?.Гаделне? тууына 75ел тулу у?аеннан ?тк?релг?н ?д?би-музыкаль кич?


Татарстан Республикасы
Татарстан язучылар берлеге
Балык Бистәсе муниципаль район мәгариф бүлеге
Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе
Ә.Гаделнең тууына 75ел тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә

21февраль, 2017нче ел
Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылына Әхмәт Гаделне яд итәргә кайткан язучылар исемлеге
1.Рәмис Аймәт-шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика һәм Һади Такташ исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча беренче урынбасары
2. Рафаэль Газизов- танылган шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган укытучысы һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, мәгърифәтче, Ш.Маннур һәм Ф.Хөсни исемендәге премия лауреаты, Г.Х. Андерсен исемендәге Халыкара диплом иясе
3. Шаһинур Мостафин- танылган шагыйрь, прозаик, эзтабар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең М.Ломоносов исемендәге һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премияләр лауреаты.
4. Ихтыяр Гаязов- танылган шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, Ә.Гаделнең улы
5. Рифат Җамал-танылган шагыйрь, галим, профессор
6. Ринат Нуруллин- танылган шагыйрь, техник фәннәр кандидаты, доцент, Ш.Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты
7.Марат Әмирханов- танылган прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты
8. Вазыйх Фатыйхов- танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре “ Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире

Kичәнең планы:
1.3ур Мәшләк авылы зыяратына күмелгән Ә.Гадел каберенә зыярат кылу.
2.3ур Мәшләк авылы мәчетендә Ә.Гадел рухына дога кылу.
3. " Син яшәрсең, мең яшәрсең,Син -шагыйрьләр солтаны "-искә алу кичәсе
Kичә барышы
Мәктәбебез директоры Закиров Р.Н сүз бирелә.
Камил Камалов “Курай моңы” уйнала.
“Шөкер” шигыре укыла.
Шөкер итәм. Саф йөрәкне сакладым.
Түрәлеккә җанымны һич сатмадым.
Урын биләп хезмәт иткән чакта да,
Кешегә мин ярдәмгә дип атладым.
Ришвәт алу, үзеңне шәрәф кылу:
Акылыма һич килмәде “шан” булу.
Ил, милләт һәм хөррият дип яшәдем,
Шул нияттә үсте күңел, яшәрде.
Әгәр кеше бер шәхес йә зат булса,
Күңеленә Аллаһ нуры, Хак тулса,
Кара төндә чырак булып нур сибәр,
Гакыл җигәр, яманлыкны ул җиңәр!
Киләчәктә әгәр җирдә көн күрсәм,
Еллар бавын әгәр үрсәм-юл йөрсәм,
Аек акыл, мәрхәмәт-шәфкать бирсәң,
Хаклармын мин кешеләрнең хакларын!
Шөкер сиңа, йа бер Раббым, сакладың:
Дан балына дегет итеп атмадың.
Ярлыкадың, егет иттең, какмадың,
Бәйрәм кылдың хезмәт белән яшәүне! (2009)
(бу вакытта әни бишек янында “Бишек җыры” җырлый)
Әни: -Өметем минем
-Әхмәтем минем
(Яланаяк,түбәтәй, кыска ыштан белән уйнаклап малай чыга)
Томаннар артында калган
Безнең газиз авыллар........
Тик күңелдә күтәрелә
Сагыш атлы давыллар.
Күз алдына килеп баса
Арба эзе юлларда...
Җәй ...бакчага чумган чаклар
Кыяр, кишер урларга...
Кайда калды бәбкә көткән
Авылымның инеше?!
Еллар киткән.Гомер үткән,
Мин инде бүтән кеше...
Түбәтәйле такыр башым,
Чебиле аякларым,
Ак Чишмәдән Игенчегә
Очкан ат – таякларым...
Ул кара малай соң минме?
Мин андый җитез түгел...
Тик төннәрен янә иңли
Туган ягымны күңел...(2008)
Яшүсмер чак (малай чыбыркы аскан килеш чыга)
Авылым
Кояшлы авылым.Зәп-зәңгәр күкләре...
Күктән дә иркендер кырлары...
Шул кырлар артында моңсу һм үпкәле
Ятадыр малай чак еллары.
Мин киттем, авылым. Күңелдә урнаштың,
Һич тартып алалмас берәү дә...
Канатлы хис булып, гарешкә мин аштым,
Уйларым тик сиңа төбәлгән...
Ул юллар хәтерли тәпием җылысын,
Яңгырлар сут бирә җан-тәнгә,
Туган як, эземнән гөл-чәчәк ургылсын,
Сәламем өләшсен күргәнгә!
Тактадан коймалар һәм ураз капкалар,
Бәхетле бул, диеп озатып калдылар...
Әгәр ки калада каксалар-суксалар,
Кайтырсыз әйләнеп бирегә, ди алар...
Авылым-өметем, мин батыр егетең,
Мин сине яратам, юксынам!
Тормышта кагыйдәм: нәсыйхәт-үгетең
Онытмам һич кенә, ятсынмам.(2006)
10 сыйныф укучылары башкаруында вальс биюе. Сәхнәдә бер кыз , бер егет калалар.
Кыз: Сиңа миннән яшьлек бүләгем,
Сакла гүзәлем!
Егет: Вәгъдә минем беләзек
Мәхәббәтем мәңгелек!
Авыл көе яңгырый, армиягә китү күренеше.
“Авылым яңгырлары”
Авылым яңгырлары
Елларда калды , ары..
Кырлар буйлап,
Җырлар җырлап,
Яңгырдан барулары!
Авылым яңгырлары,
Җылы җәй яңгырлары,
Безгә тиңе табылырмы?!
...Шыбырдап явулары.
Авылым яңгырлары
Хәтеремнең түрендә.
Ак Чишмәдән Игенчегә
Урман –кырлар йөгерә.
Авылым яңгырлары,
Бабамның каршылавы...
Ялт та йолт яшен астында
Яңгырдан барулары!
Авылым яңгырлары,
Җанга җылы бирәсез.
Тәүге дога “Лә иләһә”
Булып аңга иңәсез.
Авылым яңгырлары...(2009)
“Һай бу тормыш” җырының 1 куплеты
Солдат киеменнән Ә.Гадел хат язып утыра.
“Әниемә”
Татлы йокыңны оныттың,
И әнкәем, төннәрен.
-Үссен,-дидең,-кеше булсын
Минем күгәрченнәрем.
Уа идең, юа идең
Тау-тау яткан керләрең.
Игелекле була алдыкмы,
Синең күгәрченнәрең?
Сагынасың , саргаясың,
Балакайларың ерак.
Ана күңеле-игенле кыр,
Шул кырда бала-урак.
-Үссен,-дидең,-кеше булсын
Минем күгәрченнәрем.
Татлы йокыңны оныттың,
И нкәем, төннәрен...(1969)
Ак Чишмәм..
Авылым-Ак Чишмәм, күз бәбәгем.
Авылым-Ак Чишмәм, җан кирәгем.
Авылым-Ак Чишмәм, төшем-сөйләгем!
Кулларым сузсам, сузылыр гөлләрең,
Ак Чишмәм, тик сине сагына йөрәгем!
Ак Чишмәм,туфрагың-рухым, җанымдыр!
Ташларың-ирадәм, суларың-канымдыр!
Дәртемә дәрмансың, кыйблам,имансың,
Үлсәм дә,калсам да, ышаныч –ингамсың.
Бик тә, бик еркта утларда янсам да,
Сагынып , саргаеп җырларым язсам да,
Ак Чишмәм,-авылым, Ватаным-Анамсың!
Син ерак балачак илендә калгансың.(1982)
Әткәй курай уйнады.
Гомерем буе күз алдымда
Балачагым көзе-
Киң аланда курай уйнап
Утыра әткәй үзе...
...Урман буйлап бара идек
Еракка, арып-талып.
Сыбызгы ясады әти,
Бер курай кисеп алып.
Шундый серле,
Шундый моңлы
Көзге урман буйлары.
Былбыллардай
Сайратып бер,
Әткәй курай уйнады.
Ә урман шаулый да шаулый,
Күңелгә тула моңы.
Күкләргә аша, тургайдай,
Әткәйнең йөрәк моңы.
-Әти,-дим,-тукта, сызгыртма,
Көеңнән чыга давыл!
-Давыл чыгармаса, көйләр
Нәрсәгә ул, нигә ул?!
Бар тирә-якка тарала
Тирбәлеп татар моңы.
И уйный әти курайда,
Ни уйный, белсәң шуны?!
Кечкенә генә чыбыктан
Шундый моң ничек чыга?!
Урман-таулар таң калышып
Карый күк курайчыга!(1968) курай уйнала.
Поезд тавышы Әхмәт армиядән кайтып килә. Анага бер бала сөенче ала.
Бала: -Сөенче, сөенче Әхмәт абый кайтып килә.
Ана белән Әхмәт очраша һәм кереп китәләр.
Шул арада Әхмәт Гадел сәхнәдә уйланып утыра. Өстәл өстендә язу кәгазе,кара һәм каләм.
Әхмәт: 1966
Шомыртбашы урманнары.Көз
Шомыртбашның чиксез урманнары...
Зеңләп коела күктән алмазлар.
Елый урман сагынып яфракларын,
Дәмәшкъка оча кыр казлар..
Көзләр якын назлы сагыш белән,-
Сараланда зәңгәр ут яктым.
Көз-сылуга багам һәм яңгырда
Кул изәвен күзлим учакның...
Кинәт ишетәм: ата-бабаларым
Чөкердәшә газиз телемдә.
Көз китергән дәшеп сый-хөрмәткә.
Икмәк-тозым алам төеннән...
Вәгаләйкемәссәлам!
Алда ризык,
Яңгыр чәе-бетмәс байлыгым.
Учагыма елыш, ерак бабай,
Күпме гасыр тордык аерылып...
Шулай, бабай, гомер үткән саен,
Акыл төрле уйлар уйлата...
Кайнар чәйдән тәнгә җылы тула,
Аягыма елышып, җил ята...
Әйтер бабам: бик күшеккән идем,
Җылы керде җирдә сез барга...
Мин уйладым: сары көз урманда,
Чәчләремә инде бәс төшкән...
Киләчәккә имин чыгар күпер,
Үткен кылыч сыман, кылдан ул нечкә.
Ярар инде онык мең елдан соң
Учак ягып мине җылытса...
Йә, нишләрсез, әгәр башка телдә,
Башка диндә...Сине онытса?!
Шомыртбашның чиксез урманнары
Янә керде моңлы көзләргә...
Бабам белән зәңгәр күктә очып
Сәйран кылам.
Җаным эзләмә!
Эзләмә!(1975-2005)
Сценка :немец теле укытучысы
-Гутен так
-Айн, цвай, драй
Ә.Гадел :1967-1972 еллар
Ватылган сәгать.
Янә исемә төште:
Әтиемнең кул сәгатен алып,
Көне буе урманда йөрдем.
Иптәшләрем белән
Шул сәгатькә карап вакыт белдек.
Аннары ачып актардык эчен...
Таш астына куйдым яшереп
Әтиемнең ватык сәгатен...
Шулчак гүя җир туктады әйләнүеннән...
Сүнде вакыт...
Һаман уйлыйм, ачынып уйлыйм:
Әгәр ул сәгатьне ватмаган булсам,
Әгәр ул сәгать йөрсә,
Әтием әле һаман яшәр,
Безгә нурлы елмаер иде сыман!..(1967)
“Син”, “Матурлык җыры”, “Туганнар” шигырьләре укыла.
Ә.Гадел :1973
1 укучы:
Кичер , шифа-су эчергән
Ак чишмәсе әткәмнең!
Матурлыгыңны күрмичә,
Суың эчеп үткәнмен...
Чәчәкләрен күрмәгәнмен
Киң хәтфә болыннарның...
Мин дә бит якын оныгы
Чал сакаллы болгарның.
Миңа да көч-кодрәт биргән
Бу кырларның икмәге.
Бу җиргә йөрәгем гашыйк
Түгелдер бит тикмәгә?!
Кичер , татлы су эчергән
Ак чишмәсе әткәмнең!
Матурлыгыңны күрмичә,
Суын эчеп үткәнмен...(1969)
Җыр. “Күңелеңә авыр алма”
Ә.Гадел :1978-1985 еллар
Фирдания Гыйльфан шигырьләре.
Ә.Гадел :Әйе, йомшак күңелле, лирик җанлы бу шагыйрә җиһанны бары тик күңел күзе белән генә күзәтә ала, чөнки ул менә ничәмә-ничә еллар дөм сукыр. Ул иҗатында беркемне дә кабатламый-аның укучысына әйтер үз сүзе, үз фикере, үз уй-хисләре, үз җыры бар.
Ә.Гадел:
Уян, татар!
Күпмеләр яшәү алды,
Безнең җанны батырып.
Башкаларга дан ясадың,
Татар , җирнең батыры!
Татарлар , уяныгыз,
Ачыгыз күзегезне,
Кеше итеп танытыгыз,
Татарлар , үзегезне!
Ничә ел, ничә гасыр
Эшләдек читләр өчен.
Кан койдык, тирне түктек
Һәм сарыф иттек көчне.
Татарлар , уяныгыз,
Ачыгыз күзегезне,
Кеше итеп танытыгыз,
Татарлар , үзегезне!
Бар зур исем-атыбыз,
Тирән җирдә безнең эз!
Без ятим –үксез түгел,
Җирнең хак уллары без!
Татарлар , уяныгыз,
Ачыгыз күзегезне,
Кеше итеп танытыгыз,
Татарлар , үзегезне!
“Киттең” җыр.
Йомгаклау сүзе
Гомеренең соңгы тукталышы итеп сайлаган Зур Мәшләк авылында кичә үтү юкка гына түгел бит. Мәктәп, беренче хезмәт юлы безнең төбәк белән бәйләнгән. Тормышының урама юллары аша үтеп тә, яшьлек эзләрен саклаган Мәшләк авылын үзенең соңгы тукталышы итеп сайлады. Әллә аның алдан сиземләү сәләте дә булдымы микән! Бер Ходай үзе белә. Безнең уебызча, һич ялгышмаган. Әхмәт ага Мәшләк авылына еш кайтты. Һәр йортта ул котеп алган кунак иде. Авыл халкы Әхмәт аганы исән вакытта да үз улы итеп санады, хәзер дә иҗаты белән кызыксына, өйрәнә һәм барлаячак.
Ә.Гаделнең иҗатын өйрәнү, авылыбыз тарихын өйрәнергә этәргеч ясады. Шуның нәтиҗәсе буларак мәктәптә музей эшләп килә, Ә.Гадел укулары үткәрелә, искә алу кичәләре оештырыла, иҗатташ дуслары, гаиләсе белән ныклы элемтәләр урнаштырылды. Авыл халкы аның рухына багышлап дога укый, каберенә зыярат кыла.