Публицистическая статья ?мирхан Еникине? туган телне саклау хакында карашлары


И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Габдулла Тукай
Әе, чынлап та бөек шагирыбыз Габдулла Тукай язуынча, ата-ана биргән, өйрәткән телдән дә, якын, кадерле тел юк. Туган тел бит ул безнең рухи хазина киләчәге. Хәр ата-ана уз баласына дөрес тәрбия биреп, туган телен өйрәтергә бурычлы. Күңелемдә туган телне  шулкадәр яраткан, хөрмәт иткән,   гомерләрен татар теленә багышлаган әти- әниемә сагынулы рәхмәт хисләре  ташый.
    Туган тел кайдан башлана соң?
      Минем туган телем  туган җиремдә әниемнең бишек җырларыннан башланган, нәни уйнап үскән Кашкалаша урамнарында чарланган,   мәктәптә укытучыларым дәресләрендә ныгыган. Ләкин, кызганычка каршы бүгенге көндә туган телне саклап калу проблемасы туа. Нигә соң бу проблема туа? Нигә без үзебезнең туган татар теленән йоялабыз дигән сорау да бирелә? Бу сорауларны ачыклап күренекле язучы, минем якташ Эмирхан Еники публицистик язмасына куз салсак, "Татар баласына урысча белмәү куркынычы янамый" дигән мәкаләсендә былай ди: - Татар халкының кимендә яртысы уз телен югалтты. Сәбәбе билгеле: большевиклар партиясенең вак халыкларны, аеруча безнең татарны, әкренләп урыслаштыру сәясәте иде... Хрущев вакытында ук Татарстан шәһәрләрендә, шулай ук күрше өлкәләрнең авылларында да татар мәктәпләре ябылып бетте диярлек... Казанда, мәсәлән, татар балаларының 93 проценты урыс мәктәпләренә күчте. Утыз ел буена без балаларыбазны ана телендә укытыдан мәхрүм булып тордык. Шул вакыт эчендә урыс мәктәпләре аша узган берничә буын уз телен онытты, урыс теле генә төп тел булып калды." (Публицистик язмалар. Мәкаләләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты 2004) Әлбәттә, Әмирхан Еники әйтүенчә рус теле төп тел булып калды, халык телне кире кайтару турында уйлы микән? Мин, башлангыч сыйныф укытучысы буларак, бу мәсьәләгә төшенеп карарга булдым. Әмирхан Еники бу проблеманы татар мәктәпләре ябылуы сәбәпле дип күрә, әе, мин аның белән тә килешәм. Әйтуебезчә, телнең онытуы балаларга башлангыч белем бирмәүе сәбәпле. Якташым әйтүенчә, Хрущев вакытынна соң 15 - 20 ел үтсәдә, туган телебезнен онытылу проблемасысы һаманда баш вата. Татар балаларының һәммәсен дә ана телендә укыту башлауга каршы килгән кеше юктыр димен. Әлеге көндә Уфа мәктәпләрендә татар теле, татар әдәбияте дәресе 10-15 процентка гына якын калдырылган һәм барлыгы ике генә татар гимназиясе бүгенге көндә татар балаларына белем бирә, бу безнең куелган проблема сәбәпләренең берсе. Эмирхан Еники, бу сэбэпне ачыклаганда былай ди: - "... Моның әчен туган телебезгә яңадан кайту кирәктер. Ә кайтыр өчен татар балалары һәммәсе дә (100 проөенты белән) бары тик ана телендэ укый башларга тиеш... Бөтен дәньяда ул шулай - һәр милләт баласы иң элек үз телендә укырга-язарга өйрәнә... Безгә дә шул максатка ирешер өчен, беренче нәүбәттә башлангыч мактәпләрне тизрәк ачырга һәм аларның саннарын да күбәйтергә кирәк иде. Бу хакта мин "үзгәртеп кору" башлангач та язып чыккан идем. Ләкин ни сәбәптер баштарак моңа юньләп игътибар итүче дә булмады... Ә соңрак инде "нигә башлангыч мәктәп" кенә?
"Юк, безгә татар гимназияләре, татар университетлары да кирәк", - дип, бик ялкынланып китүчеләр дә булды... Әммә адәм баласы укуын университеттан башламый, мәктәпнең беренче сыйныфыннан башлый. Сүз бит яшь буынны "маңкорт" булудан саклап калу турында бара!..." (Публицистик язмалар. Мәкаләләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты 2004)
Әлбәттә, бала үз телен ныклап белер өчен, телнең төп үзәген ата-анадан гына түгел, башлангыч сыйныфта да алырга тиеш. Бу очракта, минемчә, татар теле, әдәбият фәне һәр-бер мәктәпкә керелергә тиеш. Һәр-бер мәктәпкә керткәннәнсоң гына, татар теленен көчәеп китү, ныклы белем алу хәле бар. Әгәрдә, беренче сыйныфка килгән татар баласы уз телен ныграк белү мөмкинчелеген белсә, бу фәннән баш тартыр иде мени? Йә булмаса кайсы баланың иркенләп үз телендә аралашасы килмәгәне бар? Бу мәсьәләдә куелган сорауларга яуап бирер очен, якташым мындый тәкъдимнәр ясый:
"1. Балаларны ана телендә укыта башлау безнең Татарстанда, махсус закон нигезендә, мәҗбүри булырга тиеш. Кабатлап әйтәм, сүз укыта башлау турында гына бара. Ягъни бала үз телендә камил укый-яза белгәнчегә кадәр... Моның өчен дүртеллык башлангыч мәктәпне тәмамлау җитәчәк. Шуннан соң баланың теләсә нинди телдә укуын дәвам иттерергә хакы булырга тиеш.
2. Татар балаларын урыс мәктәпләренең башлангыч сыйныфларына кабул итми торырга... Иң элек ул татар мәктәбенә барырга тиеш. Аннары урыс телен татар мәктәбендә дә өйрәнәчәкләр. Ләкин беренче класстан ук тугел, яшь балага берме - икеме ел фәкать үз телен генә укыту кирәк.
3. Татар мәктәбе үзенә аерым булырга тиеш... Балаларны чорнаган мохитнең да "татарча" булуы кирәктер, мәгаен... Өч - дүрт урам саен бер башлангыч мәктәп булсын иде... Аңа зур биналар кирәкми, әнә Казанны ратып алган меңнәрчә ике-өч катлы коттеджлар да ярый торгандыр, минемчә... Бу изге эшкә хөкүмәт акча табарга тиеш..." (Публицистик язмалар. Мәкаләләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты 2004)
Бу тәкъдимнәрне утәгәннәнсоң гына, без киләчәктә туган телебез онытылмавына, югалмавына ышана алабыз.
Әйе, кемнеңдер туган теле гаиләдән, кемнекедер Әлифбадан башланган, берәүнеке  бәлки "Татарчага өйрән" дигән китаптан, икенчесенеке күңелләрне тетрәндереп җырланган "Туган тел"дән  башланып киткәндер. Тик исегездә калдырыгыз, үзең өчен Туган телне табарга беркайчан да соң түгел!
Бикмеева Диана Дамировна
МБОУ СОШ№7 Башлангыч сыйныф укытучысы