Габдулла Тукайны? туган к?нен? багышланган ?д?би кич?


Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә
1А.Б. Җыр булырлык сүзләр биргән
Матур телем – туган телем!
Рәхмәт сиңа, туган телем,
Киңдер сиңа күңелем түре!
(Бергәләп “Туган тел” җыры башкарыла)
2А.Б. Нинди таныш, моңлы көй бу?
Тукай җыры “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
Әйе, сөекле Тукаебызның беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.
1нче укучы. Мөҗәһитнең “Бүген шигырь бәйрәме” шигырен укый.
Шушы залга җыелган күк
Табигатьнең бар яме.
Бүген хисләр чәчәк ата,
Бүген шигырь бәйрәме.
Әллә язгы чәчәкләр дә
Безгә сәлам бирәме?
Алар да пышылдый кебек
“Бүген шигырь бәйрәме!”
(Сәхнәгә Күбәләк булып киенгән кыз бала керә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан нәни кызчык күренә һәм күбәләкне куа. Күбәләк чәчәкләр арасында оча. Кыз аны куып тота.)
Кыз. Нинди матур күбәләк!
Сөйләшикче бергәләп!
(“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла. Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе)
Кыз. Монда нинди күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.
(Нәни кыз музыка астында, җырлый-җырлый, җиләк җыя).
Кыз. Җиләк җыям чиләккә,
Дәү әнигә бүләккә.
Ул бүләккә шатлана,
Мине бик тә ярата.
Йөгереп җиләк җыям,
Берәмләп салып куям.
Чиләгем тиздән тулыр,
Дәү әнием шат булыр.
(“Шүрәле” җыры башкарыла. Җыр тәмамланганда залга, үкереп, Шүрәле керә. Кыз, куркып, агачлар артына кача, карап тора. Шүрәле кызны күреп ала, янына килә).
Шүрәле. Әй, сылу кыз, кил әле!
Бер биеп күрсәт әле!
Кыз. Була ул.
(Кыз биюе)
Шүрәле. Ә хәзер, килче бире, уйныйк бераз кети-кети.
Бер дә шикләнмә, кызый син,
Мин карак, угъры түгел.
Юл да кисмимен, шулай да
Мин бк үк тугры түгел.
Былтыр: (тамашачылардан) Абау, бу нинди куркыныч нәрсә?Сез беләсезме? Нәрсә бу? Аюмы бу, бүреме? (тамашачылар:”Шүрәле”диләр)
Былтыр: Шүрәле? Кайсы Шүрәле?Теге минем бабам кызык иткән Шүрәлеме?
Шүрәле: Әй, син кем? Нишләп йөрисең минем урманымда?
Былтыр:Ә син үзең нишләп йөрисең? Әллә синнән курка дип белдеңме?!
(Былтыр белән Шүрәле биюе)
Кыз.Әйдәгез бергәләп мәктәпкә Тукай абыйның туган көненә барабыз.
Шүрәле. Нинди Тукай? Кем соң ул?
Былтыр. Безне халыкка чыгарган һәм мәңге яшәткән Тукай абыебыз.
Шүрәле.Нәрсә соң ул туган көн? Нәрсә соң ул бәйрәм?
Кыз. Баргач, барысын да күрерсең.
Шүрәле. Әйдә, тизрәк, барыйк алайса.
(Агачлар арасыннан йөриләр, мәктәпкә килеп җитәләр)
Кыз. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар! Бәйрәм белән сезне!
Шүрәле. Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз!Зыян салмам. Үзем белән сезгә дип бер әйбер алып килдем.
1А.Б. Нәрсә икән ул, балалар?
Шүрәле. Уңда кесә, сулда кесә (күрсәтә)
Алдымда да кесәләр.
Артымда да кесәләр.
Бик күңелле булыр иде
Нәрсә икәнен белсәләр.
Ә-ә-ә! Белмисезме? Менә алар – китаплар!
Шул китапның геройлары үзләре дә киләләр!
(Ишектән Гали, Кәҗә, Сарык керәләр)
Кәҗә. Килдек сезгә кунакка,
Меңнәрдәге мәктәпкә.
Тукай китаплары алдык
Галинең акчасына.
2А.б. Рәхмәт инде, Кәҗә дус!
Әйдә, түргә үтегез!
Безнең белән бергә-бергә
Бераз бәйрәм итегез!
Шүрәле. Ә минем бер рәхәтләнеп
Китап укыйсым килә.
Китаптагы сорауларны
Сезгә бирәсем килә.
1А.б. Рәхим ит, Шүрәле дус!
(Шүрәле балаларга сораулар бирә)
Нинди савыттан эчеп булмый? (буш савыттан)
Сыер ни өчен ята? (утырып тора алмаганга)
Төн ни өчен караңгы? (кояш булмаганга)
(Шүрәле балаларны зирәк җаваплары өчен мактый)
Гали. Минем дә бер соравым бар:
Нәкъ Кеше кебек үзе,
Ә шулай да шаккаттыра.
-Былтыр кыс-ты-ы! – дип кычкыра,
Туганнарын чакыра. Кем ул?
Балалар. Шүрәле!
Шүрәле. Кычкырганымны да ишеткәннәр икән.
Кәҗә. Мин дә әйтәм, тыңлагыз.
Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә.
Тоягы аның ярык,
Исеме аның... Сарык.
Сарык. Әйе, мин ул, дуслар.
Тоягым ярык булса да,
Серле ул, сизәрсез сез.
Түгәрәктә уйнаганда
Җиңәрсезме икән сез?
Шүрәле. Уен уен инде ул. Ә менә минем сезгә көйләр уйнап күрсәтәсем килә.
2А.Б. Уйна булмаса.
(Шүрәле баянда уйный).
1А.б. Дуслар, тагын нишлибез? Су анасы килә!
Шүрәле. Уйныйк бергәләп.Әй, син, Су анасы! Кил бирегә. Утырыйк. Сөйләшик бераз.
Су анасы. Юк! Юк! Чәчләремне татарга тарагымны эзлисем бар. Таралмаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәменә барыйм?
2А.б. Бәйрәм тәмамланып килә инде.
С.а. Их! Ә мин бер рәхәтләнеп шигырьләр тыңлармын дигән идем.
1А.б. Тыңла, Су анасы! Безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр!
Кәҗә. Мә-ә! Күрәсезме капчыкны, балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны капчыгыма тутырып барырмын һәм, өемә кайткач, үземнең нәни бәтиләремә сөйләрмен. Башлыйк булмаса.
(Балалар Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт”, Ш.Галиевнең “Минем абый шигырь ятлый” шигырьләрен сәхнәләштерәләр).
Сарык. Кәҗә дус, мин дә калмыйм синнән. Мин дә шигырьләр җыям. Минем турыда әкиятләр дә күп. Тукай абый да миңа бер әкиятен багышлаган. Ә сез беләсезме, балалар ул әкият ничек дип атала?
Балалар. (бергә) “Кәҗә белән сарык” әкияте.
А.Б. Әсин, сарык дус, үзең берәр әкият белмисеңме?
Сарык. Әкиятләр беләм. Ә шигырьләрне бик аз беләм. Шуңа, өйрәнергә дип, капчыкка җыйдым мин аларны.
2А.Б. Ә шулай да, сөйлә әле бер генә шигырь булса да.
Сарык. Борын-борын заманда
Ерак кара урманда
Яшәгәннәр җәнлекләр
Ай күргәч йоклаганнар.
Кояш күргәч, уянганнар,
Ашарга эзләгәннәр.
Тик азык табу серләрен
Нигәдер белмәгәннәр.
Ә Тукайның китаплары бар серләрне өйрәтә. Әнә! Теге өстәл өстендә бер яхшы китап ята. Бар әле, Кәҗә дус, алып кил әле шул китапны. Без аны балаларга бүләк итик. Алар ул китапны өйрәнсеннәр, укысыннар, Тукай абыйларын онытмасыннар.
1А.Б.  Ак кирәк, -дип, пакъ кирәк, дип
Җырлады, язды Тукай
2А.б.Дәрт уятырга кешедә
Уянды, янды Тукай.
1А.Б. Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
2А.б. Иң матур моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай
Азатлык, дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай
 һәрчак безнең белән бергә
Безның замандаш Тукай.
(Бәйрәм “Тукайга” җыры белән тәмамлана. М.Разов сүзләре, В.Әхмәтшин көе).