Чаллы буйлап с?ях?т.(сыйныфтан тыш чара)


Татар теленнән сыйныфтан тыш чара.
Тема: Чаллы буйлап сәяхәт.
Миннегалиева Лилия Сәүбән кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, I квалификацион категория.
Максат: укучыларның сөйләм телен баету; иҗади фикерләү сәләтен үстерү; Чаллы шәһәре, аның истәлекле урыннары, күренекле кешеләре белән якыннан танышу; туган шәһәребезгә, аның кешеләренә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, Чаллы шәһәре турында презентация.
Укытучы: Туган ил ул алтын арышлар,
Туган ил ул зифа камышлар.
Туган ил ул була бер генә
Туган илнең кадерен бел генә.
Укучылар, Туган ил төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз?
(Туган ил- әти-әни, туган өй, туган шәһәр).
Укытучы: Әйе, Туган ил өйдән, туган шәһәрдән башлана. Ә сезнең туган шәһәрегез нинди шәһәр? (Яр Чаллы шәһәре).
Укытучы: Яр Чаллы- гүзәл Чулман буена урнашкан искиткеч матур шәһәр. шәһәребезгә туристлар еш килә. Бүген дә безгә кунаклар килгән. Алар безне тимер юл вокзалында көтеп арып беткәннәрдер. Әйдәгез аларны каршылыйк. Хөрмәтле кунаклар, сез бүген шәһәребез тарихы белән танышырсыз. Туган ягыбызның матур урыннарын күрерсез. Ә хәзер автобуска утырыйк та, сәяхәткә китик.
(А. Хисамиева башкаруында “Яр Чаллым” җыры яңгырый).
1 укучы: Чаллы шәһәре су юлында урнашканга күрә икмәк сәүдәсе алга китә. Шуңа күрә монда зур элеватор салына. (слайд)
2 укучы: Бөек ватан сугышы елларында йөзләгән егетләр һәм кызлар илне сакларга киткәннәр. Күбесенә туган якка әйләнеп кайтырга насыйп булмый.(слайд)
Укытучы: Еллар үткән. Илдә тыныч тормыш башланган. 1960 елларда ГЭС төзелә башлый. Кама елгасы аша зур күпер салына. Күп кеше өчен Чаллы шәһәре һәм Чулман елгасы аерылгысыз исемнәр.
3 укучы: Кама елгасы Удмуртия республикасының Карпушаты дигән авылдан башлана, 2032 км. юл үтә. (слайд)
4 укучы: Без ГЭС бистәсеннән барабыз. шәһәребезнең иске өлеше монда туры килә. Иске Чаллының йөзен Үзәк урам саклый. бу урамда шәһәр советы, прокуратура, мәдәният йорты, туку-җеп эрләү фабрикалары булган. (слайд)
5 укучы: Яр буе Г. Тукай урамында “Төзүче” стадионы бар. Анда төрле спорт ярышлары булып тора.(слайд)
6 укучы: Алдагы бинабыз- “Энергетик” мәдәният йорты. Монда һәрвакыт төрле кичәләр, очрашулар булып тора. Бүген дә биредә Чаллы җирлегендә яшәп иҗат иткән язучыларга багышланган кичә бара. Хөрмәтле кунаклар, шул кичәнең бер мизгелен карап китик.(Укучылар башкаруында З. Гомәрова, А. Хәлим, Ф. Сафин шигырьләре тыңлана).
7 укучы: Шәһәребездә мәдәният тормышы гөрләп тора. Гаилә һәм күмәк ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шәһәр халкы өчен китапханәләр, курчак театры, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы, «КамАЗ» мәдәният сарае, орган залы һәм башка оешмалар хезмәт күрсәтәләр.(слайд)
8укучы: Театрдан башка шәһәрнең мәдәни тормышын күз алдына да китереп булмый. Чаллы татар дәүләт драма театры татар милли сәнгатен халыкка җиткерү үзәге булып тора. 1990 елда ачылган әлеге театр бүгенге көндә дә гөрләп эшли. Хәзерге вакытта биредә репетиция бара. Әйдәгез, шуны карап үтик. (өзек уйнала)
9 укучы: Безнең шәһәрдә бик күп милләт вәкилләре яши. Алар дус һәм бердәм. Шәһәребездә уздырыла торган Сабантуй бәйрәме дуслык, бердәмлек бәйрәме булып тора. Ипподромда ат чабышлары булса, мәйданда төрле уеннар, көрәш бара. Инде традициягә әйләнгән бер бәйрәм-ул Чәчәкләр бәйрәме. Шәһәребездә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне күрергә чит шәһәрләрдән дә киләләр. (слайд)
10 укучы: Шәһәребез горурлыгы-безне бөтен дөньяга танытучы КамАЗ заводы.(слайд)
Укытучы: Әйе, менә шундыйгүзәл, күркәм безнең шәһәребез. Халкы тырыш, уңган. Шәһәребезнең тирә-ягы күренекле Шишкин тасвирлаган нарат урманнары, борыңгы авыллары белән ямьле. Шәһәр эчендәге яшеллек, чәчәк түтәлләре- шәһәрләшләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Хөрмәтле кунаклар! Сезгә сәяхәтебез ошаган дип уйлыйбыз. Сау булыгыз. Тагын кунакка килегез!
1 укучы: Урман-суга бай туган ягым,
Горурлыгы-Чулман елгасы.
Батыр халкы тырышлыгы белән
Гөрләп үсә Чаллы каласы.
Зәңгәр күкләр, тулы Чулман суы,
Мул уңышлы кырлар, басулар,
Чаллылылар кылган батырлыкны
Онытмаслар хәтта гасырлар!
Туган илем минем, ямьле җирем,
Егет-кызлар укый вузларда.
Илем буйлап “КамАЗ” ларың чаба,
Шуны кушып җырлыйм җырларга.