Фоат Садриевны? тормыш юлы ??м и?аты буенча викторина


Фоат Садриевның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина
(эзләнү эше)
1.Фоат Садриев кайчан һәм кайда туган?( Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган.)
2.Ул үзенең хезмәт юлын ничәнче елда, кайда һәм ничек башлап җибәрә? ( 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара).
3.Ул ничәнче елларда һәм кайда белем ала?( 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1981–1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта
4.Фоат Садриев ничәләп сәхнә әсәре язган?( Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы).
5.Аның беренче пьесасы ничек атала һәм кайчан матбугатта басылып чыга? (Аның «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кече күләмле комедиясе – 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга.)
6 Әлмәт шәһәре белән аны нәрсә бәйли?( Ул Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән даими хезмәттәшлектә иҗат итүе)
7.1993-94 нче елларда аны таныткан әсәрнең исемен атагыз.
( 1993–1994 елларда Татарстан китап нәшриятында зур тираж белән ике мәртәбә басылып чыккан «Таң җиле» романы язучыга аеруча зур танылу алып килә.)
8.Бирелгән әсәрләрнең жанрларын дөрес итеп билгеләгез (дөрес җаваплар җәя эчендә күрсәтелгән)
”Тозлы бал”-хикәя (драма)
“Эһем, эһем ”дигәчтен...-повесть( сатирик комедия)
«Оҗмах ишеге төбендә»- трагедия(комедия),
”Таң җиле”-хикәя(роман)
”Бәзетсезләр бәхете”-повесть (роман-трилогия)
«Көлми торган кеше»-драма (хикәя)
9 Саф күңелле яшь кешенең совет тоталитаризмы шартларында үзенең якты хыялларыннан ничек чигенергә мәҗбүр ителүен, шәхси бәхетен югалта баруын җанлы вакыйгаларда, психологик тирәнлек белән, гыйбрәтле итеп тасвирлаган әсәр.
(«Бәхетсезләр бәхете» романы)
10. «Таң җиле» романы өчен Ф.Садриев нинди бүләккә лаек була?( Әлмәт Язучылар берлегенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләгенә лаек була)
11. Фоат Садриевка «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем кайчан бирелә.?( 1991 елда)11.Фоат Садриевның кайсы әсәре Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. («Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе өчен 2010 елда)
13.Фоат Садриевның кайсы әсәре башкорт теленә тәрҗемә ителгән?
14.Фоат Садриевның “Таң җиле” романындагы Нуриасманың протатибы кем?”( "Бу образда әнием Гыйздеямал зур урын алды”,-ди автор.)
15.Язучының кайсы китабына бүгенге авыл тормышына багышланган повесть һәм хикәяләре тупланган?( «Шаһзаманов эше» повесте),