләр...тормыштан мисаллар китерәләр.
Фикерләрне туплау максатыннан мәсәл тыңлап китегез.
(татар теле укытучысы укый)
Ике дус даладан барганда ни сәбәпледер бәхәскә керәләр һәм бер дус икенчесенең яңагына сугып җибәрә. Яңагына сугылганы комга: ”Бүген минем иң якын дустым минем яңагыма сукты” дип язып куя.
Шуннан соң болар юлларын дәвам итәләр. Сулык күргәч коенырга уйлыйлар, ләкин әлеге үпкәләгән дус көтмәгәндә генә суга бата башлый. Икенчесе аны коткара. Суга батучы аңга килгәч, ташка чокып:”Бүген мине иң якын дустым үлемнән коткарды” дип язып куя.. Икенче иптәше :”Ни өчен син баштан мин суккач комга, аннан соң ташка яздың?”- дип сорый. Яңагына суккан дусты тарафыннан коткарылган кеше ни өчен болай эшләгән соң?
Дустың нинди булырга тиеш? (җаваплар ата-аналардан һәм укытучылардан)
(чын дуслар шундый булырга- сиңа авыр икән сиңа булышырга, кирәк чакта тартып торгызырга тиеш.( кимсенгән, үпкәләгән кеше комга яза- үч сакламый, гафу итә белә, начарлык онытылырга, шәхесне-кешене эчтән кимерергә тиеш түгел, комнан җилләр сөртер; яхшылык турында ташка язган икән, синең мәрхәмәтле, игелекле , дусты өчен барсына әзер икәнен барсы да белсен, синнән соң да яхшы исемең калсын)
Йомгак: дустың үзеңнән дә яхшы булсын, үзеңә дусларның ышанычлыларын, лаеклыларын сайла!
Монда соң дуслар гына җыеламы? (соңгы вакытта ямьсез күренешләрнең авыл җирлегенә дә үтеп керүен ишетеп торабыз.Пиво, тәмәке, җиңел наркотиклар тәгъдим итүләр... кызлар белән кызлар сугышу (булачак әниләр кыз һәм улларына ни әйтерләр).
Әлеге яшьләр бер-берсеннән калмас, аерылмас өчен бер “соры” төркем хасил итмәсләрме? (аерылып чыуларын теләр идегезме? Чын дуслар күп булмый. Һәр кешегә дә ошарга тырышырга кирәкми.Андый кешеләр бар бит тормышта, киләчәктә алар үзләре артыннан ияртәчәкләр.)
Чынлап та безнең балалар шәһәр җиренә чыккач югалып калмаслармы? ( шәһәр балаларын начарлар дип атау түгел. Ләкин статистик мәгълүматлардан күренгәнчә , яшьләр арасында СПИД һәм башка авырулар, наркомания чәчәк ата, башка күңелсез очраклары да еш очрый).
Мондый күңелсезлекләргә дучар булмас өчен ниләр эшләнә соң? Кемнәр булышыр безгә? Билгеле инде, беренче чиратта әти-әниләр. Балаларның уңышсызлыклары өчен алар җаваплы.
Нинди матдәләрне искә төшерә аласыз?
(Слайд) Выписка
из Кодекса Российской Федерации об Административных Правонарушениях (от 30 декабря 2001года).
Статья 5.
Статья 5.35.
Неисполнение или ненадлежащее исполнение родителями или иными законными представителями несовершеннолетних обязанностей по содержанию, воспитанию, обучению, защите прав и интересов несовершеннолетних - влечет предупреждение или наложение административного штрафа в размере от ста до пятисот рублей.
Балаларга алар хокукын яклый алмаганда, тәрбия һәм белем бирү бурычын тиешенчә үтәргә теләмәгәндә ата-анага 100 сумнан алып 500 сумга кадәр штраф каралган.
Статья2.3 Административной ответственности подлежит лицо,
достигшее к моменту совершения административного правонарушения
возраста 16 лет
Статья20.1
Статья 20.1. Мелкое хулиганство
Мелкое хулиганство, то есть нарушение общественного порядка, выражающее явное неуважение к обществу, сопровождающееся нецензурной бранью в общественных местах, оскорбительным приставанием к гражданам, а равно уничтожением или повреждением чужого имущества, -влечет наложение административного штрафа в размере от пятисот до одной тысячи рублей или административный арест на срок до пятнадцати суток.
Балалар тарафыннан вак хулиганлык кылынганда, яисә җәмгыять законнарын бозү күзәтелгәндә, җәмәгать урыннарында сүгенү, гражданнарга кимсетүле бәйләнү, чит кешенең мөлкәтенә зыян салу һәм юк итү очракларында ата-ана 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.
Статья 20.21. Появление в общественных местах в состоянии опьянения
Появление на улицах, стадионах, в скверах, парках, в транспортном средстве общего пользования, в других общественных местах в состоянии опьянения, оскорбляющем человеческое достоинство и общественную нравственность, -влечет наложение административного штрафа в размере от ста до пятисот рублей или административный арест на срок до пятнадцати суток.
Статья 20.22.
Появление в состоянии опьянения несовершеннолетних в возрасте до шестнадцати лет, а равно распитие ими пива и напитков, изготавливаемых на его основе, алкогольной и спиртосодержащей продукции, потребление ими наркотических средств или психотропных веществ без назначения врача, иных одурманивающих веществ на улицах, стадионах, в скверах, парках, в транспортном средстве общего пользования, в других общественных местах - влечет наложение административного штрафа на родителей или иных законных представителей несовершеннолетних в размере от 300 до пятисот рублей.
Уналты яшькәчә үсмерләрнең алкогольле эчемлекләр, яисә составында наркотик матдәләр булган әйберләр(врач билгеләгән булмаса) кулланган хәлдә ял итү урыннарында, урамда, стадионда яки башка җәмәгать урыннарында күренүе ата-аналарга 300-500 сум күләмендәге штраф яный.
Ата –аналар балаларның кайтуын барыгыз да көтәме? (йокламыйча каршы аламы? (....җаваплар)
Балага белем һәм тәрбия бирү-иң кыен, иң четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул –мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата да, бер генә ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәрбер гаилә бу гаять җаваплы эшнең ачысын-төчесен татырга мәҗбүр буладыр.
Берәүләргә ул җиңелрәк бирелә, аларның балалары яхшы тәрбия алып үсә, андый ата-ана өчен бала бәхет һәм шатлык чыганагына әйләнә. Икенчеләргә, киресенчә, бала кайгы –хәсрәт китерә. Моның билгеле бер сәбәпләре бар. Кайбер ата-аналар баланы укытуга, тәрбияләүгә җиңел карыйлар, аны икенче-өченче дәрәҗәдәге эш, алай гына да түгел, мәктәп эше дип саныйлар. Мәктәп тә, гаилә дә бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы.Ата-ананың бәхете дә бәхетсезлеге дә шунда :балалары мәктәпкә кергәнче үк аның яхшы укучы, тәртипле булуы, мәктәптән чын кеше булып чыгуына өметләнәләр, ышаналар.
Йомгак: Һәрбер ата-ана бала 16 яшькә җиткәнче аның тәртибе, укуы һәм кылган гамәлләре өчен җаваплы.
Яшьләр үзләре дә уйламастан әти-әнисен борчуга сала, хөрмәт итмәү сизелә, “хәзер ата-ана баланы, бала ата-ананы белми” дигән сүзләрдә хаклык бармы?
Укытучылар: (чөнки гаиләдә бала бер яисә ике генә. Алар иркә, дөресен әйткәндә, үзләрен генә яратучы - эгоист булып үсәләр. Әти-әни әлеге нарасый алдында үзләрен кол хәлендә сизәләр. Ул сораган бар нәрсәне алып бирәләр, ләкин бер нәрсә исләреннән чыга... аның күңел дөньясы, аның гаиләдә иң-иң кадерле булуын белү хисе. Рухи дөньясы турында, аның хыяллары, аның да үз фикере барлыгы кызыксындырмый аларны. Тормышта кешене матди байлыклар гына канәгатьләндерми, рухи яктан сәламәт булу да зарур.)
Укытучылар : (әхлаклылык кыйммәтлекләренең “ искерә” баруы да күңелне борчый. Ата-ананың дәрәҗәсе төшү, бала белән аралашуны стресска әйләндерү һәм баланың аралашу максатыннан читләр янына китүе, баланы гаиләдә җәберләү һәм гаилә членнарына карата үч, нәфрәтләнү хисе барлыкка килү– гадәттә картлык көннәрендә ата-аналарның ялгыз яшәвенә дә сәбәпче булырга мөмкин.
Әти –әнинең үз үрнәкләре- яисә бала көзге, чагылдыру үзлеге...)
Ата-аналар: картлар йорты, олы яшьтә ата-аналарның ялгыз яшәве, балаларның каршы әйтүе, “Үзебез гаепле, нәрсәнедер күреп җиткермәгәнбез” – диюче ата-аналар соң булса да үзләренең ялгышларын аңлаганнар, башкалар кебек гаепне әйләнә- тирәгә генә сылтап калдырмыйлар. Шуңа күрә ата-аналарга баланың буш вакытын максатлы, файдалы итеп үткәрергә булышыргадыр, мөгаен.
Кич чыктылар ди, иртән нинди хәл күзәтелә?(йокы туймау, авырлык, төш вакытына гына тору , кичкә таба гына нормаль хәлгә килү күзәтелә)
Әти-әниләрдә борчылу, кат-кат әйтү бармы? Балага һәр көн әйтү туйдыра. Ике арада аңлашылмаучанлык туа яисә яшьләр инде өйдән качып чыга башлый. Бу нәрсәгә китерә? Мондый конфликтларның чишелеше бармы?
(Җаваплар...)
2010нчы елның октябрендә чыккан Федераль Закон турында беләсезме?
( Җаваплар кыска.)
Ни өчен шундый Закон кабул ителгән?
Укытучылар: Яшьләр арасында тәртип бозучылар саны арта бара.Урлашу, көчләү, сугышу...
Яшьләр моның кадәр буш вакытны ничек үткәреп бетерә, тәмәке тарта, ямьсез сүзләр сеңдерә, пиво кулланырга мөмкин. Шуннан башлана инде хәлләр: теләсә ни әйтеш, кызлар белән кызлар сугышу, башка авыл белән бәйләнешү, башка хокук бозу очраклары һәм ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин.
Хөрмәтле ата-аналар, менә шундый хәлләргә төшмәс өчен безгә ни эшләргә кирәк булыр ? Федераль закон белән килешәсезме?Аның асылы нидә?
(Слайд. Законнан өзекләр)
Закон РТ от 14 октября 2010 г. N 71-ЗРТ "О мерах по предупреждению причинения вреда здоровью детей, их физическому, интеллектуальному, психическому, духовному и нравственному развитию в Республике Татарстан"
1) дети (несовершеннолетние) - лица, не достигшие возраста 18 лет, за исключением эмансипированных несовершеннолетних и лиц, вступивших в брак до достижения возраста 18 лет;
5) ночное время - промежуток времени с 22 часов до 6 часов в период с 1 сентября по 31 мая включительно или с 23 часов до 6 часов в период с 1 июня по 31 августа включительно.
Статья 4. Определение мест, в которых нахождение несовершеннолетних запрещается или ограничивается
1. Запрещается нахождение несовершеннолетних независимо от времени суток на объектах для реализации товаров в пивных ресторанах, винных барах, пивных барах, рюмочных, в других местах, которые предназначены для реализации только алкогольной продукции, пива и напитков, изготавливаемых на его основе.
2. Запрещается нахождение несовершеннолетних в ночное время без сопровождения родителей (лиц, их заменяющих) или лиц, осуществляющих мероприятия с участием детей (далее - безнадзорное нахождение несовершеннолетних):
1) в общественных местах, в том числе на улицах, стадионах, в парках, скверах;
2) в транспортных средствах общего пользования;
3) на территориях вокзалов и аэропортов, за исключением случаев, когда несовершеннолетние являются пассажирами;
4) в местах общего пользования многоквартирных жилых домов, на территориях, прилегающих к многоквартирным жилым домам, в том числе на детских и спортивных площадках;
5) на водоемах и прилегающих к ним территориях;
6) на объектах обеспечения доступа к сети Интернет, а также для реализации услуг в сфере торговли и общественного питания (организациях или пунктах), для развлечений, досуга,
Статья 6. Требования к обеспечению мер по предупреждению причинения вреда здоровью детей и их развитию
1. Родители (лица, их заменяющие), лица, осуществляющие мероприятия с участием детей, обязаны обеспечить соблюдение требований по недопущению нахождения детей в местах, в которых нахождение несовершеннолетних запрещается или ограничивается.
Статья 7. Порядок уведомления об обнаружении несовершеннолетних в местах, в которых их нахождение запрещается или ограничивается, и их доставления родителям (лицам, их заменяющим) или лицам, осуществляющим мероприятия с участием детей
1) обеспечить несовершеннолетнему условия безопасного пребывания на объекте
2) предложить ребенку назвать свои имя и фамилию, возраст, адрес места жительства, а также фамилию, имя и отчество родителей (лиц, их заменяющих),
3) незамедлительно уведомить органы внутренних дел об имеющем место нарушении настоящего Закона, сообщив следующую информацию:
а) место и время обнаружения ребенка;
б) данные о личности ребенка, его родителей (лиц, их заменяющих) или лиц, ;в) принимают меры к незамедлительному доставлению и передаче ребенка его родителям
4) оформляют материалы, необходимые для привлечения лиц, нарушивших требования настоящего Закона, к административной ответственности.
Ата-аналар: (минем уйлавымча, законнар тиешенчә эшләсә, ата-аналарга баланы контрольдә тотарга мөмкинлек булыр, бәлки күпмедер баланың язмышы уңай якка хәл ителүенә йогынты ясар,
Һәр бала нинди дә булса сәләт белән туа диләр. Яшерен түгел, яшь чакта игътибар итмибез. Баланың ниндидер сәләтен ачу, уңай ягын табарга тырышып караргадыр. (Кечкенәдән үк оста сөйләшү, фикерләре булу, төгәл фәннәрне яратуы, кайбер күренешләрне чагыштырып карау- анализлый алу, охшашлыгын табу, логик фикерләү, хәтере яхшы булу, уен кораллары белән кызыксыну һ.б).
Бәлки, сәләтне үстерү максатыннан мәктәп һәм башка оешмалар белән бәйләнеш тотаргадыр?
(Җаваплар...)
Йомгак: баланың буш вакытын максатлы, файдалы итәргә тырышу.
Укытучылар: (законнар нигезендә генә ата-ананы баласын карарга мәҗбур итү дөрес тә түгелдер дип уйлыйм. Кечкенәдән үк баласын яратып, аның “Нигә” дигән мең дә бер соравына сабыр гына аңлатучы, кызыксынуларын киметмичә аңа булыша алырдай әти-әниләрнең күп булуын телим мин. Вакыт юкка сылтап, эшнең күплегенә зарланып яшәгән әти-әнинең, заманына ияреп компьютер яисә башка техник җиһазлар, затлы киемнәр сатып алуы күпме җанлы сөйләшүләрне юкка чыгара.
Укытучылар (ата-аналарның балаларга булган карашын үзгәртергәдер, мөгаен. Тәрбияне, вакыт юклыкны сәбәп итмичә, бала үсеп буйга җиткәнче башларгадыр. Начарлык чигенә килеп җиткәнче, проблема чыккач гаеплене эзләгәнче, бәлки алданрак уйланырга кирәктер. “Үз-үзеңне ничек тоту- иң хәлиткеч мәсьәлә. Бала белән сөйләшкәндә, яки аңа акыл өйрәткәндә, яки боерык биргәндә генә аны тәрбиялим дип уйламагыз. Сез аны һәр секундта,хәтта үзегез өйдә юк вакытта да тәрбиялисез. Ничек киенәсез, башка кешеләр белән ничек аралашасыз, ничек шатланасыз яки кайгырасыз, дусларыгыз яки дошманнарыгызга мөнәсәбәтегез ничек, ничек итеп көләсез яки газета укыйсыз-боларның һәркайсының бала өчен әһәмияте гаять зур”-дип яза А.С.Макаренко. Элегрәк бала үстерү җиңелрәк, кече баланы өлкәнрәге карап, йорт тирәсендә эш булып, шунда катнаштырып җибәрү, балаларның уеннар оештыра белүе буш вакыт калдырмаган.

Алмашка кемнәр үсеп килә? Авылларда әле ак яулыклы сабыр әбиләр, чигүле түбәтәйле бабайлар белән үскән, әти-әнине, олыларны хөрмәт итә белгән балалар үсеп килә.Шуңа күрә бала белән ата-ананың мәктәп хәлләре, үзенең хәлләре белән кызыксынуы, гади генә аңлашуы, сөйләшүе көндәлек гадәткә кереп китсә, бала әти-әнисен ышанычлы терәге итеп тойса, барлык борчуларын уртага салса, проблемалар азрак булыр иде.
Сөйләшүне ничегрәк күзалдына китерәсез? (өйрәтү тонындамы?)
безнең белән сөйләшү өйрәтү тонында булмас дип ышанам.
Балаларга сорау: Үз балагызны сезне тәрбияләгән кебек тәрбияләр идегезме? Нәкъ үзегез кебек үк йөрүләренә, үз-үзләрен тотуларына юл куячаксызмы?
(Җаваплар...)
Йомгак: “Баланы ашату һәм киендерү генә аны тәрбияләү дигән сүз түгел.”дигән цитата безнең бүгенге сөйләшүгә нокта куя.
Рухи тәрбиянең ролен ничек күзаллыйсыз?(Рухи дөнья кая?)
(Җаваплар... ) Күңел байлыгы, кешенең асыллыгы, эчке дөньясы, максатлары, хыялы, шатлана- көенә белүе, тормыштан ямь табуы һ.б.
Ата-аналар мәктәп коллективы белән, дөньялыкка ачуы булмаган, шәһәр мохитын нормаль кабул итүче аек фикерле, киләчәген реаль күзаллаучы балалар тәрбияли алсак, без үзебезнең бурычны дөрес үтибез дигән фикердә калырбыз

(Слайд, тәрбия сәгате барышында куллану өчен)
Ата-аналарга тыела:
Тәмәке тарту һәм пиво эчүне гадәти күренешкә санау,
Үзеңнең балага тәмәке һәм аракы тәгъдим итү,
Балаларның билгеле булмаган ниятләренә, эшләренә акча һәм рөхсәт бирү,
Яшүсмер исерек һәм наркотик кулланган халәттә булганда орышу, җәза бирү,
Кешеләр, бигрәк тә иптәшләре, янында кулларын, кесәләрен тикшереп, иснәп түбәнсетү,
Баладан үзеңнең уңышсыз көнең өчен үч алу,
Баланың наркотик кулланганын белгән ата-ана кулын селтәве, паникага бирелүе. Бала белеп торсын: әти-әни болай гына туктамыйлар әле, ахырынача барачаклар,
Мәктәп яисә башка оешма вәкилләренең балага карата ниндидер чаралар куллануын, тәртипкә чакыруын көтеп торуы,
Барсы да бушка дип хафалану. Өметсез очраклар булмый.

Бала өйдән киткәндә, ата-аналар белергә тиеш:
Кая, кем белән киткәнен,
Сез (яисә балага якын гаилә әгъзасы) бу вакытта кая булганыгыз турында хәбәр итәргә,
Кайту вакытын билгеләргә. Әгәр соңга калды икән, баладан сәбәбен сорарга,
Йокламыйча баланы көтеп торырга, син аны шул вакытта көтеп торасын аңласын,
Синең балаң белән аралашучының ата-анасы белән бәйләнештә торырга.