Промежуточная аттестационная работа по татарскому языку 7 кл


2015-2016 нчы уку елына 7 нче сыйныф укучылары өчен
татар теленнән
арадаш аттестация эшеДиктант
КИТАП ҺӘМ МӘҢГЕЛЕК
Бер кешегә бер генә гомер бирелгән. Йөз кешегә – йөз, мең кешегә – мең... Кешенең гомере һәм эшләре, сөенеч һәм кайгылары, язу барлыкка килгәч, китапларга теркәлә башлаган. Һәр китап та диярлек бер кеше генә түгел, күп кешеләрнең гомерен чагылдыра. Китаплар аркылы бер кеше йөзләгән кешеләрнең тормышы, эше, үткәне белән таныша. Моны аңлау өчен, бер нәрсәне искә төшерик. Әйтик, сезнең балачакта гына түгел, моннан бер-ике ел элек булган хәлләрегез, күргәннәрегез күңелегездәтик истәлек булып кына сакланып кала. Сез, нихәтле теләсәгез дә, үткән хәлләрне, вакыйгаларны кире кайтара да, кабатлый да алмыйсыз.
Кемнеңдер эше, язмышы турында укыган китаптагы вакыйгалар да сезнең күңелегезгә шундый ук истәлек булып кереп кала. Сез укыган әсәрләр аркылы ул вакыйгаларны күңелегездән үткәрәсез, үзегезне алар томышы белән яшәгән кебек сизәсез. Алар да сезнең күңелегездә истәлек булып кала.
(Ә.Кәримуллиннан)
Бирем
Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
Соңгы җөмләдәге сүзтезмәләрне аерып язарга.