Ул кабызган утлар… (К?рим Тинчуринны? 130 еллыгына багашланган ?д?би-музыкаль кич?)


Ул кабызган утлар ...
(Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына багашланган әдәби-музыкаль кичә)

Максат. Татар халкының күренекле шәхесе – драматург, актер, режисер һәм проза остасы Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, күренекле шәхесләребез турында укучыларның белемнәрен тирәнәйтү. Әдәбиятка, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. “Театр яктылыкка, нурга илтә, кыек юлга җибәрми, уңга илтә”, “Сүнмәс йолдыз – Кәрим Тинчурин” дигән плакатлар, Кәрим Тинчуринның китаплары, җурналлар, Кәрим Тинчурин исемендәге театрга багышланган альбом.
Музыка. “Бәйрәм бүген” сүзләренә көй яңгырый.
1 алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар! Бүген без сезнең белән искиткеч гүзәл, тылсымлы, хикмәтле, гаҗәеп серле бер дөньяга – театр дөньясына керербез.
2 алып баручы.
Халыкка дәрт, гыйбрәттер, театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр – яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагын үкән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең,
Көләрлек булса, булмаса – еларсың. (Г.Тукай)
1 алып баручы. Әйе, театр – сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... 1906 нчы елның 22 декабрендә Казанда беренче мәртәбә татар телендә ачык спектакль куела. Менә шушы көн татар профессиональ театрының туу көне дип исәпләнә. Ә инде 2016 нчы елда ул үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте.
“Без кабызган утлар” җырының көе уйный. Шигырь укучы Рәдиф Гаташның “Сүнмәс йолдызлар” әсәрен башакара.
2 алып баручы. Әле генә яңгырап киткән шигырь юлларын Рәдиф Гаташ Кәрим ага Тинчуринга багышлап язган. Татар мәдәнияте тарихында берьюлы берничә сәнгатьтә тирән эз калдырган шәхесләр бар. Шуларның иң-иң күренеклеләренең берсе – Кәрим Тинчурин. Ул бөек драматург та, искиткеч сәләтле актер да, вакытында төрле-төрле театрларны уңышлы җитәкләгән режисер һәм проза остасы да. Кәрим Тинчурин кебек күренекле драматургның, җәмәгать эшлеклесенең иҗат чыганаклары, тамырлары кайда салынган? Хәзер Кәрим аганың тормыш һәм иҗат мизгелләренә күз салыйк.
Сүзне 8нче класс укучыларына бирәбез.
1887 елның 15 сентябре Пенза Белозерки авылында яшәүче крестьян гаиләсендә Кәрим Тинчурин дөнььяга килә.
1900 ел – Авыл мәдрәсәләрендә алган белемнән соң укуын дәвам итәргә теләп Казанга килә һәм “Мөхәммәди” мәдрәсәсенә укырга керә.
1905 ел – Февраль буржуаз революциясе кузгалгач, турыдан-туры революцион хәрәкәттә катнаша.
1906 елда мәдрәсәләргә реформа таләп иткән бер төркем шәкертләр белән бергә, протест йөзеннән, К.Тинчурин да «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен ташлап чыга. 
Шуннан соң ул 1910 елга кадәр төрле эшләрдә эшләп йөри, мөгаллимлек итә, хәтта урман каравылчысы да булып тора.
1911 елда «Сәйяр» театры җитәкчесе һәм режиссеры Габдулла Кариев аны үз труппасына артист итеп чакыра, һәм шул вакыттан алып К.Тинчурин үзенең бөтен гомерен, иҗади сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый. 
1918 ел – Кәрим Тинчурин “Сәяр” труппасының җитәкчесе.
1920 ел - Самара шәһәрендә ачылган Беренче татар театр студиясенең укытучысы һәм баш режиссеры.
1922 елның җәендә Казанга кайткач, Татарстан хөкүмәте К.Тинчуринга, танылган артистларны җыеп, Дәүләт труппасын оештыру эшен тапшыра һәм үзен шул булачак труппаның баш режиссеры итеп билгели. Драматург -режиссер, тиз арада Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театрына нигез сала. Әнә шул рәвештә 1922 елның 8 ноябрендә Казанда махсус бинада стационар татар дәүләт театры ачыла. Соңыннан ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры дип атала башлый. 
Җыр: “Булат җыры”К.Тинчурин сүзләре, С.Сәйдәшев музыкасы
1 алып баручы. Кәрим Тинчурин татар мәдәнияте тарихында үзенчәлекле режисер буларак зур урын алып тора. Хәзер Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкая истәлегенә күз салыйк. “Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшевлар белән фикерләребез бер булып, бер театр эчендә күп еллар бергә иҗат итәргә туры килде миңа. Шул иҗат итү дәверен мәңге оныта алмас дәрәҗәдә сагынып һәм зур горурлык белән искә алам. Кәрим Тинчуринның режисер буларак бервакытта да үз артистларына тавыш күтәреп сөйләшә торган гадәте булмады”.
Шигырь: “Театр” Илдар Юзеев
2 алып баручы. Кәрим Тинчуринның беренче иҗади әсәре “Моңзарә” исемендәге комедия 1906 елда мәдәрәсәдә укыганда ук языла. Ә 1910 елдан башлап ул ел саен берәр-икешәр пьеса яза. 1918 елдан башлап, яңача җәмгыять төзү елларында ул “Сакла, шартламасын”, “Зар”, “Казан сөлгесе”, “Тутый кош”, “Американ”, “Нәни абый”, “Җилкәнсезләр” кебек танылган комедия һәм драмаларын иҗат итә.
К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасыннан өзек.
1 алып баручы. 20 нче еллар урталарыннан Кәрим Тинчурин иҗатында төп урынны музыкаль драмалар бизи һәм бу жанрда әдип югары уңышларга ирешә. Ике зур талантның – Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның уртак иҗаты нәтиҗәсендә туган “Зәңгәр шәл”, “Ил”, “Кандыр буе”, “Сүнгән йолдызлар” әсәрләре һәм алар өчен махсус язылган җырлар – татар сәнгатенең җәүхәрләре.
2 алып баручы. Кәрим Тинчурин 30 нчы елларда чын мәгънәсендә социалистик реализмга нигезләнгән әсәрләр иҗат итте. “Кандыр буе” моның беренче дәлиле булса, икенчесе “Алар өчәү иде” пьесасы. Бу елларда Кәрим ага үзе мөстәкыйль рәвештә иҗат иткән әсәрләр белән генә чикләнмичә, драматургиядә җитәрлек тәҗрибәсе булмаган башка язучылар белән бергә шул чор өчен театрга зарур булган пьесалар өстендә дә эшли. Шулай итеп, аның Ф.Сәйфи белән бергә язган “Корыч орчык”, К.Нәҗми белән ташчылар тормышын сүрәтләгән “Булат бабай семьясы”, Р.Ишморат белән бергә язган Сталинград трактор заводы эшчеләре турындагы “Тургай” исемле пьесалары дөньяга килә.
Җыр: “Кандыр буе” пьесасыннан “Кандыр турына җыр”
1 алып баручы. Драматург танылган прозаик буларак та танылган. Аның юмаристик һәм сатирик хикәяләре 1914 нче елга кадәр үк татар матбугатында басылган. 1935-1937 елларда ул үз тормышындагы вакыйгаларга нигезләнеп “мәрҗәннәр” исемле хикәяләр циклын язган.
2 алып баручы. Кәрим Тинчуринның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге әдип үзе исән чакта ук югары бәя ала. 1926 елда аңа Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелә.
Ул – 27 пьеса авторы, режисер булып эшләгән вакытында 20 дән артык спектакль куйган.
Шигырь: “Шигыремә керде Тинчурин” Ләбиб Лерон
1 алып баручы. Кәрим Тинчурин шәхес культы корбаны. 1937 елның 1937 елның 17 сентябрендә кулга алынып, нахакка гаепләнеп, 1938 елның 15 ноябрендә атып үтерелә. 1955 елда әдип тулысынча аклана, китаплары басыла, әсәрләре кат-кат сәхнәдә уйлана башлый.
2 алып баручы. Бүгенге көнгә кадәр Кәрим ага Тинчуринның кайда күмелгәнлеге билгеле түгел. Ләкин аның әсәрләре татар халкы күңелендә мәңге яши.
1969-1971 һәм 1986-1987 елларда Татарстан китап нәшриятында ике томлык һәм өч томлык җыентыклары басылып чыктыы. 2003 елда Кәрим Тинчурин турында истәлекләр, шигырләр басылган җыентык дөнья күрде.
1 алып баручы. Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәр театр сезонын Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасы белән башлап җибәрә.
Татар дәүләт драма һәм комедия театрына 1988 елда Кәрим тинчурин исеме бирелде.
Калдырган әдәби мирасы белән татар культурасы тарихында мактаулы кеше булырга лаек. Шулай итеп мәшһүр татар драматургы Кәрим Тинчурин исеме һәм бай иҗаты мәдәниятебез тарихында мәртәбәле урын алды.
2 алып баручы. Быел бу зур шәхеснең тууына 130 ел тулды. Ул калдырган ут сүнмәде. Андый шәхесләрнең кадерләрен белеп искә алу, мирасын хөрмәт итеп, таланты алдында баш ию гадәт булып китсен иде.
Шигырь: “Кәрим Тинчурин истәлегенә”Лена Шагыйрьҗан
Җыр: “Без кабызган утлар” К.Тинчурин сүзләре, С.Сәйдәшев музыкасы
Файдаланылган әдәбият.
Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахманин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 735б.
Ләбиб Лерон Кояшны кочкан малай. – Казан: Мәгариф, 2004. – 303б.
Кәрим Тинчурин Драмалар һәм комедияләр. 1 том. Казан. Тат.кит.нәшр. 1986.342б.
Габдулла Тукай Әсәрләр: 1 том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – Б.187
Лена Шагыйрьҗан Сагынмалык: Татар. кит. нәшр., 2005. – 223б.