?ыйнак ??м ??енке ??мл?л?р темасына д?рес эшк?ртм?се (6 класс)


КУКМАРА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ ТҮБӘН ҮРӘС АВЫЛЫ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
( ачык дәрес эшкәртмәсе, 6 нчы сыйныф, рус группасы)
Э.Ф. Сабирова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ел
Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Дата: 11.03.2011 Дәреснең максаты: 1. җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында белешмә бирү; 2. укучыларның тәрҗемә эше күнекмәләрен үстерү; 3. укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, тест биремнәре, компьютер, мультипроектор. Дәрес төре: яңа материалны өйрәнү.
Дәрес планы.
Оештыру.
1.Исәнләшү. Дежур укучыны тыңлау.
2.Өй эшен тикшерү.
3.Фонетик зарядка.
Актуальләштерү.
1.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турында алган белемнәрне искә төшерү.
2.Сүзлек эше.
3.Текстны уку.140 бит 8нче күнегү.
4.Сорауларга җавап бирү.
Яңа материалны аңлату.
1.Бирелгән җөмләләрдән баш һәм иярчен кисәкләрне табу, җөмләләрдәге аермаларны табу.
2.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында белешмә бирү.
6.Кагыйдәне чыгару.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Дәреслектән кагыйдәне уку (140 бит ).
141 бит 10 нчы күнегү (язма)
139 бит 4 нче күнегү (телдән)
139 бит 7 нче күнегү (телдән)
5. Физкультминутка.
6. 139 бит 6 нчы күнегү (язма) 7. 140 бит 9 нчы күнегү (телдән) 8. 141 бит 13 нче күнегү (телдән) 9. Мөстәкыйль эш. Нәтиҗәләр.
Йомгаклау.
1.Дәрескә йомгак ясау.
2.Өй эшен бирү. 141 бит 11, 12 нче күнегү
3.Билгеләр кую.
Саубуллашу
Дәрес барышы.
Оештыру.
Исәнмесез, укучылар!
Хәлләрегез ничек?
Сыйныфта бүген кем дежур? (Дежур укучыны тыңлау).
Бүген ничәсе?
Бүген атнаның кайсы көне?
Сыйныфта барысы ничә укучы?
Шулардан кемнәр юк?
(I слайд)Бүген безнең дәреснең темасы “Җыйнак һәм җәенке җөмләләр”.
(II слайд)Дәреснең максаты:
җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында белешмә бирү;
укучыларның тәрҗемә эше күнекмәләрен үстерү;
укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Укучылар !Ә хәзер әйдәгез өй эшен тикшереп алыйк. (3-4 укучыдан сорау.)
Булдыргансыз, молодцы!
(III слайд).Хәзер без сезнең белән телне язып алабыз, фонетик зарядка ясыйбыз:
Поезд бара –дың-дың-дың!
Тәгәрмәчләр –чың-чың-чың!
Поезд тауга менә –пуф-пуф-пуф!
Ничек ардым – уф-уф-уф!
Поезд таудан төшә – дың- дың, чың-чың!
Станциягә җитте – ш-ш,ч-ч!
Актуальләштерү.
Укучылар, узган дәрестә үткән материалны искә төшерик әле.
(IV слайд).Җөмләнең баш кисәкләре турында нәрсә әйтә аласыз? (Укучылар җавап бирә)
(V слайд).Җөмләнең иярчен кисәкләре турында нәрсә беләсез?(Укучылар җавап бирә)
Молодцы, булдырдыгыз!
(VI слайд).Укучылар, хәзер сүзлек дәфтәрләрен алабыз, яңа, бүгенге дәрескә кирәк сүзләрне язып алабыз. (Укучылар язалар).
Аяз - ясный;
Болытлы - облачный ;
Кояшлы - солнечный;
Карлы – снежный;
Озыная – длиннее;
Кыскара – короче;
Ява – идет;
Күкри – гремит;
Чыга – выходит.
Яңа материалны аңлату.
(VII слайд)Без сезнең белән “Табигать – безнең йортыбыз!” дигән бүлекне үтәбез. Бүгенге дәрестә дә табигать турында сөйләшүне дәвам итәбез. 140 бит 8 нче күнегүне уку. (Укучылар күнегүне укыйлар). Әңгәмә.
Укучылар җөмләләрнең төзелешенә игътибар итик әле. (Укучылар җөмләләрдәге армаларны аңлаталар). Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшереп карыйк әле җөмләләрне?
1 нче җөмлә ия белән хәбәрдән генә тора.
2 нче җөмлә җөмләнең баш кисәкләре ия белән хәбәрдән һәм җөмләнең иярчен кисәге аергычтан тора.
Ә хәзер бергәләп кагыйдәне чыгарып карыйк.
Баш кисәкләрдән генә торган җөмләне җыйнак җөмлә (нераспространенное) дип атыйлар.
Баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмләне җәенке (распространенное) җөмлә дип атыйлар.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
-Хәзер дәреслектәге кагыйдә белән танышып үтәбез.
Алган белемнәрне ныгытыр өчен сезнең белән язмача күнегү эшләп алабыз. 141 бит 10 нчы күнегү.(1 укучы тактада эшли).
139 бит 4 нче күнегү (телдән)
139 бит 7 нче күнегү (телдән)
Бераз ял итеп алабыз, физкультминутка ясап алабыз.
1.Хәзер бераз ял итик,
Тәнебезгә көч кертик.
Бер урында таптаныйк,
Сикергәләп тә алыйк.
2.Бер чүгәлик, бер басыйк.
Кул тәгәрмәче ясыйк.
Тиз армаска тырышыйк,
Арганнарга булышыйк.
139 бит 6 нчы күнегү (язма) - 140 бит 9 нчы күнегү (телдән) - 141 бит 13 нче күнегү (телдән) Табигать темасына караган сүзләрне языгыз.
к к к к к к к

Уен. Бүленәбез ике командага. Бирелә ике җыйнак җөмлә. Җөмләләрне җәенкеләндерергә кирәк. Һәр укучы чыгып бер мәгънә буенча туры килә торган сүз өсти.
Хәзер алган белемнәрне тикшереп карау өчен кечкенә генә мөстәкыйль эш эшләп алабыз.
Мөстәкыйль эш.
Иярчен кисәкләр өстәп, җөмләләрне җәенкеләндереп языгыз.
1)Кояш кыздыра. 2)Яңгыр ява. 3)Җил исә. 4) Кар ява.

2. Баш һәм иярчен кисәкләрнең астыга сызыгыз.
1) Без ишегалдына чыктык. 2) Әтием кар көри. 3) Мин дә җиңел көрәк алдым. 4) Башта юлны көрәдек, аннары капка төбен чистарттык.
3. Сүзләрдән җөмләләр төзегез.
1) Килде, кыш, салкын. 2) Ява, йомшак, кар. 3)Уйныйлар, урамда, балалар. 4) Чаңгы, алар, шуалар, һәм, чана. 5) Кышкы, тиздән, каникул, башлана. 6) Рәхәт, кыш көне, урамда, безгә.
Җавапларын тикшерәбез.
Йомгаклау.
Алган белемнәребезгә нәтиҗә ясап үтик әле.
Җөмләнең баш кисәкләре дип кайсы кисәкләргә әйтәбез?
Җөмләнең иярчен кисәкләрен атагыз.
Җыйнак җөмлә нинди була?
Җәенке җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз?
Укучылар, көндәлекләрегезгә өй эшен язабыз. 141 бит 11, 12 нче күнегү.
Билгеләр куела.
Укучылар дәрес тәмам. Рәхмәт катнашып утырганыгыз өчен. Уңышлар сезгә! Саубулыгыз!