2 сыйныфта С?з ??м с?зтезм? темасын ?йр?н? д?ресен? технологик карта


Предмет: татар телеСыйныф: 2 сыйныфТема: Сүз һәм сүзтезмә.
Дәрес тибы: үткән материалны ныгыту
Максатлар:
1.Белем бирү(образовательная) :сорау куеп сүз һәм сүзтезмәләрне аера белү; аларны тану ысулларын төшенү;
2.Тәрбияви: укучыларда толерантлык ,сөйләм теле культурасы һәм татар теле фәненә карата кызыксыну, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, балаларда үзара дуслык, иптәшлек хисләре тәрбияләү
3.Универсаль эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру:
А)шәхес күнекмәләре: уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү;
Б) регулятив : укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга,эшчәнлекнең планын билгеләргә,коллективта эшләү алымнарына өйрәнү;
В)коммуникатив: үз фикереңне телдән әйтә,башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү;
В)танып-белү: информация туплый ,ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.
Планлаштырылган нәтиҗәПредмет буенча: сорау куеп,сүз һәм сүзтезмәне билгели белү;
Метапредмет: чагыштырып,нәтиҗә ясый белү;
Коммуникатив: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү.
Танып-белү: информация туплый, ретроспектив һәм хәзерге белемнәрне чагыштыра белү.
Предметара бәйләнешләр әдәби уку, әйләнә- тирә дөньяРесурслар: 1. Презентация Power Point 2.Дәреслеккә электрон кушымта, индивидуаль карточкалар, интерактив такта
Татар теле. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән , татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек.
Авторлары : З.И.Җамалетдинова
Эшчәнлекне оештыру:Фронталь, парлы, индивидуаль.
Универсаль уку гамәлләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләр бүлегендә кыскартылып бирелгән гамәлләр:
ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ-регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Дәреснең
этаплары Этапның максатлары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчән
леге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
1.Белем алу эшчәнлеген мотивацияләү -укучыларга белем алу эшчәнлегенә таләпләрне актуальләштерү;
укучыларда белем алуга ихтыяҗ өчен шартлар тудыру;
-дәреснең тибын һәм эшчәнлекнең этапларын билгеләү. -Укучылар , әйдәгез татар теле дәресен башлап җибәрик
-- Хәерле көн!
-- Хәерле көн, миңа! Хәерле көн, сиңа! Хәерле көн, барыбызга да!
2) - Бүген сыйныфта кем дежур? (Дежур укучы белән әңгәмә)- Бүген урамда һава торышы нинди?
Укучы
лар үзләре
нең эш урыннарын тикшерәләр
-Бүген урамда кыш.Көн салкын.Кар яумый. КУУГ :Дәрестә тәртип нинди булырга тиешлеге турында килешү
2.Дәреснең темасын һәм максатларын билгеләү А)Матур язу минуты.
Б)Укучылар белән берлектә дәреснең темасын һәм бурычларын билгеләү Балалар,чаналар тартып, тауга киттеләр.
-Сүз һәм сүзтезмәләрне нинди юл белән таныдык? Кем исбатлап күрсәтә?
Укучылар бирелгән җөмләдән Белмәмеш дигән малай сүзләр һәм сүзтезмәләр тапкан, дөрес таптымы икән ул?Әйдәгез, Белмәмешнең хаталарын төзәтик әле?
Балалар чана ,тартып тауга , чана киттеләр сүзләре нигә сүзтезмә түгел?
-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә эшлибез? Сүз *сүзне әйтәбез *мәгънәсен ачыклыйбыз *”сүз”дип нәтиҗә ясыйбыз
-Чөнки сүзләр үзара бәйләнмәгән.
-Сүз һәм сүзтезмәләрне тануга күнегүләр эшлибез.

Ш) Укытучы укучы мөнәсәбәтләре
(Р) Дәреснең формасын максатын формалаштыру
3. Укучыларның беренчел алган белемнәрен ныгыту һәм тикшерү
4 Ял итү(физкультминутУкучыларны кагыйдәне кулланып эш итәргә өйрәтү
А)-57 бит,129 нчы күнегү
Биремне укыгыз.Монда нәрсәләр бирелгән? Ә нәрсә белән алыштырып язасыз? Ә сезгә ярдәмгә экранда бу кошларның рәсемнәре һәм исемнәре бирелгән.Сез аларны табып язылыз.
- -Ә хәзер җавапларның сүз икәнен исбатлап күрсәтик.
Б)Электрон кушымта буенча эш.(Сүзләрне һәм сүзтезмәләргә аерып куярга)Ә хәзер такта янына чыгып бирелгән сүзләрне ике төркемгә аерып куярга кирәк булыр.
-Сүзтезмәләрне укыйбыз.Ничек исбатлыйбыз?
В)Парларда эш Электрон кушымта буенча эш.
-Укучылар нинди сүзтезмәләр ясадыгыз?
4) 4 нче бирем. 130 нчы күнегү --Кем биремне укый?
-Ә хәзер бирелгән сүзләр арасыннан бары сүзтезмәләрне генә аерып алып языгыз.Сүзтезмә икәнен каян белерсез?
-Ә калганнары ни өчен сүзтезмә түгел?
5 нче бирем.Модельләштерү
-Сүзтезмәләр
-Сүзләр белән
Сүз *1 мәгънә белдерә
*сорау куеп була
*димәк бу сүз
Сүзтезмә
*ике сүздән тора
*сүзләр бер-берсенә бәйләнгәннәр
*фикер төгәл әйтелеп бетми
Тозлы суга салынган кыяр(тозлы кыяр) Шикәр салган чәй(баллы чәй)Җиләк үскән урман(Җиләкле урман) Җылы якка очып китә торган кошлар(күчмә кошлар) Шатлык белән әйтә торган яңалык(яхшы хәбәр)
Бер укучы биремне укый. (Укучылар биремне дәфтәрләрдә эшлиләр,аннары җаваплар тыңлана) Җаваплар:салкын кыш,кыш буенча,урман кошы,кар астына,ак кар)
Кыш җитте,кошлар туңа-җөмлә,чөнки фикер әйтелеп беткән;кошларның урман,төнгә кар-сүзләр үзара бәйләнмәгән
Ш) Укуга матив булдыру(Т.б) Тема буенча лексик берәмлекләрне белү(К)Дөрес әйтелеше өстендә эшләү(Р) Хаталарны табу, дәреснең темасын формалаштыру. Күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау.
Үз тәҗрибәсеннән чыгып кагыйдә чыгару(Т.б)  Уку мәсьәләсен чишүюлларын эзләү(Ш) Иҗади характердагы бирем(Р) Бәяләү, төзәтмәләр кертү, нәтиҗә ясау.
ТБУУГ :Бер эш формасыннан икенче эш формасына мөстәкыйль күчә белү.
5.Дәресне йомгаклау.
Рефлексия. Укучыларның рефлексиягә һәм белемгә карата үзбәяне оештыру. - Без бүген дәрестә нәрсә белдек?
-Ничек белдек?
-Сүзтезмәләрне, сүзләрне аерырга өйрәндек Т.б) Нәрсә белүен. Белмәвен ачыклау
(Ш) Үзбәя(Р) Коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү.
6. Өй эше Алган белемнәрне ныгыту -Балалар бу нинди чыршы?
- Тагын бер айдан безнең Яңа ел җитә.Сез дә өйләрегездә чыршылар куярсыз.Ә икенче дәрескә сез шушы бизәлгән чыршы турында өй эше эшләрсез.
1 вариант-сүзтезмәләр төзеп язарга.
2 вариант- кечкенә хикәя төзеп язарга.
-Яңа ел чыршысы 3.Бәяләү. - Ә хәзер бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди нәтиҗә ясар идегез, шушы төсле магнитларны килеп сайлап тактага беркетегез.( яшел төс- мин бүген дәреснең темасын яхшы аңладым, сары төс- әле мин кайбер биремнәрне үтәгәндә ялгышлар җибәрдем,кызыл төс- мин бу тема буенча бер әйбер дә аңламадым)
б) Нәрсә белүен. Белмәвен ачыклау
(Ш) Үзбәя