Конспект «К??елле яз ?итте»


Күңелле яз җитте
(2нче сыйныфта рус төркемендә татар теле дәресе)
Заляева Алсу Мансуровна, Казан шәһәре 120 нче урта мәктәбенең II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат. “Яз” темасына бәйләнешле сөйләм үрнәкләрен ныгыту; тыңлап аңлау,аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү,актив аралашуга тарту;табигатькә сакчыл караш, татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек (И.Л. Литвинов, Э.Р.Садыйкова “Татар теле”), “Күңелле яз җитте” темасына презентация, тестлар һ.б.
Дәрес барышы.
I Дәресне оештыру.
Исәнләшү.(Уңай психологик халәт тудыру.)
-Хәерле көн,балалар!
-Кәефләрегез ничек? (Балалар бер-берсенең кәефләрен,хәлләрен сорашалар)
-Яхшы кәефләр белән дәресебезне башлыйбыз.
II Белемнәрне актуальләштерү. Слайд 1

-Экранга карагыз әле! Бу нәрсә?(Бу календарь)
-Әйдәгез, календарьне карыйк һәм беренче битен ачыйк!
Слайд 2 Сорауларга җавап
-Соруларга җавап бирик ,әле.Бер укучы укый, икенче укучы җавап бирә.

-Балалар ,тәрәзәгә карагыз. Бүген көн нинди?(Бүген көн кояшлы, җылы, җил исә һ.б.)
-Укучылар, календарь бите белән танышуны дәвам итәбез һәм биремне үтибез.
Слайд 3 “Тыңла һәм тәрҗемә ит”
Татарчадан русчага Русчадан татарчага
Яз, матур яз, яз айлары Наступает, весна наступает
Көн, якты көн ,нинди көн? Тает, что тает? Снег тает
Кояш, кояшлы, күктә кояш Капает, капель капает
Кошлар , кошлар кайталар Возвращаются, кто возвращается?откуда возвращаются
Уян,уяналар, нәрсәләр уяналар? III.Төп өлеш.
Дәрес темасын ачыклау.
-Укучылар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, аның җавабы ел фасылы.Ә нинди ел фасылы икәнен сез әйтегез!
Табышмак : Боз һәм кар эри
Көннәр озын
Төннәр кыска
Бу кайсы вакыт?
Я,әйтеп кара !(Яз)
-Җавабыгызны экранга карап тикшерик.Дөресме? (Дөрес)
Слайд 4

-Укучылар, бүген без сезнең белән дәрестә ел фасылларын өйрәнүне дәвам итәбез.Бүгенге дәресебезнең темасын бәлки сез әйтерсез.(Яз)
-Нинди яз җитте? (Күңелле, җылы,матур яз җитте)
Слайд 5 Күңелле яз җитте

IV Белемнәрне ныгыту.
-Балалар,ничә ел фасылы бар? (4 ел фасылы бар.)
-Нинди ел фасыллары бар?(Яз, җәй,көз, кыш.)
Слайд 6 Ел фасыллары

-Света, сиңа нинди ел фасылы ошый?
-Егор,Светага нинли ел фасылы ошый?
-Парларда бер-берегезгә сораулар һәм җаваплар бирегез!(Укучылар парларда эшлиләр)
Слайд 7 “Тыңлагыз һәм истә калдырыгыз”
-Укучылар, календаребезнең тагын бер битен ачыйк.Бу бит “Тыңлагыз һәм истә калдырыгыз” дип атала.Димәк,тыңлыйбыз, кабатлыйбыз, истә калдырабыз.(Дисктан ел фасыллары темасына язылган сүзләр, сүзтемәләр тыңланыла ,кабатланыла).
-Календарьнең яңа битен карыйк.
Слайд 8 Сорау-җавап
-Безгә “Сорау-җавап” биремен үтәргә кирәк.

-Балалар, сез кошларны яз көне ничек каршы аласыз? (Сыерчык оялары ясыйбыз)
-Табигать матур булсын өчен нәрсә эшлисез?(Чәчәкләр,агачлар утыртабыз һ.б.)(Сораулар татарча һәм русча бирелә, укучылар русча гына да җавап бирергә мөмкиннәр)
-Бик дөрес ,без кошларга ярдәм итәргә, агачлар утыртырга тиешбез.Сулыкларны, җирне пычратырга ярамый.Сез һәрвакыт шулай эшлисез дә дип ышанып калам.
Слайд 9 Дәреслек белән эш
-Әйдәгез, бергәләп календарьнең икенче битен ачыйк.Бу бит “Дәреслек белән эш” дип атала.
-142 нче бит “Ел фасыллары” тексты.Текстны эчтән 1 тапкыр укыгыз.Кем кычкырып укырга тели?
Текст буенча эш:
-Текстан җөмләләрне табарга һәм аларны сорау җөмләләргә әйләндерергә кирәк.
Наступает весна (Яз җитәме? Нәрсә җитә? Яз нишли?).
Из тёплых краев возвращаются птицы (Җылы яклардан кошлар кайталармы? Нинди яклардан кошлар кайталар? Җылы яклардан нәрсәләр кайталар? Җылы яклардан кошлар нишлиләр?).
На озере лягушки просыпаются (Күлдә бакалар уяналармы? Күлдә нәрсәләр уяналар? Күлдә бакалар нишлиләр? Кайда бакалар уяналар?).

Ял минуты.
Су буенда бакалар
Бик иртә уяналар.
Бата-калка, бата-калка
Битләрен дә юалар.
Аннары тезелешеп
Зарядка да ясыйлар.
Алга да иеләләр,
Артка да бөгеләләр,
Уңга да, сулга да,
Аякларын тып-тып итеп,
Кулларын чуп-чуп итеп,
Әкрен генә суга чумалар.
-Менә ял да итеп алдык.Хәзер календарьнең алдагы битен карыйк.Монда безгә “Татарча әйт!”дигән биремне үтәргә кирәк. (Тәрҗемәне берәмләп һәм хор белән әйтәләр)
Слайд10 Татарча әйт!

Слайд 11 Кем зирәк,әйт тизрәк!
-Укучылар календарьнең бу битендә кызыклы уен бар.Уен “Кем зирәк, әйт тизрәк!”дип атала.Уенны мин башлыйм.Мин сезгә сүз әйтәм, ә зирәк һәм тиз укучы сүзнең ахыргы хәрефенә башланган яңа сүз әйтә.Уен шулай дәвам итә.(Дәфтәр- рәсем- мәктәп...)
-Балалар, менә календаребезнең соңгы битен ачабыз.Безне монда тест көтә.Хәзер безгә , дәрестә өйрәнгәннәребезне искә төшерергә һәм сорауларга дөрес җавапларны билгеләргә кирәк була.(Укучыларга тестлар таратыла.)
Слайд 12 Тест

-Тестларны тәмаладык.Парларда бер-берегезне тикшерегез һәм билгеләр куегыз.(Җаваплар тактадагы дөрес җаваплар белән чагыштырыла)
V Дәресне йомгаклау.
-Укучалар, дәресебез ахырына якынлашты.Календарьнең дә бүгенге битен ябабыз.Дәрес сезгә ошадымы?
-Сезнең исегездә нәрсә калды?
-Яз көне күңеллеме?
-Сез язны яратасызмы?
VI Өй эше.
-Көдәлекләрегезгә өй эше языгыз: 3нче күнегү 142 нче бит .Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзегез.
VII Тәмамлау.
-Әйдәгез, дәресебезне “Яз җитә” җыры белән тәмамлыйбыз.
Кояш көлеп карый безгә
Күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз,яз,яз җитә!
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып- тып итә,
Эре-эре тамчылар.