Новогодний утренник для подг.гр.на татарском языке


Хуш киләсең Яңа ел
(подг. группа )
Катнашалар:

Алып баручы, Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, Шүрәле – зурлар.
Өч аю, өч кар малайлары, урман җәнлекләре, куяннар, кар бөртекләре, шук малайлар – балалар.

Атрибутлар:
Катнашучыларга костюмнар, өч көрәк, ачкыч, фонарь, мишура, шалтравыклар, сандык, алтын балык, күл, йолдызлар, зур калфак, телефон.
Балалар “Кыңгыраулы атлар белән Яңа ел килә” дигән җырга залга кереп бииләр.
1бала Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? –Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
2бала Хорошо сегодня в зале
Вокруг елочки смолистой
На ветвях ее мерцает
Легкий иней серебристый
3бала Торопится елка зеленая
Скорее, скорей в детский сад.
Там ждут ее дети и взрослые,
Все сказку послушать хотят.
4бала Әйдә, Яңа ел,
Шатлык белән кил.
Сине каршылый
Бөтен Туган ил.
ҖЫР. “К елке”
1.Мы пришли сегодня к елке
Чтобы Новый год встречать
На ветвях игрушек столько
Что их всех не сосчитать
Пр. Новый год, Новый год, Закружи наш хоровод.
Новый год, Новый год, каждый пляшет и поет.
Так сверкают все игрушки
Словно радуга блестит
И на елке на макушке
Ярко звездочка горит.
Припев.

Праздник светлый, праздник яркий
Блеск снежинков небосвод
Дед Мороз несет подарки
И приходит Новый год.
Припев.
5бала Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итшргш килгән.
6бала Уенчыклар белән аны
Бизәдек төрле төскә.
Якты йолдыз элеп куйдык
Балкысын өчен өстә.
7бала Яшел чыршы, бизәлгәнсең,
Мәрҗәннәр элгәнсең.
Бик күп шатлыклар син безгә
Алып килгәнсең.
ҖЫР “Яңа ел килә”
8бала Привет, пора веселая!
Бегут, блестят коньки.
А вслед им машут радостно
Друзья-снеговики.
9бала Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә.
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
10бала Пришла зима, опять бело,
Вокруг сугробы намело,
Как будто белым мехом,
Дома укрыты снегом.
ҖЫР «Ой, летят снежинки»
1. Ой, летят, летят снежинки,
На дома и на тропинки
На луга и на леса
Вся белым бела земля….Эх!
Пр. Снег идет, идет, идет,
Здравствуй, праздник Новый год!
2. Вышел Дед Мороз из ваты
Возле елочки мохнатой
Встал он в шубе меховой
И встречает праздник свой…..Эх!
Припев.
Балалар урындыкларга утыралар. Телефон шалтырый.
А.б. Алло, “Бәхетле бала” балалар бакчасы тыңлый. Кем әле бу? Кыш бабай? Балалар, тыңлагыз әле, Кыш бабай нәрсә әйтер икән?
К.б. (тавышы ишетелә). Оныгым Кар кызы белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазегезне алдык. Без бик шатландык. Тиз генә җыендык та юлга чыктык. Тик менә:
Урманда буран, карны очыра,
Карны туздыра, каты сызгыра.
Ап-ак булганнар басу-кырларым,
Кар белән тулган урман юлларым.
Шуңа күрә без туктап калдык, юлларны чистартырга балаларны җибәрмәссезме икән?
А.б. Хәзер, хәзер, бабакай. Тиз генә киңәшләшик тә, берәр чарасын табарбыз.
Аюлар керә.
1Аю Бу урманны бездән дә яхшы белүче юктыр. Керәкләрне алыйк та юлны чистартып кайтыйк.
2Аю Кыш килде, кыш килде,
Безгә яңа эш килде.
Мамык карлар керибез.
Юллар такыр, киң булсын,
Асфальт юлга тиң булсын.
Көрәкләр тоткан “ Аюлар биюе”.
А.б. Чыршы төбендә куяннар утырган, аланны чистарткач алар да биергә чыканнар.
Куяннар биюе.
Куяннар сандык табып алалар.
1Куян Кара әле, куян дус, бу нинди сандык икән?
Әллә ачып карыйк микән?
Сандык ачылмый.
2куян. Сандыкны ачар өчен ачкыч кирәк бит (нәрсәдер ишеткән кебек)
Ай, анда кемдер килә кебек... (куяннар качалар.)
Кар малайлары киләләр. Җырлап бииләр.
Сандыкны күреп алалар да шатланалар.
1Кар малае. Менә бит ул без эзләгән сандык

2Кар малаеБез аны күпле эзләдек...
3кар малае. Һәм нихаят таптык!
Кар малайлары сандыкны алга китереп куялар һәм ачалар. Сандыкны ача башлаганда залдагы утны сүндерергә. Сандык эчендә ут яктырта. Фонарне алгач залдагы утны яндырырга.
1Кар малае. Шушы фонар кыш бабайга ярдәм итәр.
2Кар малае “Бәхетле бала” бакчасына илтәр.
Ә кемгә ышанып тапшырырга соң?
3Кар малае. Әй, урман җәлекләре, урман кошлары, килегез бирегә
Ярдәмегез кирәк безгә!
Куян, тиен, керпе, аю, саескан, чыпчык, кызыл түш, төлке, бүре килеп керәләр.
Барысы бергә: Исәнмесез, Кар малайлары!
1Кар малае. Исәнмесез, урман дусларым!
Ярдәмгә мохтаҗ чакларым.
2кар малае Шушы фонарне кыш бабайга илтегез
3Кар малае “Бәхетле бала” бакчасына юл күрсәтегез
Фонарне биреп калдыралар да китәләр.
Урман җәнлекләре җырлап бииләр дә фонар тотып китәләрчыршы тирәли һәм Кар кызы очрый.
Кар кызы. Урман дусларым, кая ашыгасыз
Керпе. Кыш бабайга ярдәмгә барабыз
Саескан. Аңа фонар илтәбез
Төлке. Кар кызы, ә син кая барасың?
Кар кызы. Кыш бабай белән очрашып балалар бакчасына барырга кирәк, тик менә адаштым, караңгыга калдым
Тиен. Кар кызы, ал фонарне, ул сиңа ярдәм итәл
Кыш бабайга янына илтәр.
Кар кызы. Рәхмәт сезгә, урман дусларым!
Урман җәнлекләре китәләр. Кар кызы да фонар тотып китә.

А.б. Билгеле: бу кара урманда
Һәртөрле ерткыч бар.
Юк түгел аю, бүре,
Төлке җиһан корткыч та бар.
Бик күе булганга монда
Җен-пәриләр бар диләр.
Төрле албасты, убырлар,
Шүрәлеләр бар диләр.
Ут сүнә. Убырлы карчык керә.
У.к. Нәрсә бу? Кем әле мондагы юлны кардан чистартка? Иртән геә м-о-о-ндый кар көртләре иде. Кем минем урманда хуҗа булып йөргән? Мин – Убырлы карчык. Мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен! Кайда соң әле Шүрәле, аңа әйтергә кирәк. Ә-ә-1 Шүрәле!
Шүрәле керә. “Шүрәле биюе”
Ш. Нәрсә, Убыр, нигә кычкырасың?
У.к. Шүрәле, карале, кемдер юлны чистарткан. Кем өчен ачып куйдылар икән аны?
Ш. Ах, аңгыра, юләр карчык, надан карчык,
Кыш бабайга куйганнар ачып.
Убырлы карчык . Ха-ха-ха! УЛ балалар бакчасына барадыр. Капчыгында бүләкләре дә бардыр әле! Менә без аны шушы урында көтеп торабыз да, бүләкләрен тартып алабыз...
Ш. Мин аны башта котыклап үтерәм, аннан соң конфетларын берүзем ашап бетерәм.
Убырлы карчык Ә мин?.. Миңа нәрсә кала?
Төркәләшеп алалар, аннары килешеп җырлый-җырлый чыгып китәләр:
Ах, Кыш бабай, Кыш бабай,
Капчыгыңны чиш, бабай.
Залда ут яна. Телефон шалтырый.
А.б. Алло, кыш бабай,
Безнең эшләр бик яхшы.
Аю балалары сезнең
Килер юлны чистартты.
Үт сүнә. Кыш бабай белән Кар кызы керәләр. Алар артына посып Шүрәле белән Убырлы карчык керә.
Ш. Тукта! Кулларыңны күтәр!
Кыш бабай кулларын күтәрә, капчык төшеп китә.
Ш. Мин сине хәзер кети-кети итәмен. Әй, Убырлы, ал тизрәк капчыгын!
Убырлы карчык капчыкка килә. Шул вакытта Кар кызы Шүрәлегә кар белән ата.
Ш. А-а-й! Кем миңа кар белән атты? Синме, Убырлы карчык? Мин сине... хәзер! (Куа башлый.)
Убырлы капчыгын ташлап йөгерә. Кыш бабай артына кача.
У.к. Коткар мине, Кыш бабай.
Бу җен котырган бугай.
К.б. Менә хәзер икегез дә үзегезгә тиешле җәзаны алырсыз. (Икескен дә колакларыннан эләктереп ала.)
Ш. Барысына да бу Убыр гаепле.
Убырлы карчык. Кыш бабай, мин түгел, Шүрәле гаепле. Ул сезне котыклап үтермәкче, кофетларны берүзе ашап бетермәкче булды.
К.б. Икегез дә гаепле. Хәзер без сезне менә шушы капчыкларга салабыз дабәйләп куябыз.
Кермәскә тырышалар. Кыш бабай капчык авызларын бәйләп куя да “капчыклар”ны чыгарып җибәрә.
Кар кызы Кыш бабай, әйдә, тизрәк “Бәхетле бала” балалар бакчасына китик инде. Менә бит алар сиңа нинда чакыру җибәргәннәр. (Укый.)
Суык бабай, кил безгә
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Уенчыклар, бүләкләр
Безгә тагын алып кил.
Соңга калма, бабакай,ң
Атлап түгел, чабып кмл!
К. б. Соңга калырга ярамый. Әйдә, кызым, киттек. (Чыршыны әйләнеп узалар, залда ут яна.)
К.б. Исәнмесез, балалар!
Кар кызы. Исәнмесез, кадерле кунаклар!
К.б. Кадерле балалар, хәрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим. Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим.
Кар кызы. Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!
К.б. Әйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар. Чыршы сезгә ошадымы?
Бала: Җырлый-җырлый әйләнәбез,
Чыршы тора уртада,
Кунак булып ак сакаллы
Бабай килгән чыршыга.
ҖЫР Кыш бабай
Бик салкын тыштаУйный кар –буран.
Ак төскә төскә төрдеБизәлде урамКуш-та: Ямьле Кыш бабай, килдең син безгә Кунак булырсың, кер өебезгә.
Тагын ямьлерәк иртәләр безнең.
Иске ел үтте, Яңа ел килде.
Куш-та. Кыш бабай мине бүген син мактаБер яшькә үстем син килгән чакта.
Куш-та.
Кыш бабай белән уеннар:
“Чыгармыйбыз”
“Биләйне куып тот”
Кыш бабай. Балалар, сез бик күп җырлар, уеннар өйрәнгәнсез, ә шигырьләр беләсезме соң?
Балалар шигырь сөйлиләр.
А.б. (ишеккә күрсәтә). Кыш бабай, кара әле, ниндидер капчыклар кереп килә.

Шүрәле белән Убырлы карчык керә.
Ш. Син безне кызган бераз, коткарчы, Кыш бабам,
Моннан соң үзең дә, кызыңа да, нәселеңә дә тимәм.
У.к. Башкалардан да тидермәм,
Ул минем дустым, диеп.
Аңа урманда йөрергә Мин үзем куштым, диеп.
К.б. Мин сезне гафу итәрмен, тик минем сезгә бер шартым бар. Әнә тегендә түгәрәк күл. Ә ул күлдә алтын балык яши. Шул балыкны тотып миңа китерегез.
Шүрәле белән Убырлы карчык бик куаналар.
“Шүрәле җыры.”
Җен дә түгел, җил дә түгел
Күренеп торган
Шүрәлене саклап тора
Татарда кара урман
Куш-та: Шүрәле, Шүрәле
Безнең яңа кил әле,
Уртага чык та, бие Килешеп тора көе.
Бер мөгез дә, койрык берКети-кети уйный ул. Кием-салым кими ул,
Балаларга тими ул. Куш-та. 3. Шүрәле урманнары-
Заманның узганнары Карурманнар – җир-ананың Ямь-яшел юрганнары.
Куш-та.
Шүрәле белән Убырлы карчык бииләр, чыгып китәләр.
Кар кызы. Миңа эссе була башлады. Кар да яумый.
Кар бөртеге, кун кулга,
Азрак ял и син шунда.
Бер карасам, гел боз син,
Беркарсам, йолдыз син.
Искитәрлек матур син,
Ничек җирдә ятарсың.
Кар бөртекләре биюе.
К.б. Кызым, ә син чыршыдагы йолдызларны күрсеңме соң? Бигрәк матурлар.
Аларның да биисе килә, ахры.
Йолдызлар биюеК.б. Күктә йолдызлар да чыкты, балаларның йоклар вакыты да җиткәндер. Әйдә, кызым, кайтыйк инде.
А.б. Юк-юк, Кыш бабай, әле йоклар вакыт түгел. Ә йолдызлар – алар серле йолдызлар, Яңа ел йолдызлары! Шүңә күрә аларны көндез дә күреп була. Без әле сиңа тагын бер уен әзерләдек.
Шук бабай – уенК.б. Бәйрәмегез бик күңелле икән. Тик, нишләптер, Шук малайлар күренми.
Зур калфак керә. Кыш бабай калфакны ачып җибәрә.
К.б. Менә кая икән алар….
Шук малай Мин Шук малай, шук малай Бар кемгә таныш малай!
Шундый матур бәйрәмдә Таныш булыйк, Кыш бабай!
Шук малайлар биюе.
К.б. Убырлы белән Шүрәле Кая китеп югалды?

А.б. Алтын балыкны тотарга Җибәрдек ич аларны.
Кар кызы Кыш бабай, әйдә әле, су буена барып карыйк, алар бәке янында утыралардыр.
Китәләр. Үт сүнә.
Икенче яктан Шүрәле белән Убырлы карчык чыга. Зал уртасына “бәке” куела.
Ш. (кармак тоткан) Алтын балык тизрәк кап,
Яр буенда ялтырап ят.
Убырлы карчык. Шүрәле, ал тизрәк, эләкте бугай. (Кармак буш чыга)
Бир әле үзем, булмады синнән. Тфу-тфу, тизрәк кап,яр буенда ялтырап ят. (Буш кармак чыгара)
Алар янына Кыш бабай белән Кар кызы килә.
Убырлы карчык. Ах, эш харап, эш харап,
Бабайга булмый ярап.
Ш. Кыш бабай, зинһар өчен, безгә тимә, без хәзер сиңа алтын балыкны тотып бирәбез.
Кармак сала, бәке тирәли йөгереп йөри, күзләрне кабатлый.
К.б. Йә, бир әле үземә кармакны.
Кыш бабай кармакны ала, Алтын балыкны тартып чыгара.
Алтын балык. (магнитафондагы язма). Мин килдем, Кыш бабай, нәрә боерасың?
К.б. Балаларның теләге буенча, минем ушуым буенча, алтын балык ярдәме белән бүләкләр яр уенда ялтырап ятсыннар!
Алтын балыкны җибәрә, кармак сала, бүләкләр тартып чыгра.
К.б. (Шүрәле белән Убырлы карчыкка). Яңадан начарлык эшләмәсәгез, без сезне гафу итәрбез.
Шүрле белән Убырлы карчык яңадан беркайчан да, беркемгә дә начарлык эшләмибез, дип ант итәләр, кичерүләрен сорыйлар.
К.б. Балалар, гафу итәбезме аларны?
Балалар: Гафу итәбез!
К.б. Кадерле балалар, сезне якынлашып килүче Яңа ел белән тагын бер тапкыр котлыйм. Ә хәзер миңа китәргә вакыт. Сай булыгыз.