Конспект мероприятия, посвящённый дню матери «?нил?р»


Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе
Актаныш муниципаль районы
Татарстан Республикасы
Бикчәнтәй башлангыч мәктәбендә 2 һәм 3 нче сыйныфларда класстан тыш чара.
“Әниләр көне”
Укытучы: Ганиева Г.М.
2012, ноябрь
Дәреснең максаты:
-Балаларда әниләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү;
-Тикшерү:”Әниләр көне” һәм гомумән “Әниләр” турында нәрсәләр беләләр;
-Үзләренең иҗади сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр бирү;
-Укучыларның күзаллау, фикерләү ,һәм хәтер сәләтләрен үстерү;
-Әдәби әсәрләргә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлар:
-Табышмаклар;
-Мәкальләр;
-Әкиятләр;
Дәрес барышы:
Кереш әңгәмә.
Әйдәгез бүгенге ачык дәреснең темасын ачыклыйк.
Кечкенә чагыңда төн йокыларын калдырып, сине кем караган?
Елаганда кочагына алып кем юаткан?
Җиргә басып атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?
Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем ул?
Син авырганда төннәр буе юатучы, күз карашы белән иркәләүче кем ул?
Иртә белән сине:”Тор балам, соңга каласың ,уятырга кызгандым, бик тәмле йоклый идең”,-дип иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы кем?
- Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
- Әйе, балалар,без бүген сезнең белән әниләребез турында, без - балалары өчен җаннарын да,гомерләрен дә кызганмаучы изгеләребез турында сөйләшербез.
- Укучылар, менә сезнең алда җиде төсле чәчәк. Ул гади чәчәк түгел, ул тылсымлы чәчәк. Ул бик файдалы, йөз төрле авырудан дәвалый. Әгәр бу чәчәкне яраткан кешеңә бүләк итсәң, ул гел яшь, матур булып кала икән. Ләкин безнең чәчәгебезне усал убырлы карчык сихерләгән, чәчәкнең тылсымы беткән.Чәчәкнең һәр таҗына да бирем язылган. Безнең чәчәгебез ул биремнәрнең берсен дә үти алмый. Ул сездән ярдәм сорый. Сез аңа булышырга әзерме? Беренче таҗын алыйммы? Кая, карыйк әле, нинди бирем язды икән убырлы карчык.
1 нче бирем: Әкиятне танып, исемен дөрес итеп әйтергә. Мин сезгә әкияттән өзек укыйм, сез әкиятнең исемен әйтергә һәм дәвам итеп сөйләргә тиеш. Балалар, сез барыгыз да әкиятләр укырга яратасыз.Әкиятләр белән сез кечкенәдән таныш.Сез укый белмәгәндә аларны сезгә әниләрегез, әбиләрегез сөйләде.Хәзер сез аларны рәхәтләнеп укыйсыз.Г.Тукайның нинди шигырендә “Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.”-диелә? Хикәят шул әкият инде ул.
Сез инде беләсез,әкият геройлары гел яхшы, әйбәт кенә булмыйлар.Ә кайберләренә бик күп авырлыклар, киртәләр аша чыгарга туры килә.Кеше өчен әкиятләр – кызыклы, үгет-нәсихәтле, гыйбрәтле тормыш дәреслеге ул.
Менә игътибар белән тыңлагыз, биремдәге әкиятне укыйм.(” Өч кыз” әкиятеннән өзек укыла).Бу әкият ничек атала?Дәвам итеп сөйләгез?
Молодцы, укучылар.Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?Әйе, бу әкият безне әниләребезгә карата ихтирамлы, игътибарлы булырга өйрәтә.Тикмәгә генә “Җәннәт аналарның аяк астында”- дип әйтмәгән безнең Пәйгамбәребез М.с.г.в. Әйе, әниләр балаларына беркайчан да начарлык теләмиләр, балам әйбәт булсын , тәртипле ,акыллы, уңган, эш сөючән, мәрхәмәтле булып үссен дип телиләр.Менә мин сез әниләрегезнең шул өметен акларсыз дип, аларга бер кайчан да авырлык китермәссез дип ышанып калам.
нче бирем:Әниләргә багышланган нинди җырлар беләсез?Башкарып күрсәтегез.
Җыр “Җырлыйм әнием турында”.
- Рәхмәт.
-Күктән иңгән иң зур бүләк - баладыр
Йөрәкләрдән мәңге китмәс ярадыр.
Зур үссә дә әти белән әнигә
Үзәк өзгеч сабый булып каладыр.
Бу тормышның бар мәгънәсе - баладыр
Кайчакларда утка-суга саладыр.
Ни булса да, әти белән әнигә
Иң кадерле газиз булып каладыр.
-Менә 3 нче биремдә әти-әнигә һәм балаларга карата мәкальләрне дәвам итергә кушылган.Сез әзерме?
нче бирем: Мәкальләрне дәвам ит .
Ана күңеле балада, бала күнеле далада;
Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр;
Җәннәт аналарның аяк астында;
Бала суга төшсә, ана утка төшә;
Алма агачыннан ерак төшмәс;
Аталы-аналы- алтын канатлы;
Ата-ана догасы- утка, суга батырмас;
Ата беләк- ана йөрәк.
- Әниләргә дә мәкаль әйтик әле, белерләрме икән?
Балалы кеше- бай кеше;
Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә;
Бала-бәгер җимеше;
Балалы өйдә гайбәт булмас;
Баланы бозасың килсә- макта;
Әткәй шикәр- әнкәй бал;
Ата- ананы тыңлаган адәм булган,
Тыңламаган әрәм булган.
- Рәхмәт җавапларыгызга.нче бирем: Табышмак әйтәм- җавабын әйт.
Ул елга бер тапкыр килә, аны һәркем көтеп ала, кунаклар килә, бүләкләр алып киләләр.Бу нинди бәйрәм? (Туган көн)
Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала.Шуңа карамастан аны һәркем ярата.Кем ул? (Бәби)
Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә, җылы оекбашлар бәйли.Кем ул? (Әби)
Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң матур, иң кадерле кеше- кем ул? (Әни)
Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)
нче бирем: Тылсымлы сүзләр.
Балалар сез нинди тылсымлы сүзләр беләсез?
Ни өчен аларны тылсымлы диләр?
Сезгә тылсымлы сүзләр әйтәләрме?Аларны ишетү рәхәтме?Аларны күбрәк кемнәр әйтә?
Үзегез дә тылсымлы сүзләр әйтәсезме?Кемнәргә?
Тылсымлы сүзләр әйтүче бала нинди була?
Балакаем, - ди әни,
Алмакаем, -ди әни,
Шикәрем син, балым син,
Минем хөрмә җимешем,
Челтерәп аккан инешем...
Каян таба сүзләрен,
Тезә тәмле сүзләрен.
Мин алай әйтә белмим,
Әни, әнием димен.
- Әйдәгез балалар, чәчәгебезгә булышыйк, әниләребезгә матур, тылсымлы сүзләр әйтик әле.
-Молодцы,бигрәк матур сүзләр беләсез икән.
нчы бирем: Синквейн төзергә.Синквейн формуласын искә төширик әле.
1.Синквейнның темасы, бер сүз белән, исем.
2.Ике сыйфат.
3.Өч фигыль.
4.Билгеле бер мәгънәле фраза.
5.Нәтиҗә, бер сүз белән, исем.
Темасы: Ана.
- Бу язган шигырегезне якларга кирәк.Рәхмәт!
-Әйдәгез укучылар, өй эшен тикшереп алыйк .Сезгә өй эшенә “Минем әнием” дигән темага инша язырга кушылган иде.Эшләп килдегезме?Әйдә тыңлыйк әле.
-Рәхмәт!
7 нче соңгы бирем: Шигырьләр башкарырга.Бу биремдә Әниләргә багышланган бик матур шигырьләр сөйләргә кушылган.Әйдәгез рәхим итегез. Миләүшә: - Ана, ана!Син куш йөрәкледер,Кәусәр сенгән синең куңелгә.Баштан сыйпап бер елмайдың исә,Бөтен дөнья ямьгә күмелә.Ана булу-изгелекнең таҗы,Дөньяда иң олы дәрәжә.Ана кеше hәрбер баласыныңБәхетенә ача тәрәзә.Ана сиңа гел яхшылык тели, Гаепләрен булса - кичерә..., Тугрылыклы калыйк гомер буе Ана дигән күркәм кешегә!

Алия: - Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Йә кояштан һәйкәл салырлык.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
-Рәхмәт укучылар! Сез бик актив катнаштыгыз, хәзер безнең чәчәгебез сихердән котылып, тагын тылсымнар, үзенең моңҗизаларын эшли башлар инде.
- Әнкәй!Әни!Җир йөзендәге иң матур, иң назлы, сихри көчкә ия исемдер бу, мөгаен.Әнкәй сүзен телгә алуга дөньялар яктырып китә, күңелдә шатлык арта, йөзләрдә көләч елмаю балкый.Яшенле яңгыр астында калып чыланганда, кемдер бик нык рәнҗеткән вакытта, урамнан каш-күз җимереп кайтып кергәндә кайсыбыз гына әниләргә сыенмаганда, кем генә үзенә юатучы тапмаган.Биш яшьтәме син, илле яшьтәме, сиңа һәрвакыт әни кирәк!
- Ана мәхәббәте батырлыкка тиң.Мәхәббәтне берничә төргә бүләләр.Егет белән кыз мәхәббәте, дуска мәхәббәт, ананың балага мәхәббәте.Иң көчлесе - ана мәхәббәте.Калганнары хыянәт итә, сүрелә, онытыла да.
- Борынгы риваятьләрнең берсендә шундый вакыйга бар.Япь-яшь егет бер кызга гашыйк була.Аның мәхәббәтен сынар өчен сөйгән кызы егетенә :”Әгәр сөюең чын булса, миңа әниеңнең йөрәген китер”,-дип әмер бирә.Гашыйк булып тилерер дәрәҗәгә җиткән егет әнисен үтереп, ана йөрәген йөрәген кулына ала да сөйгәне янына йөгерә.Шунда ул абынып егыла.Кинәт йөрәк телгә килеп: ”Бик авыртмадымы улым?”- дип сорый.
- Ана бала хакына барысын эшләргә дә әзер.Ләкин соңгы вакытта тормышыбызда “изгелек”, “олыны олылау” төшенчәләре онытылып бара.Күкрәк сөтен имезеп, безгә гомер бүләк иткән иң олуг булган ананы тәрбияләмәү, рәнҗетү вакыйгалары белән әледән-әле очрашып торабыз.Бүгенге көндә балалары тарафыннан кыерсытылып, авыр язмышларга дучар булган аналар бихисап.Нәкъ менә шушы сәбәп Аналар көнен билгеләп үтүгә сәбәпче булды да инде.Әлегә кадәр без 8 нче Мартны Әниләр бәйрәме дип йөри идек.Ләкин, бу дөреслеккә туры килеп бетми, чөнки 8 нче Март апалар, сеңелләр, әниләр, әбиләр – барлык гүзәл затлар бәйрәме.Ә ноябрьнең соңгы якшәмбесе – бары тик Әниләр көне генә.Чөнки бөтен кешенең дә әнисе була, дөньяда әниләрдән дә газиз, әниләрдән дә якын изге кеше юк.
-Әниләрдән газиз кем бар җирдә?
Алар күңелендә – изгелек.
Әниләрне, зинһар, саклый белик,
Авыр сузләр әйтеп рәнҗетмик
“Балам“, - диеп ана гомер буе
Яши бары бала хакына.
Телик аңа бәхет-шатлыкларны,
Рәхмәт әйтеп барсы-барсына.
- Әйдәгез балалар, әниләребезгә олы рәхмәтләребезне әйтеп, алар беркайчанда авыртмасыннар, гел яшь, чибәр, матур булып калсыннар дип теләп, үзебезнең тылсымлы чәчәгебезне бүләк итик.
- Безнең бүгенге дәресебез ахырына якынлашты.Сезне тагын бер тапкыр бөтен җир йөзен бизәгән бәйрәм –“ Әниләр көне” белән тәбриклим!Барыгызга да сау-сәләмәт булып яшәргә язсын!Якыннарыгызның игътибарын, кайгыртуын, яратуын тоеп, өйләрегезнең нуры булып, тыныч, имин тормышта бәхетле гомер кичерегез!
Балалар башкаруында җыр: “Әниемнең кочагы”.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.