Мастер-класс “Башлангыч сыйныфларда баланы укырга ?йр?т? (учить учиться)”


Мастер-класс “Башлангыч сыйныфларда баланы укырга өйрәтү (учить учиться)”
МаксатУкытучыларның, дәрестә эшчәнлекле юнәлешне нигез итеп алып, укучыларның уку эшчәнлеге белән идарә итә белүләрен камилләштерү.
Бурычлар
1. Аралашу һәм хезмәттәшек итү өчен коллегаларга уңай шартлар тудыру
2. Дәрестә баланы укырга өйрәтү алымнары белән таныштыру
Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Хөрмәтле жюри! Бүген мин сезнең игтибарга “Башлангыч сыйныфларда баланы укырга өйрәтү” исемле мастер-класс тәкдим итәм.
Башлангыч сыйныф укучысын мин учымдагы бик тә ярдәмгә , назга, җылыга мохтаҗ нәни кошчыкка тиңлим. (Слайда кошчык рәсеме) Бала шатланып, бик тә теләп 1 сыйныфка укырга килә. Шатланып килгән бала әкренләп уңышсызлыкларга, авырлыкларга очрый башлый. Ә көннәрдән бер көнне баланың укуга теләге сүнә. Ярдәм сораган шушы кошчыкка охшап кала. Сәбәбе нәрсәдә соң? Сәбәп- укытучының баланы укырга өйрәтә алмавында. Димәк, без кошчыкны очырга хәзерләгән кебек, баланы тормышта үз урынын табарга өйрәтергә тиеш без. Әлбәттә, башлангыч сыйныфта баланы укырга өйрәтә алабыз икән, ул урта звенога киткәч тә, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда да югалып калмаячак. Бу-хәзерге 2 буын белем бирү стандартларының төп таләбе. Дөрес, мин, күп тәҗрибәле укытучы буларак, баланың шәхесен үстерүгә юнәлтелгән Ә. З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе , Л. Г. Петерсонның “Мәктәп 2000...) белем бирү программасы буенча эшләгән укытучы буларак бу таләпне зур яңалык итеп кабул итмәдем. Чөнки бу авторларның да хезмәтләре да баланың шәхесен үстерүгә юнәлтелгән булса, ә яңа стандартлар тулыландырып, шәхес үстерүнең нигезендә универсал уку гамәлләрен формалаштыру булуын күрсәтә.
Практик өлеш
Бүген минем белән кемнәрдер хезмәттәшлек итәргә теләк белдерә икән, танышырга тиеш булам бит инде. Танышу максаты һәм эш башлар алдыннан уңайлы психологик комфорт тудыру максаты белән күңелле генә 1эш башкарып алырбыз. Сезгә хәзер мин 1 чәчәк бүләк итәм.Сез, һәрберегез,шушы чәчәкнең 1 таҗ яфракчыгына укытучы буларак үзегездәге иң уңай сыйфатларның берсен язарга тиеш буласыз. (1 минуттан соң берсе алып укый)
Мин шушындый белемле, иҗади, компетентлы,....,.. коллегалар белән хезмәттәшлек итәчәгемә бик шат.
Шулай итеп, хөрмәтле коллегалар, мин сезнең алда нинди осталыгымны бүлешермен дип уйлыйсыз? (Сез миннән нәрсә көтәсез?)
- Баланы укырга өйрәтүне сез ничек аңлыйсыз сез? (Җаваптан соң слайд)
Ә хәзер, хөрмәтле коллегалар, мин сезне үземнең остаханәгә чакырам. Мөслим гимназиясенә рәхим тегез (Слайд- Гимназия фотосы.)
Сез 2 сыйныфта татар теле дәресеннән фрагмент караячаксыз
Сез хәзер минем дәресемдә баланы укырга өйрәтүнең нигезе булган универсал уку гамәлләрен формалаштыруда нинди алымнар куллануым белән танышачаксыз. Мин сезне хәзер төркемнәргә бүләм һәм биремне аңлатам. Мин сезгә тәкдим иткән 1 блок уку гамәлләрен дәрестән чүпләп алырга кирәк булачак (слайд)
1 төркем- танып –белү
2 төркем – регулятив
3 төркем – коммуникатив
төркем – шәхси
Шулай итеп, сез, хөрмәтле коллегалар, 2 сыйныфта татар теле буенча “Яңа белемнәр ачу” дәресендә. (5 минут)
(2 минуттан соң җавапларны тыңлыйм)
Әйдәгез, фикерләребезне чагыштырып карыйк. (Слайд) Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (слайд)
(Баланы укырга өйрәтүнең нигезе- дәрестә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру)
Хөрмәтле коллегалар! Сез бүгенге мастер-класста шулкадәр тырышып эшләп, әлбәттә, дәресләрдә баланы укырга өйрәтү буенча белемнәрегезне арттыргансыздыр . Шулай бит?
Димәк, мин максатыма ирешкәнмен. Ярдәмегез өчен, хезмәтегез өчен зур рәхмәт.
Мастер-класс өчен бу теманың сайлавымның сәбәбе Беренчедән , тема- актуаль, яки баланы укырга өйрәтү- яңа белем бирү стандартларының төп таләбе булса,
Икенчедән, дәрестә яңа стандартлар 4 блокка бүлеп күрсәткән универсал уку гамәлләрен формалаштыру аша баланың уку эшчәнлеген оештыруның позитив нәтиҗәсен урта звенодагы укытучыларның укучыларым турында минем адреска әйткән уңай фикерләрендә һәм һәр баланың билгесенең урта звенода да, бердәм дәүләт имтиханнарда да адекват булып калуында күрәм һәм бик сөенәм.