Технологическая карта по татарской литературе на тему Обрядовый фольклор (7 класс)


№ Сәгать саны Методик кулланма бите Дәреслек бите Дәреслекнең кайсы кисәге
1 45-50 9-14 1
Бүлек саны Эчтәлек Бүлектәге сәгать саны Чирек Үткәрү вакыты
1 Халык авыз иҗаты 2 1 сентябрь
Дәрес темасы Гомернең гүзәл мизгелләре (Йола фольклоры)
Планлаштырган нәтиҗәләр М е т а п р е д м е т – укучыларга халкыбызның тарихы турында белем бирү.
П р е д м е т – йола фольклоры турында белешмә бирү; йолаларның төрләрен өйрәнү.
Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы – балаларда татар халык йолаларына, бәйрәмнәренә, халкыбызның үткәненә кызыксыну тәрбияләү.
Дәрес тибы Яңа белемнәр ачу дәресе (дәрес-әңгәмә)
Җиһазлау мультимедиа проекторы, экран (такта), йолаларга багышланган китаплар, слайдлар, 8 нче биттәге таблица; төрле йолаларга иллюстрацияләр, әдәби сүзлек.
Материал дәреслек (1 нче кисәк, 9 – 14 нчы битләр), эш дәфтәрендә 3 нче бит (7 нче сыйныф өчен Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г, Мулласалихова Г.Г.- Казан:Мәгариф “Вакыт” 2014)
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Уку-укыту гамәлләре (УУГ)
Мотивация (1-2 мин.) Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"..., дигән халык сүзләре белән таныштыра, йолаларга аңлатма бирә. Тыңлау һәм фикер алышу,кызыксыну, дәреснең темасын билгеләү Мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын формалаштыру
Актуализация (5-6 мин) Йолалар турында белгәннәрне искә төшерү, фольклорның бер төре булуын аңлату Фольклор төрләрен искә төшерү, мисаллар китерү Халкыбыз мирасына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү
Укучы нинди авырлыклар белән очраша? Рус халкы йолаларын тасвирлаган рәсемнәр күрсәтү (Мәсәлән, Масленица – Май чабу, Рождество – Раштуа һ.б.) Рәсемнәрне карау, йолаларның исемнәрен, үзенчәлекләрен искә төшереп сөйләү Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән чагыштыру
Яңа материалны аңлату. Әдәбият теориясе (7-8 мин) Йола фольклоры һәм аларның жанр үзенчәлеге турында белешмә бирү. Гаилә йолаларына караган “Бәби туе” һәм
“Туй” текстларын укырга тәкъдим итү. Укытучы аңлатуын тыңлау, әңгәмәгә катнашу. “Бәби туе” һәм “Туй йоласы” турында уку Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау
Йола фольклоры: ырымнар, календарь йолалар, өмәләр, гаилә йолалары, аулак өйләр
Материалны беренчел ныгыту (6-7 мин) Бәби туе” һәм “Туй” текстлары буенча сораулар бирү, җавапларны тыңлау 10,11,14, 15 нче биттәге сорауларга җавап бирү. Үз фикерләрен телдән җиткерә белү.
Мөстәкыйль эш (4-5 мин) Укучыларның үз җавапларын дәлилләү формаларын күзәтү. Йола фольклорының башка халык авыз иҗаты әсәрләре белән уртаклыгын билгеләү (эш дәфтәрләрендә эшләү) Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләп аңлату.
Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре (4-5 мин) Йола фольклоры, аның төрләре турында сөйләргә тәкъдим итү, җавапларны тыңлау, бәяләү. Дәреслекнең 10 нчы битендәге “Гаилә йолалары” текстын 8 нче биттәге схемага нигезләнеп сөйләргә Кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану
Рефлексия, өй эше (2-3 мин) Дәрестә нинди яңалык белдегез?Үз белемнәрегезне ничек бәяләр идегез? Үзегез яшәгән төбәкнең йолалары турында сөйләргә әзерләнеп килергә Укытучы белән берлектә, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.