Разработка урока по татарскому языку на тему Фонетика ??м орфоэпия б?леген гомумил?штереп кабатлау (5 класс)


Фонетика һәм орфоэпия бүлеген гомумиләштереп кабатлау.
(белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе)
V сыйныфта татар теленнән ачык дәрес
Максат. 1. Фонетика һәм орфоэпия буенча үтелгән темаларны гомумиләштереп кабатлау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү.
2. Компьютерда эшләү күнекмәләрен үстерү.
3. Биремнәрнең эчтәлегенннән чыгып, кешеләргә һәм үзеңә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү; Ш.Галиев иҗаты белән кызыксыну уяту.
Җиһазлау: Vсыйныф өчен татар теле дәреслеге; “Сәләт” иҗтимагый фонды чыгарган электрон дәреслек, компьютер, интерактив такта, кисмә хәрефләр, тестлар, Ш.Галиев портреты һәм шигырьләр җыентыгы.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү Һәм системалаштыру.
Методлар: әңгәмә, электрон дәреслектән файдаланып төрле биремнәр үтәү, сүзлек диктанты яздыру, кисмә хәрефләр белән эшләү һ.б.
Дәрес барышы.
Исәнмесез, уккчылар!
Исәнмесез!
Татар теле дәресен башлйбыз. Укучылар, бүген безнең дәретә кунаклар бар. Алар төрле мәктәпләрдән килгәннәр. Татар телендә шундый мәкаль бар: “Кунак килсә, йөзеңне ач диләр!”диләр. Әйдәгез әле, укучылар, кунакларыбызны сәламлик.
Исәнмесез!
Яхшы, укучылар, утырыгыз. Бу дәрестә без фонетика бүлеге буенча үткәннәрне кабатларбыз. Дәрес барышында белемнәребезне системалаштырырбыз, кимчелекләребезне бетерү юнәлешендә эшләрбез. Дәреснең кайбер өлешләрендә интерактив тактадан файдаланырбыз.
Дәреснең төп өлеше.
Дәфтәрләргә число һәм тема языла. Сүзлек диктанты яздырыла. Диктант тексты: тормыш, чокыр, толым, тырыш, шырпы, томан, болан, борау, болыт, сылу, оешма, очучы, корал, кылыч, тынычлык, корылык.
Без нәрсәләр яздык?
О, ы хәрефләре булган сүзләр.
Әйе, дөрес. Без аларны дөрес итеп яза белергә тиешбез. Алдагы дәресләрдә дөрес язу кагыйдәләре белән таныштык. Хәзер сүзлек диктантының дөреслеген интерактив такта аша тикшерәбез. (Тикшерелгәннән соң укучылар үзләренә бәя куя.)
Укучылар, хәзер шушы сүзләр ярдәмендә кайбер кагыйдәләрне искә төшереп үтәрбез:
- кайсы сүзләрне язганда о һәм ы хәрефләренең дөрес язылышы кагыйдәсен искә төшердегез, дөрес яздыгызмы?
- Тормыш, чокыр, толым, болыт сүзләрендә тар әйтелешле о хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә бу авазлар ы хәрефе белән белдерелә.
- Яхшы. Диктант текстындагы сүзләр сингармонизм законына буйсынганмы? Нәрсә ул сингармонизм?
- Сузыкларның бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашлануы сингармонизм дип атала.
- Без язган сүзләрнең барысы да сингармонизм законына буйсынган.
- Яхшы. Укучылар, без сезнең белән сүзләрне дөрес язудан тыш андагы авазларны дөрес әйтә белергә дә тиеш бит. Ә авазларны дөрес әйтергә безне тел белеменең кайсы тармагы өйрәтте?
- Орфоэпия.
- Әйе, бик дөрес. Өй эше итеп, сезгә тизәйткечләр өйрәнеп килергә бирелгән иде. Әйдәгез әле хәзер шуларны әйтеп үтик.
(Тизәйткечләр әйтү.)
Бик яхшы, укучылар. Бу тизәйткечләрне кем язган әле?
Шәүкәт Галиев язган.
Кем соң ул Ш.Галиев?
Ул – шагыйрь. Балалар өчен бик күп шигырьләр язган.
20 ноябрьдә туган көне булып узды. (Тактада Ш.Галиев портреты элеп куелган канаты ачып куела)
Әйе, бик дөрес, укучылар. Аның шигырьләре безне нәрсәгә өйрәтә соң?
Ул безне хезмәт сөяргә, тапкырлыкка, кирәкмәгәнгә мактанмаска өйрәтә.
Яхшы, укучылар. Без әле сезнең белән аның шигырьләренә дә ткуталырбыз. Ә хәзер, әйдәгез әле, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны кабатлап алыйк.
(Тактада яңгырау һәм саңгырау тартыкларны күрсәтү.)
Яхшы. Хәзер, укучылар, интерактив тактада эшләп алабыз. (Сүзләрне парлап язу.)
Бик яхшы эшләдегез, укучылар, молодцы. Ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп алыйк.
Физминутка.
Яхшы, укучылар, утырышыгыз. Менә без сезнең белән ял итеп тә алдык. Хәзер мин сезгә Ш.Галиевнең “Буш вакыт” шигырен укып китәм. (Шигырь укыла.)
Укучылар, бу шигырь сезгә аңлашылдымы? Шигырь нәрсә турында?
Бу юллар вакытның кадерен белергә чакыра.
Үзеңә эш, шөгыль табарга куша.
Дөрес, укучылар. Кеше үз гомеренең кадерен белергә тиеш. Буш вакытыгызны сез ничек итеп үткәрәсез соң?
Спорт белән шөгыльләнәбез.
Китап укыйбыз.
Әти-әнигә булышабыз.
Төрле түгәрәкләргә йөрибез.
Яхшы. Ә хәзер, укучылар, шушы шигырьнең тактага язылган беренче строфасын дәфтәрләргә язып алыйк, һәр сүзгә басым куйыйк. Нинди кагыйдәләргә нигезләнеп эшлибез, басым кайсы иҗеккә төшә?
Һәрчак сүзендә басым беренче, ни беләндер сүзендә икенче иҗеккә төшә, ә калганнарынды соңгы иҗеккә төшә.
Ни өчен?
Татар телендә басым күбрәк соңгы иҗеккә төшә.
Һәрчак – билгеләү алмашлыгы, аларда басым беренче иҗеккә төшә; беләндер – билгесезлек алмашлыгы.
Җавап дөрес, хәзер барыгыз да эшләрегезне тикшереп билге куегыз.
Ә хәзер шигырьнең икенче строфасын иҗекләргә бүлеп языгыз, ачык һә ябык иҗекләрне күрсәтегез. (тикшерелә)
Яхшы. Хәзер вакыт сүзенә фонетик анализ ясыйбыз. (тикшерелә)
Яхшы, укучылар. Сезнең өстәлләрегездә кисмә хәрефләр ята. Бирелгән авазларның парларын әйтегез. (м, а, г, д, а, б; т, а, р, ы, з). Хәзер килеп чыккан сүзләрне укыйк. (мәктәп, дәрес сүзләре килеп чыга). Шул сүзләр белән җөмләләр төзибез.
Рәхмәт, укучылар. Бик матур җөмләләр төзедегез.
Йомгаклау.
Укучылар, без дәрестә фонетика, орфоэпия буенча белемнәрне төрлечә тикшереп карадык. Хәзер шуларны гомумиләштереп бер тест эшләп алабыз.
(Тест эшләү)
Укучылар, без дәрестә нәрсәләр эшләдек?
Сезгә аеруча нәрсә ошады?
Белемнәрне бәяләү.