Ф?нис Яруллин тормышы, и?аты


Тема: Ф. Яруллинның тормыш юлы, иҗаты
Максат:Ф.Яруллинның тормышы, иҗаты белән танышу; уку, сөйләү, уйлау күнекмәләре булдыру; язучы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү; кешелеклелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: портрет, китаплар күргәзмәсе, газета- журнал материаллары, проектор, магнитофон
Оештыру өлеше.
Җыр “Кыр казы” слайдта шигырь укыла
Бөтен дөньяны ямьләндереп язлар килде. Язлар белән кыр казлары кайтты. Ләкин быелгы язны шушы җырның сүзләрен иҗат иткән Ф. Яруллин күрә алмады, ул безнең арабыздан фани дөньяга күчте.Ләкин җырдан аермалы буларак Ф.Яруллин ялгыз булмады. Аның янында гомеренең соңгы көненә кадәр якыннары, тормыш иптәше Нурсиясе булды. Ул аның тормыш юлдашы да, әсәрләренә беренче әя бирүче дә, сердшчесе дә, шәхси шоферы да була. Укучылар, бүгенге дәрестә без Ф.Яруллинның тормышы, иҗатына тукталып китәрбез. Дәресебезнең темасы “Иң гүзәл кеше икәнсез” дип атала. Шагыйрь үзе дә бар яктан күркәм, камил , сабыр, галим кеше була.
Моның шулай икәненә дәресебез ахырында без тагын да инанырбыз.
Эпиграф: Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде күңелдә...
( дәфтәрләрне ачып число, теманы язалар, эпиграф)
Укучылар Ф. Яруллин исеме сезгә танышмы? ( фикерләр)
слайд
Әйе,матур-матур җырлар,тирән эчтәлекле пьесалар һәм шигырьләр, кызыклы әкиятләр иҗат итүче корыч ихтыярлы шагыйрь-Ф.Яруллин 1938нче елның 9нчы февралендә Баулы районы Кызылъяр авылында дөньяга килә.Ул яшьли әтисез кала.1942нче елда сугыш кырыннан әтисенең һәлак булуы турында кәгазь килә. Әнисе Гафифә апа 6 баланы берьялгызы үстерә. Ачлык-ялангачлык та татырга туры килә. Ул 8еллык мәктәпне авылда тәмамлый. Аннан монтерлар әзерләү курсында укый. Татнефть берләшмәсенең элемтә конторасына монтер булып эшкә керә.
слайд
1957нче ел-армия сафларына алына. Укчы-радистлар әзерли торган авиация мәктәбенә эләгә. Спорт белән бик теләп шөгыльләнә.Турникта “кояшны улл гына ясый, көннәрдән беркөн шушы кояшны ясаганда куллары ычкынып китеп упкынга оча. Еллар буена сузылган больницалар, операция бүлмәләре, йокысыз төннәр...
слайд
Үзен канаты сынган бөркет итеп тойган егет җаны сыеныр урынны әдәбичятта таба, аны иҗат газабы дәвалый, хыялларына канат куя. Иң авыр вакытларында янында әнисе, Гафифә апа була.Әнисенә булган чиксез рәхмәтне Ф.Яруллин шигырь юлларына да сала. Хәзер шуларның берсенә тукталып китик әле. Шигырь”Әни синең хәер- фатихаң”
Ә хәзер үзегез өйрәнгән шигырьләрне дәвам итәбез
“Шуңа күрә дә без малайлар”
“ Бер дә рәхмәт әйтмиләр”

Белем алуга омтылыш Ф.Яруллинда бк көчле була һәм 1964 елда ул югары белем алу өчен Казан дәүләт университетына укырга керә. Слайдта рәсем
Шул чорларда аның еренче китаплары дөнь я күрә башлый. Тиз арада китаплары төрле телләргә тәрҗемә ителә. Кытайда, Финляндиядә, Төркиядә, Австралиядә яшәүче татарлар да аның әсәрләрен яратып укыйлар. Нинди генә жанрда иҗат итмәсен сокландыргыч әсәрләр тудыра ул.
(Китапларын , әсәрләрен әйтеп китү- күргәзмә.)
Ф.Яруллинның иҗатын дәүләт җитәкчеләре дә, халык та бик яратып кабул итә. . Аның эшчәнлеген ең нәтиҗәсе булып дәүләт бүләкләре тора. Слайд
Г.Тукай исемендәге премия
М.Җәлил исемендәге паремия
Татарстан Респуликасының халык шагыйре-2001
Татарстан Республикасының атказавнган мәдәният хезмәткәре
“Халыклар дуслыгы ордены ”-1988
Сызланулардан җәфаланса да, аның янында һәрвакыт дуслары, якыннары, укучылар, студентлар. Фәнис Яруллинның иҗатын хөрмәт иткән, аның белән әдәбият дөньяясыннан кулны-кулга тотынып атлаучы каләмдәш дуслары да чиксз күп аның. Алар өйткән берничә фикер белән таныштырып үтик әле сезне укучылар. Слайд
Шагыйрь шулай ук үзенең беренче укытучысын, татар теле һәм әдәбяты укытучысы Миңнур апаны, Казандагы 18 нче эшче яшьләр мәктәбенең әдәбият укытучысы Наилә ханымны зур соклану, ярату белән искә ала. Ә, хәзер укучылар без аның укытучыларга багышлап язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре белән танышып китәрбез.Бу шигыре укытучылар хезмәтенә бәя бирүче җанлы әсә р булып санала.Ә.Хәйретдинов бу шигырьгә көй дә иҗат итә.
Укыйбыз.
Укучылар , шигырьдә укытучыларга карата нинди хисләр чагыла?
Әйе, укучылар , хәтта Ә.Хәйретдинов бу шигырьгә көй дә иҗат итә. Һәм бу җыр чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашканда яратып җырлый торган җырларына әверелде. Ә хәзер инде шушы җырны бергәләп башкарып китәбез.
Бергәләп җырны башкару.Укучылар , Ф. Яруллинның иҗаты белән танышуны без алдагы дәресләрдә дә дәвам итәрбез. Ә хәзер бүгенге дәрестә алган белемнәребезне тикшерү максатыннан тест сорауларына җавап биреп китик әле.
Ә хәзер җавапларны бергәләп тикшереп китәбез.
Укучылар, шундый авыр сынауларга дучар булса да Ф. Яруллин төшенкелеккә бирелмичә, тормышта үз урынын табып, югары дәрәҗәгә ирешкән . Аның һәр шигырендә ниндидер мәгънә ята. Бүгенге дәресебезне аның “Ашыгыйк” шигыре белән тәмамлыйк әле.