Разработка сценария на тему: С?мбел? б?йр?ме.


Сөмбелә  бәйрәме.
Әзерләде: Парфенова С.П.
Максат: балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе - Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру.
Бурычлар:
1.Балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү.
2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне,  сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.
3.Татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм татар халкына мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: зал бәйрәмчә көзге яфраклар, татар орнаментлары  белән бизәлгән, кәрзиндә яшелчәләр тутырылган, уен өчен капчыкта бәрәңге.
Әзерлек эшләре: шигырьләр ятлау, җырларны өйрәнү.
С.Сәйдәшевның “Уңыш вальсы”на балалар залга керә.
Алып баручы: Балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме
Көз килде, Уңыш булды, Табын сый белән тулды. Рәхим итегез, дуслар, Көзге бәйрәмгә! 
1 нче бала:   Урман-кырларга                        Килде матур көз.
                        Җәй үтте диеп                        Үкенмибез без.
2 нче бала:     Уңыш җыелды.
                         Аккошлар китте.
                         Матур көз ае                         Октябрь җитте.
3-нче бала:        Бакчада хуш ис,
                        Бакчада ямьле,
                        Берсеннән берсе тәмле
                        Алмалар пеште.
4-нче бала:        Ашлык булып җирдә үсә
                        Уңыш бит ул сөмбелә.
                        Бөтен җирне нурга күмә,
                        Кояш бит ул Сөмбелә.
Алып баручы: Балалар, инде бәйрәмебезгә Сөмбеләне чакырыйк.
(Матур көйгә Сөмбелә керә)
Сөмбелә:       Саумы, якын дусларым!
                        Сезне сагынып килдем мин.
                        Сезгә аяз көннәр дә,
                        Байлык та китердем мин.
                        Мин – көз кызы – Сөмбелә,
                        Көзге байлык кулымда.
                        Чакырам мин һәммәгезне
                        Шушы бәйрәм түренә.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез сорыйк әле, Сөмбелә безгә нәрсәләр алып килде икән?
(Балалар җитәкләшеп, түгәрәк ясыйлар, “Көз, көз, әйт әле” җыры башкарыла).
Сөмбелә: Балалар, әйдәгез, табышмак уены уйнап алабыз.
                                Кырлар  буш кала , яңгырлар ява,
                                Җирләр дымлана, бу кайчак була? (көз)
                                Яз килсә − киенә,                                 Көз килсә − чишенә. (агач)
Ура-суга , җилгәрә,
Үзе төяп җибәрә.
Бик күп эшләп игеннеБаета ул илемне. (комбайн)
Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (суган)
Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
Эче тулы халык.(кыяр)
”Алма” дисәң дә алаларНәрсә соң ул балалар? (алма)
Йодрык- йодрык  булып төшә.
Алма кебек кызарып пешә.
Үзе бик матур, аны кем әйтер? (помидор)
Сөмбелә:                    Табышмаклар күп беләсез,
Зирәк икән  үзегез.
Бәхетле һәм матур булсынСезнең һәрбер көнегез.
Алып баручы:            Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә,
Сөйләп бирегезче безгә!
Яшелчәләр булып киенгән балаларның чыгышлары тыңланыла.
Кабак:
Карагыз әле бер генә
Менә миңа кабакка,
Турап куйсагыз мин сыймыймХәтта тугыз табакка.
Кәбестә:
Безнең бакча балаларыЯшелчәләр үстерә.
Бакчадагы туптан да зурМәсәлән, мин кәбестә.
      Кишер:
                                Минем исемем – кишер,
                                Теләсәң, болай пешер,
                                Теләсәң, ашка тура.
                                Мине яраткан бала
                                Озын гомерле була.
Бәрәңге:
Ә бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле!
Сап-сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.
“Көз килә” җыры башкарыла.
Сөмбелә: Кадерле дусларым, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан  коелганын әйтерсез. (“Яфрак тану” уены). Булдырдыгыз, балалар, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз.
Бию “Яфрак бәйрәме”
Алып баручы:                  Бәйрәм мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсын!
Барыбызга да сәламәтлек,
Тыныч көннәр насыйп булсын!
Балалар, без бик күп яшелчәләр үстерәбез, тәмле – тәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң кирәкле, иң тәмле ризык нәрсә ул? (Балалар: икмәк)
Сөмбелә: Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык ул – икмәк.
1-нче бала:                Ипи басуда үсә
Аннан амбарга күчә
Аннары  мичтә пешә
Кызарып мичтән төшә.
2-нче бала:                  Шуннан килә өстәлгә
Безгә күәт өстәргә.
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәркөнне ипи кирәк!
 Алып баручы: Бәрәңгене икенче икмәк диләр. Чынлап та, балалар, бәрәңге быел бик уңган, хәтта чүпләп бетерә дә алмаганнар. Хәзер без шул бәрәңгене  чүпләп ярышырбыз.
“Кем тизрәк чүпләр?” уеныСөмбелә:               Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,                                 Уйнадыгыз, шигырләр сөйләдегез.                                 Барысы өчен рәхмәт сезгә.                                 Алдагы көннәрдә дә                                 Телим сезгә уңышлар.                                 Муллыкта, рәхәт тормышта                                 Яшәгез, нәни дуслар! Алып баручы:     Бүгенгә без хушлашабыз,                                 Бәйрәмне тәмамлыйбыз,                                 Күңелле дә соң бу көз!
Җыр "Туган ил ул- алтын арышлар" (“Туган ил ул- алтын арышлар” җыры бөтен зал белән башкарыла).