Татар теленн?н Сан темасына д?рес эшк?ртм?се (6 класс)


6 нчы класс
Татар теле
Тема:Сан темасын гомумиләштереп кабатлау.
Максат:1)Сан сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту,системалаштыру;
2)Саннарны әйтмә һәм язма сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру;
3)Үткәнебезгә карата кызыксыну,милли горурлык хисләре тәрбияләү.
УУД
Шәхси:укуга һәм хезмәткә уңай караш,мөстәкыйльлек булдыру;
Танып белү:өйрәнгән кагыйдәләргә нигезләнеп саннарны дөрес яза,өстәмә чыганаклар белән эшли белү;
Регулятив:укытучы җитәкчелегендә уку мәсьәләсен чишүнең дөрес юлларын билгеләү,вакытны дөрес бүлеп эшне оештыра белү;
Коммуникатив:хезмәттәшлек итә белү,әңгәмәләрдә катнашу.
Әдәбият:68 нче бит, дәреслек
Җиһазлау:презентация,перфокарта,”Конэрс”
Барышы:
I Оештыру
II Уку мәсьәләсен кую.
1)Ребус чишү (Сан)
2)Дәрес максаты белән танышу:сан сүз төркеменең мәгънәсен,сорауларын,төркемчәләре яалышы ,җөмләдә кулланылышы буенча белемнәрне ныгыту.Сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.
II Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
1) Аңлатмалы сүзлек буенча эш. Сан сүзенең мәгънәләре аңлатыла.
2)Презентация буенча текстны укып танышу.
Биремнәр: Iтөркем саннарның мәгънәсе, сораулары;IIтөркем язылышы турында нәтиҗә чыгара.
3) Сүзлек диктанты. Перфокарталарда ясалышы буенча төркемләп язарга:унбер, ике, унике, җиде-сигез, егерме бер, алты, алтмыш биш, биш-алты, өч, ике миллион,биш йөз ,мең,ун,унҗиде,унсигез,өчәр-дүртәр,унтугыз,бер-ике, бер мең ике йөз унбиш,унөч,утыз ике, илле бер, мең.
Тамыр саннар Кушма саннар Парлы саннар Тезмә саннар
Парларда үзара тикшерү.
4”Конэрс”Сан төркемчәләрен табу.(ярты,чирек,алтау,утызынчы,икешәр,йөзләп һ.б).
Үзбәя
Ф.минутка
Бирем буенча төркемнәр ясарга.
Мөсткыйль сүз төркеме ничә?
Модаль сүз төркеме ничә?
Алмашлык төркемчәләре ничә?
Рәвеш дәрәҗәләре ничә?Сыйфат дәрәҗәләре ничә?
5)Карточкалар буенча эш.
Җөмләдәге саннарны табып морфологик анализ ясарга. Эш төркемнәрдә эшләнә. Һәр төркемгә икешәр җөмлә.
Кергән бер кешегә бишәр, унар сум гына акча бирә башлады. (М.М.) 2. Шулвакыт ике бөртек күз яше Фәниярның иреннәренә тамды. (Ф. Я.) 3. Ул көннән соң инде егерме елдан артык гомер узды. Равил башыннан йөзләрчә, меңнәрчә хәлләр үтте. (В. Н.) 4. Әбугалисина ун яшендә үк инде алгебраны, геометрияне, хәтта философияне белгән. («Кем ул? Нәрсә ул?» кит.)
Үзбәя
6)Бер сүз белән әйт.
60 секунд, 60 минут, 24 сәгать, 7 көн, 10 көн, 4 (яки 5) атна, 3 ай, 12 ай, 365 көн, 52 атна, 100 ел, 1000 грамм, 10 центнер, 10 миллиметр, 100 килограмм, 1000 метр, 100 сантиметр, 10 сантиметр
Үзбәя
V Рефлексия.
1)Сан сүз төркеме моделен төзү.(төркем белән эш)
2)Үзбәя
VI Өй эше.1)Газета –журнал битләреннән саннар белән кызыклы фактларны язарга;
2) Саннар кергән 5-6 мәкаль-әйтем язарга.
3)Санның төрле төркемчәләрен кулланып”Бакчада “дигән темага хикәя язарга.