1 класс ?чен татар теленн?н “ Уенчыклар ” темасына д?рес эшк?ртм?се.


1 класс өчен татар теленнән “ Уенчыклар ” темасына дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Уенчыклар . Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
дәресе.
Максат:
1. Тема буенча өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә
активлаштыру.
2. Минем, синең зат алмашлыкларының дөрес
кулланылышы ныгытыла.
Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ишетеп аера
белү күнекмәләрен ныгыту.
4. Әйберләрнең төсләрен белдерүче сыйфатларның һәм
“Нинди төстә?” дигән сорау җөмләсен сөйләмдә
активлаштыру.
5. Диалогик сөйләмне үстерү.
6 . Сөйләм итагатенә өйрәтүне дәвам итү.
7 . Нәрсә белән уйный? дигән сорауга дөрес җавап бирү
өстендә эшне дәвам итү.
8. Барлык өйрәнелгән конструкцияләрне сөйләмдә
активлаштыру.
Җиһазлау:
Стенд – витрина “Уенчыклар кибете”
Карточкалар
Рәсемнәр.
Уенчыклар.
“Могҗизалы сәгать”
Дәреснең структурасы.
Тема буенча белемнәрне хәтердә
яңарту.
II. Тема буенча белемнәренең куллану үрнәген күрсәтү.

III.Дәресне йомгаклау.

IV.Өйгә эш бирү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
1. Исәнләшү. Дежур укучы белән әңгәмә.
2. Фонетик күнегү. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ишетеп аера
белү
А Ә
У Ү
ОӨкерпеУ Үтолетәтәч Ы И
Ы И
күнекмәләрен башкару.
куян тиен
курчак төлке
машина үрдәк
ат керпе
вертолет әтәч
II. Үткәннәрне актуальләштерү.
1. машинатрактор
самолет автобус
вертолет паровоз
татар телендә дә, рус телендә дә бер төсле әйтелә.
2. Күргәзмә буенча сәяхәт итү.
Уенчыклар исемен искә төшереп, алар турында кыскача мәгълүмат
бирү.
Бу нәрсә?
Бу - уенчык ат.
Ул нинди?
Ат матур, тиз йөгерә.
Син уенчыгыңны яратасыңмы?
Мин уенчыгымны яратам. Һ.б.
“Могҗизалы сәгать” шигырь тукталышын күрсәтә.
3. Уенчыклар турында шигырь сөйләү.
Аю.
Аю идәнгә егылган,
Шунда бер аягы сынган.
Барыбер ташламыйм аны
Бик яратам аюны.
Әминә.
Әминә елый үкереп,
Тубым суга төште дип.
Чү, Әминә, елама,
Тубың батмый елгада.
“Могҗизалы сәгать” уен тукталышын күрсәтә.
III. Физкультминут.
Рәсем буенча нинди уен уйналуы билгеләнә.
Буратино.
Буратино тартылды,
Бер, ике иелде.
Кулларын якка сузды,
Ачкычны тапмады.
Аяк очына басты,
Ачкычны тартып алды.
Уен “Алтын капка”.
Суда балык, суда каз.
Үрдәк суны ярата.
Ә Миша кемне ярата?
( бала үзенә пар сайлап ала һәм капка ясап баса)
Уен башлап җибәрүче сынамыш ярдәмендә билгеләнә.
Әке, бәке, Әлчи – бәлчи,
Кыен сәкеӘни күлмәк үлчи,
Син – кал,Чәүкә, чыпчык,
Син – чык.Син – кал,
Ул – чык.
Диалогик сөйләмне үстерү.
Стенд + кибет дигән сүзне бергә куеп “Уенчыклар кибете” дигәнне ачыклау.
- Исәнмесез.
Хәерле көн.
Сезгә нәрсә кирәк?
Миңа уенчык кирәк.
Нинди?
Ул ничә сум тора?
IV. Йомгаклау өлеше.
1.Уен “Башы бар, ахыры юк”.
Кур..., уен..., ма..., ти..., үр..., пе..., төл..., а...
(тактада эленгән рәсемнәр сүзләрнең ахырын әйтергә ярдәм итәләр).
2.“Ул нинди?” уены.
Уен өчен уенчыклар сүрәтләнгән рәсемнәр, “нинди?” соравына җавап булучы сүзләр язылган карточкалар әзерләнә. Уенның барышы аңлатыла. Карточкага зәңгәр, яшел, кызыл, ак, кара, сары, матур, яңа, зур, кечкенә, шаян дигән сүзләр языла. Укытучы бер уенчык сүрәтләнгән рәсемне куя һәм “Бу уенчык нинди?” дигән сорау куя. Бер укучы такта янына чыгып, нинди дигән сорауга җавап була торган карточканы табып рәсем янына куярга тиеш.
Төлке нинди? сары, матур, йомшак, хәйләкәр.
Шул рәвештә уен дәвам ителә.
V. Өй эше.
Шигырьләрне кабатларга.