“Ф?нис Яруллин ??м Роберт Ми?нуллин и?атлары” (IV сыйныфта класстан тыш ?д?би уку д?ресене? план-конспекты)


Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы
МББУ “Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбе
Дәрес темасы:
“Фәнис Яруллин һәм
Роберт Миңнуллин иҗатлары”
(IV сыйныфта әдәби укудан класстан
тыш уку дәресенең план-конспекты)

Төзеде: Югары категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Сафиуллина Айсылу Рөстәм кызы
Дәреснең темасы: Ф. Яруллин һәм Р. Миңнуллин иҗатлары белән танышу
Максатлары:
1. Ф.Яруллин һәм Р.Миңнуллинн белән якыннанрак танышу;
2. Аларның шигырьләрен аңлап һәм сәнгатьле итеп укый белүләренә ирешү;
3. Үзләренә кирәкле материалны эзләп табарга өйрәтү;
4. Мөстәкыйльлек; әдәби китапларга кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес төре: очрашу формасында класстан тыш уку дәресе
Җиһазлау: Слайд №2,4. Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә”
шигыре
Слайд №3. Ф.Яруллинның портреты
Слайд №5. Р.Миңнуллинның “Җәйнең яшел аты” шигыре
Слайд №6. Р.Миңнуллинның портреты
Слайд №7.Ф.Яруллинга багышланган сәхифә
Слайд№ 8-10. Р.Миңнуллинга багышланган сәхифә
Слайд №11. Иҗади бирем
Слайд №12. Ф.Яруллинның “Актыккы сулышны алганда”
шигыре
Слайд №13-14. Р.Миңнуллинның “Әни кирәк!” шигыре
Дәреснең планы:
1.Башлам.
2. Авторларны табу максатыннан, укытучының шигырьләр укуы.
3. Ф.Яруллин ролендәге укучының Ф.Яруллинның биографиясе белән таныштыруы
4. Р.Миңнуллин ролендәге укучының Р.Миңнуллинның биографиясе белән таныштыруы
5. Укучыларның шигырьләр укуы
6. Иҗади бирем: Языла башлаган шигырьләрне тәмамлау
7. Ф.Яруллин һәм Р.Миңнуллинның шигырьләрен укуы
8. Ф.Яруллин “Актыккы сулышны алганда” шигыре
9. Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Әни кирәк!” җырын башкару
Дәрес барышы:
--Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Хәзер бездә әдәби укудан класстан тыш уку дәресе. Мин сезгә шигырьләрдән өзекләр укыйм, ә сез аларның авторларын табып, бүгенге теманы билгели алырсыз :
1) Читтә йөргән чакта сагындырып
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле,
Туган җире кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,
Шатлыкларны ишеттерер өчен,
Туган ягы кирәк кешегә.
Укучылар: Фәнис Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигыреннән.
Балалар, дөрес әйттегез. Тагын бер шигырьдән өзек укып китәм:
2) Атландым да ялт кынаҖәйнең яшел атына,Җәй буйлап чаптым гынаМин талпына,талпына. Малайлар,кызлар калаСу буенда кайнашып.Чишмәләр чыңлап кала,Кошлар кала сайрашып
--Роберт Миңнуллинның “Җәйнең яшел аты” шигыре
-Булдырдыгыз, әйе, бу Роберт Миңнуллинның “Җәйнең яшел аты” дигән шигыреннән алынган.
--Димәк, без бүген кемнәрнең иҗатлары турында сөйләшербез икән?
--Ф.Яруллинның һәм Р.Миңнуллинның иҗатларын өйрәнәбез.
--Рәхмәт, ....
-Хәзер әйдәгез, ихтирамга лаек олугъ шагыйрьләребез ролендәге укучыларыбызны түргә чакырыйк.
Үзләре белән таныштыру өчен сүзне аларның үзләренә бирик.
Ф. Яруллин ролендәге укучы:
- Мин—Фәнис Яруллин Гатаулла улы 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туганмын. Туган авылымда җидееллык белем алгач, Баулы урта мәктәбендә сигезенче классны тәмамлап, 1954нче елда “Татнефть” берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башладым. 1957 елда армиягә алындым. Шунда спорт күнегүләренең берсендә,турниктан егылып, йөри алмаслык булып имгәндем. Озак еллар урын өстендә,шифаханәдә дәваланып ятуыма карамастан, бөтен тырыш-лыгымны белемемне күтәрүгә, рухи иҗат белән шөгыльләнүгә куйдым. 1970 елда КГУны тәмамладым. Иҗат итә башладым.
Бүгенге көндә Татарстан яшьләренең М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләрем өчен 1975 елда “Татарстанның атказанган Мәдәният хезмәт-кәре” -дигән мактаулы исем бирелде.
-Рәхмәт, Фәнис абый.
Сүзне Роберт Миңнуллинга бирәбез:
Р.Миңнуллин ролендәге укучы:
- Мин—Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин. 1948 нче елның 1 нче августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗеде авылында туганмын. Балачагым, үсмер елларым Сөн буена урнашкан,Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда узды. Туган ягым Сөн елгасы, Илеш районы –минем күңелемдә иң матур моңнарны калдырган төбәк,әкияттәгедәй гүзәл сурәтләргә әйләнеп,шигырьлә-ренә һәм җырларыма күчкән образ. Табигатьнең матурлыгы,гел сагындырып искә төшә торган бала чагым калган анда. Минем өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китапларым чыгып тора, шигырьләремә язылган җырлар да шактый. Бигрәк тә балалар өчен яратып иҗат итәм. “ Безнең авыл зоопаркы”, ”Энекәш кирәк миңа” исемле китапларым республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар. ”Дөньядагы иң зур алма” исемле китабым өчен шагыйрь буларак халыкара әдәби бүләк-Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом тапшырылды; А.Алиш исемендәге премиягә, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булдым, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрем бар.
-Рәхмәт, Роберт абый.
Укучылар, ә сез Фәнис абый белән Роберт абыйның нинди шигырьләрен беләсез?
Укучылар сәнгатьле итеп, Ф. Яруллинның һәм Р.Миңнуллинның шигырьләрен сөйлиләр:
ӘЙБӘТ ТӘ МИНЕМ ӘБИ!Ни тотса шуны булдыра –Минем әбием шәп тә!Аның эшләгән эшләренБетералмам сөйләп тә.Төймәне өздереп кайтсам,Тагып бирә шалт кына.Галстугымны югалтсам,Табып бирә ялт кына.Китапларны, дәфтәрләрнеТикшереп, карап тора.Ертылган битләре булса,Тота да ябыштыра.Тәмле сыйлар белән дә улГел мине сыйлап тора.Мин таратып ташлый торам,Әбекәй җыйнап тора.Күңелләре күтәрелә,Бер ертыкны ямаса.Минем өчен мәктәпкә дәБарыр иде... яраса.Килсә мәктәпкә берәрсеОнытып кирәк китабын,Уйлыймын шунда эчемнән:Әбисе юк, мөгаен.
(Фәнис Яруллин)
2.ГАЙНИКиткәннәрме соң майлап?Урамнар бүген тайгак.Булмаса да этүче,Егыла һәрбер үтүче.Мәктәптән кайта Гайни,Аның аягы таймый.Итекләре дагалы –Аның шул шәп чак әле.Күрә Гайни: бер чаттаБер карт егылып ята.Йөгереп бара, торгыза,Тагын шактый юл уза.Барган саен, отырыКүбрәк очрый карт-коры.Гайни кебек нык терәкБик күп кешегә кирәк.Кычкыра шул чак Гайни:– Минем аягым таймый,Ябышыгыз кулларга,Егылмассыз юлларда!Арыганнар, талганнар,Егылганнар, ауганнар -Бар да аңа тотына,Зур бәладән котыла.Командирдай иң алданӘй басып килә Гайни!Уң ягында ун бабай,Сул ягында ун әби.
(Фәнис Яруллин)
Беләм мин үзем генә...
Без, җилдә чыныгып,
Кояшта янганбыз.
Дәү булып үскәнне
Сизми дә калганбыз.
Исәнме, и мәктәп!
Сагынып беттеңме?
Укырга килгәнне
Зарыгып көттеңме?
Җәй көне үзеңә
Күңелсез булгандыр,
Ялгызың калганга
Күңелең тулгандыр.
Без килгәч, бүгеннән
Күңелле булачак.
Классалар моннан соң
Гел гөрләп торачак.
ЭНЕКӘШ КИРӘК МИҢА!
Роберт МиңнуллинСезгә рәхәт! Берегездә
Минем хәлдә түгел сез.
Беләсезме, өйдә миңа
Кызык түгел, күңелсез.
Елыйсы да килә кайчак Уйлап ятам-ятам да:
Юк шул минем абыем да,
Юк шул минем апам да,
Сеңелем дә, энем дә.
Бергә-бергә уйныйсым
Бик тә килә минем дә.
Ә күршеләр гөр килә;
Уйныйлар-шаяралар
Алар күп шул, күмәк шул,
Шуңа да шаян алар.
Бер иптәш кирәк миңа,
Энекәш кирәк миңа!
Яратыр идем мин аны,
Хәтта елак булса да.
Бакчага да илтер идем
Хәтта ерак булса да.
Энем белән мин урамга Уйнарга чыгар идем.
Әгәр мине тыңламаса,
Ничек тә чыдар идем.
Әтиләр бит ничә кабат
Алабыз дип алдыйлар.
Бердәнбер малайларына
Бер энекәш алмыйлар.
Күңелсез өйдә миңа,
Уенчык нигә миңа?!
Бергәләшеп уйнарга
Бер иптәш кирәк миңа.
   Берәү генә булса да,
    Ямьсез генә булса да,
    Елак кына булса да,
    Энекәш кирәк миңа!
-Рәхмәт сезгә, балалар. Укучылар, әгәр китапларны күп укысагыз, сез дә шигырьләр яза аласыз. Әйдәгез, үзебезне сынап, без дә шигырь язып карыйк әле. Мин 3 группага яза башланган шигырьләр бирәм, ә сез тәмамлагыз.
1 группага:
Шигырь язарга уйладым
Сүздән энҗе тезә-тезә.
.........................................
2 группага:
Мин зур шагыйрь түгел үзе
Тик шигырьләр язгалыйм.
.............................................
3 группага:
Шигырь язасым килә бик
Яруллин, Миңнуллин күк.
.........................................
Укучылар шигырьләрен укыйлар.
-Афәрин,балалар. Бик матур шигырьләр язгансыз.
Ә хәзер Фәнис абый Яруллин һәм Роберт абый Миңнуллиннар үзләренең шигырьләрен укып китсләр, без бик шат булыр идек
Ф.Яруллин:
-3.ЯЛКАУ ЯЛЫ.Әти әйтә: «Әй, улым,Бигрәк әллә нинди син.Эш турында әйтмим дә,Ял итә дә белмисең».Ял итәргә аңаргаНинди белү кирәктер?!Минем кебек ял иткәнБолай да бик сирәктер.Көннәр буе өйдә мин,Ятамын гел диванда.Телевизор карыймынМультфильмнар булганда.Йөгермимен, чапмыймын,Сазга батып кайтмыймын.Чапсын әйдә юләрләр,Мин аякны саклыймын.Киерелеп, сузылыпЯл итәм дә ял итәм.Әнә шулай ял итеп,Кай көнне арып бетәм.Бәйләнәләр гел юкка,Кызык та бу өлкәннәр.Әйтерсең лә үзләреМиннән шәп ял иткәннәр.
-Рәхмәт, сезгә, Фәнис абый. Сүзне Роберт абыйга бирәбез.
Роберт Миңнуллин:
-ШУНДЫЙ МИНЕМ ТУГАН ЯГЫМ
Ак чәчәкләр чыңлап тора
Җырлап тора әйләнәдә.
Ак каеннар сылу-сылу
Яшь кызларга әйләнә дә,
Җыйнаулашып, тезелешеп
Төшеп китә Сөн буена.
Яп-ялангач калып кына
Су керергә төн буена.
Ә малайлар шундый монда:
Хикмәт кенә уйлап йөри,  
Япь-яшь кенә яшеннәрне
Камчы итеп уйнап йөри. Шул камчыны шаяртып бер
Шартлатсалар болгый-болгый,
   Баш очында утлар уйный,
   Күкләр күкри ургый-ургый...
Тайлар монда бер урында
Чыдый алмый биеп тора.
Ә басулар шундый биек –
Офыкка ук тиеп тора...
   Менә шундый инде минем
   Туган җирем, туган ягым.
    Мин төзәлә алмам ,ахры –
Мактанылды менә тагын.
-Рәхмәт сезгә, Роберт абый.
Ф. Яруллин шигыре
Актыккы сулышны алганда Уфтанмас өчен җан ачынып – Кулларда егәрлек булганда, Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Күтәрик егылган гөлләрне,Матурлык калмасын басылып
Холкыбыз бик сабыр булса да,
Яхшылык эшләргә, ашыгыйк.Ходайның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:Һәркемнең гомере бер генә,Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
- Без бүген Фәнис абый Яруллин һәм Роберт Миңнуллинның биографияләре белән таныштык, бик күп шигырьләрен укыдык. Алар шулай ук бик күп җыр сүзләренең дә авторлары. Сез бу шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган нинди җырларны беләсез?
-..................................(җаваплар тыңлана)
-Дәресебезне аларның шигырьләренә язылган җырлар белән йомгаклыйк.
Р.Миңнуллин шигыре
Әни кирәк!Көннәр якты булсын өченЙокы татлы булсын өченӘни кирәк! Әни кирәк!Йокы татлы булсын өченӘни кирәк!Җил – яңгырдан саклар өченУсаллардан яклар өченӘни кирәк! Әни кирәк!Усаллардан яклар өченӘни кирәк!Ашлар тәмле булсын өченДөнья ямьле булсын өченӘни кирәк! Әни кирәк!Дөньяда иң кирәк кешеӘни димәк!
Өй эше. Ф.Яруллинның ( яки Р.Миңнуллинның) үзегезгә ошаган бер шигыренә карата рәсем ясагыз