5 нче сыйныф, рус т?ркеме, татар ?д?биятыннан эш программасы ФГОС


Укыту фәне буенча планлаштырылган нәтиҗәләр (ФГОС буенча)
Бүлек исеме Предмет нәтиҗәләре Метапредмет нәтиҗәләр Шәхси нәтиҗәләр
укучы өйрәнәчәк укучы өйрәнү мөмкинчелеген алачак Без мәктәптә
- уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белергә (сорарга), үзеңә сорап алырга, иптәшеңә тәкдим итә белергә;
- уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белергә;
- китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белергә;
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади укырга;
- сәнгатьлеукырга;
- текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнергә;
- әсәрләрне анализларга;
- план төзергә;
- геройларга характеристика бирергә, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белергә;
- проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера белергә;
- халык авыз иҗатының (әкият, табышмак, мәкаль) үзенчәлекләрен танып белергә;
- яңа уку елы башлану, аңа әзерлек, мәктәп турында сөйли белергә;
- уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшергә;
- Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белергә;
- китапның нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтә белергә;
- китап укырга, китапка сак караш турында киңәш бирергә;
- шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);
- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;
өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу;
- татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында мәгълүмат алу;
- герой исеменнән, автор исеменнән текстның эчтәлеген иҗади сөйләү;
әсәрнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләр ясау;
әсәр буенча инсценировка, проект, сценарий төзегәндә төркемнәрдә эшләү;
автор тексты үрнәгендә проза һәм шигъри әсәрләр иҗат итү;
әдәби текст героеның, авторның позициясен билгеләү;
әдәби текстның әхлаки һәм эстетик кыйммәтәренә төшенү;
- китапханәгә язылу өчен анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый, нәрсә турында икәнен сорый белү;
- китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү; Регулятив күнекмәләр.
1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә, рефлексия ясый, үз эшенә адекват бәя бирә: булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру; үз проблемаларын тиңләштерә, төп проблеманы билгеләү; билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.
2. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү: проблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш); уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишкәндә туган потенциаль авырлыкларны билгеләү, аларны бетерү чараларын табу; уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба, билгели белү.
3. Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү: педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү; үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү); үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау,тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау; көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау сәбәпләрен аргументлаштырып,үз эшчәнлегеңә бәя бирү.
4. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү: уку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү; эшчәнлек максатыннан чыгып, бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү.
5. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү: бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү; шәхси белем алу эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләрне реаль нәтиҗәләр белән чагыштыра, нәтиҗәләр чыгара белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык хисе тою; мөстәкыйль рәвештә уңышыңның яки уңышсызлыгыңның сәбәпләрен ачыклый белү, уңышсызлык ситуацияләреннән чыгу юлларын таба белү.
Танып-белү күнекмәләре.
6. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба, логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре: мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату; аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә төзү; алынган мәгълүматны, чишеләсе мәсьәләне контекст эчендә интерпретацияләп аңлатып бирү.
7. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе: предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә модель, схема төзү; туры, кыек, каршылыклы исбатлау төзү; бирелгән предмет өлкәсен билгеләүче гомуми законнарны ачыклау максатыннан модельләрне үзгәртү.
8. Аңлап уку: үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу; текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен аңлау.
9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;
экологик белемнәрне тарату, проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
10. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү: кирәкле мөһим эзләнә торган сүзләрне билгеләү; электрон эзләү системалары белән үзара бәйләнеш булдыру; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.
Коммуникатив күнекмәләр.
11. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү: бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшеңнең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү; үз фикереңә критик карау, үз хаталарыңны лаеклы рәвештә таный белү һәм аны төзәтә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.
12. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, язма һәм телдән, монологик һәм контекстсөйләм төрләрен оста файдалана белү: коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә һ.б.); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү, диалог барышында карар кабул итә һәм аны әңгәмәдәшең белән яраштыра белү; тиешле сөйләм чаралары кулланылып төзелгән оригиналь язма текстлар булдыру.
13. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү: уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен, шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү; мәгълүматне этик һәм хокукый нормаларны истә тотып куллана белү. 1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою: ватандарлык; Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, Ватаның алдында бурыч һәм җаваплылык хисе, рус теле һәм Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте. Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.
2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.
3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, диннәргә түземлелек, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.
4.Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, дөньяга тулы бер караш булдыру .
5.Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү (үзеңне аралашуның тигез хокуклы субьекты итеп тою, диалог буенча партнер образын төзүгә әзерлек, мөмкин булган диалог оештыру ысулларын төзүгә әзерлек; кызыксынуларын, эшчәнлекләрен (процедураларын) конверсияләү (үзгәртү) буларак, диалог барышын оештыруга әзерлек; аралашу алып баруга әзерлек һәм сәләтлелек).
6. Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;
төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу;
яшүсмерләрнең иҗтимагый оешмаларында катнашырга әзер тору; оештыру эшчәнлегендә компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;
анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру, шәхесара мөнәсәбәтләрдә отышлы икеяклы хезмәттәшлек алымнарын булдыру;
Үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.
7. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.
8.Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, эстетик характердагы иҗади эшчәнлекне үзләштерү аша, төрле этномәдәни гореф-гадәтләрне чыгалдыручы әдәби әсәрләрне аңлау сәләте; гомуми рухи мәдәният, тормышны танып-белүнең үзенчәлекле ысулы һәм аралашуны оештыру чаралары буларак,укучыларда әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби, әхлакый киңлегендә ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау аша,үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; мәгънәви, эстетик һәм шәхескә юнәлтелгән кыйммәт буларак, әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру.
9.Тормыштагы төрле очракларда экологик ориентлашкан рефлексив бәя бирерлек һәм практик эшчәнлек тәҗрибәсе булырлык, экологик фикер йөртүнең заманча дәрәҗәсенә туры килерлек экологик культура нигезләрен формалаштыру (табигатьне өйрәнергә, авыл хуҗалыгы хезмәте белән шөгыльләнергә, табигатьне эстетик-нәфис итеп чагылдырырга, туризм , шул исәптән экотуризм белән шөгыльләнергә, табигатьне саклау эшчәнлеген тормышка ашырырга әзерлекле булу).
Мин – өйдә булышчы - үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белергә;
- вакытны сорый, әйтә белергә;
- өйдә нинди эшләр эшләүнең кирәклеген, нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, ничек булышканыңны сөйли белергә;
- кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белергә;
- образларга бәя бирергә, кешенең характер сыйфатларын әйтә белергә; - өйдә эшләгән эшләрне әйттерү, сорау, куша белү;
- өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирү, яхшы эшләгән өчен мактый белү;
- өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү; Дуслар белән күңелле - “Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди?” проблемалары буенча сөйләшергә;
- төрле рецептларны сөйли белергә;
- төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдаланырга;
- өйрәнелгән лексиканы, шул исәптән сүзтезмәләрне язма һәм сөйләм текстында танырга;
- уку мәсьәләсенә туры килгән текстны дәвам итәргә. - туган көнгә өстәл әзерләү, өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләшү;
- сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру;
-үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләү;
- төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу;
- уку һәм аудирование процессында тоемлауга таяну. Дүрт аяклы дусларыбыз
- дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләргә;
- сәнгатьле укырга;
- текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнергә. этләр тормышыннан кызыклы мәгълүматлар табу һәм сөйли белү.
Без спорт яратабыз - спорт төрләре һәм нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйләргә;
- сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйли белергә;
- табибта кай җирең авырту турында сөйләшергә.
- укыган текст буенча фикер алышырга, үз тәҗрибәңә нигезләнеп, фикереңне дәлилли белергә;
- текстны аңлап һәм сәнгатьле укый белергә;
- әсәрнең исеме буенча эчтәлегенә төшенергә;
кычкырып, эчтән укыганда, яисә тыңлаганңа төрле текстларның эчтәлеген аңлап кабул итәргә; төп фикерне һәм геройларны табарга;
- әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә;
- укыган текстка сораулар куя белергә;
- әдәби әсәрне рольләргә бүлеп укырга;
- әдәби әсәргә нигезләнеп, үз текстыңны язарга. - сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;
- төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып, хикәя төзи белү.
- Олимпия уеннары, кайда барлыкка килгәнен, нинди уеннар булуын, олимпия уты, олимпия флагы турында сөйли белү;
- кешенең еш авыру сәбәпләрен әйтү, аңа авырмаска киңәшләр бирү.
- матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итү;
- әдәби текстның әхлаки һәм эстетик кыйммәтенә төшенү,
- тематик каталог белән эшли белү;
- текстагы фактлар ярдәмендә үз фикереңне исбатлау;
- авторның позициясен билгеләргә һәм геройларга карата үз мөнәсәбәтеңне әйтү.
- Укыту фәненең эчтәлеге
Бүлек исеме Кыскача эчтәлек Сәгать саны
Без мәктәптә
Диалог. “Бүген 1 сентябрь”. Р. Байтимеровның “Татарстанның дәүләт гимны”. Х. Шабановның “Китап” шигыре. “Олегның кәефе юк” тексты. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. “Без бүген диктант яздык”тексты. 6
Мин – өйдә булышчы Л.Леронның “Хәерле иртә” шигыре. “Рәсим белән Илнур” тексты. “Ләйлә белән Наил” тексты. Ләйлә белән Наилгә характеристика төзү. Монолог. “Без әнигә булышабыз”. З. Гомәрованың “Үзем җыештырдым” шигыре. А.Әсәдуллинан. “Ике мәсьәлә” тексты. “Ләйсән тырыш кыз” тексты. Сәхнәләштерү. “Ләйсән тырыш кыз”. Ю. Ермалаевның “Ике пирожный” хикәясе. Ю. Ермалаевтның “Ике пирожный” хикәясенә анализ. М.Җәлилнең Суык бабай” шигыре. А.Алишның “ Сертотмас үрдәк” әкияте. “Сөйләмә дуска сереңне...” сер саклау үзенчәлекләре турында әңгәмә. “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкияте. “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен рольләргә бүлеп уку. “Өч кыз” татар халык әкияте. 18
Дуслар белән күңелле “Минем дусларым бар” темасына хикәя язу. Л.Васильева-Гангнусның “Язгы каникул” тексты.
Л.Васильева-Гангнусның “Язгы каникул” текстындагы геройларга характеристика төзү. Монолог. Дусларга ни өчен күңелсез? Туган көн. Диалог. Туган көнгә чакыру. “Туган көн – иң күңелле бәйрәм” хикәясе. “Гүзәл Ләйсәннәрдә” тексты. Диалог. Без нәрсә әзерлибез? Туган көн җыры . Татар халык уеннары. “Ак калач”. “Табын янында” тексты. Табын янында әхлаклылык кагыйдәләре. Этикет. “Куркак юлдаш” әкияте. М.Хуҗинның “Туган көн” хикәясе. Проект эше. “Дуслар белән күңелле”. Ш.Галиевның “Мәрзия мәсьәләсе” шигыре. 18
Дүрт аяклы дусларыбыз Безнең дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре. Диалог. Этең нинди токымнан?. “Минем Акбаем” тексты. Х.Гардановның “Акыллы Карабай” хикәясе. Монолог. Х.Гардановның “Акыллы Карабай” хикәясендәге Карабайның матур гадәтләре. Г.Тукайның “Су анасы” әсәре. Г.Тукайның “Су анасы” әсәрендәге геройлар. Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре. Диалог. Синең этең бармы? “Минем дүртаяклы дустым”. темасына хикәя язу. Р.Эрих Распенең “Сигез аяклы куян” хикәясе. “Төлке белән Аленушка” рус халык әкияте. 13
Без спорт яратабыз Диалог. “Кай җирең авырта?”. БСҮ. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Диалог. Терапетта.Минем яраткан спорт төрем. Спорт уеннары.Рәсем буенча хикәя төзү. Олимпия уеннары . Проект эше. Минем яраткан спортчым. Йомгаклау тикшерү эше. Хаталар өстендә эш. Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик әсәре. Б.Мотыйгуллинның “Сәламәт булыйк”шигыре. Сабан туе уеннары. Сабан туе программасының афишасы. Диалог. Сабантуйда. БСҮ.Җәйге ялда саклык кагыйдәләре 13
Барысы (Искәрмә: диалог – 7, монолог – 3, проект эше – 2, хикәя язу – 1, йомгаклау тикшерү эше - 1) 68
Календарь-тематик план ФГОС
№ Өйрәнелә торган бүлек, дәрес темасы Сәгать саны Үткәрү вакыты Укучыларның төп уку эшчәнлеге төрләре
Планлаштырылган вакыт Фактик
вакыт Без мәктәптә (6 сәг.)
Диалог. “Бүген 1 сентябрь”. 1 02.09 Үз фикерләрен дәлилләү. Үзара тикшерү, үз-үзләрен тикшерү үткәрү.
Р. Байтимеровның “Татарстанның дәүләт гимны”. 1 03.09 Татарстан гимны (ятлау). Төп мәгълүматны аерып алу, хәтердә калдыру. Игътибарлылык, ихтыяри хәтер күнекмәләрен үстерү.
Х. Шабановның “Китап” шигыре. 1 09.09 Төп фикерне аералар, шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру. Лексиканы сөйләм телендә куллану, сорауларга дөрес җавап бирү.
“Олегның кәефе юк” тексты. 1 10.09 Терәк сүзләрне кулланып текстның эчтәлеген сөйләү. Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлату, анализлау һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертү.
Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. 1 16.09 Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, яттан сөйли белү.
“Без бүген диктант яздык” тексты. 1 17.09 Текстка нигезләнеп, үз мәктәбеңдәге дәресләр турында җөмләләр төзү Яңа материалны үзләштерү буенча үз фикерләрен әйтү.
Мин – өйдә булышчы (18 сәг.)
Л.Леронның “Хәерле иртә” шигыре. 1 23.09 Шигырьне тиешле тизлектә дөрес уку.
“Рәсим белән Илнур” тексты. 1 24.09 Әдәби геройларны сурәтләп бирү. Тема буенча сөйләм үрнәкләрен кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйләү.
“Ләйлә белән Наил” тексты. 1 30.09 Тыңлаган текстны аңлау, эчтәлеге буенча фикер әйтү. Текст буенча сорауларга җавап бирү.
Ләйлә белән Наилгә характеристика төзү 1 01.10 Әдәби геройларны сурәтләп бирү, аларга характеристика төзү.
Монолог. “Без әнигә булышабыз”. 1 07.10 Лексиканы сөйләм телендә кулланып, үз гаиләләре, әниләренә булушулары турында сөйләү.
З. Гомәрованың “Үзем җыештырдым” шигыре. 1 08.10 Тәрбия турында сөйләшә белү, укып аңлау, эчтәлеген сөйли белү.
А.Әсәдуллинан. “Ике мәсьәлә” тексты. 1 14.10 Текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәү. Тексттан төп фикерне аерып алу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу. Үзара тикшерү. Үз-үзләрен тикшерү үткәрү.
“Ләйсән тырыш кыз” тексты. 1 15.10 Текстны укып аңлау, сорауларга җавап бирү, диалог төзү.
Сәхнәләштерү. “Ләйсән тырыш кыз”. 1 21.10 Дәрестә үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау. Үзбәя кую.
Ю. Ермалаевның “Ике пирожный” хикәясе. 1 22.10 Тексттан кирәкле төшенчәне, мәгълүматны эзләү, табу.
Ю. Ермалаевтның “Ике пирожный” хикәясенә анализ. 1 28.10 Геройларга характеристика бирү, сорау-җавап бирү, диалог төзү.
М.Җәлилнең Суык бабай” шигыре. 1 29.10 М.Җәлил. Суык бабай (ятлау). Шигырьне уку, тыңлау, бәйрәмгә чакыра белү.
А.Алишның “ Сертотмас үрдәк” әкияте. 1 11.11 Әкият буенча план төзү. Логик фикерләү. Нәтиҗә ясау.
“Сөйләмә дуска сереңне...” сер саклау үзенчәлекләре турында әңгәмә 1 12.11 Үз фикерләрен дәлилләү. Үзара тикшерү, үз-үзләрен тикшерү үткәрү.
“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкияте. 1 18.11 Текстны уку. Текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәү. Тексттан төп фикерне аерып алу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу. Үзара тикшерү. Үз-үзләрен тикшерү үткәрү.
“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен рольләргә бүлеп уку. 1 19.11 “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен рольләргә бүлеп уку. Үзара тикшерү. Үз-үзләрен тикшерү үткәрү.
“Өч кыз” татар халык әкияте. 1 25.11 Әкиятне уку. Әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәү. Әкияттән төп фикерне аерып алу. Әкият укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу.
“Мин – өйдә булышчы” темасын йомгаклау 1 26.11 Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү.
Дуслар белән күңелле (18 сәг.)
“Минем дусларым бар” темасына хикәя язу. 1 02.12 Үз фикерләрен дәлилләү. Дуслык, якын дус турында мәгълүмат җиткерә алу
Л.Васильева-Гангнусның “Язгы каникул” тексты. 1 03.12 Текстны уку. Тасвирлау планын төзү.
Л.Васильева-Гангнусның “Язгы каникул” текстындагы геройларга характеристика төзү. 1 09.12 Әдәби геройларны сурәтләп бирү. Тема буенча сөйләм үрнәкләрен кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйләү.
Монолог. Дусларга ни өчен күңелсез? 1 10.12 Өйрәнелгән лексиканы кулланып, үз фикерләреңне дәлилләү, монологик сөйләмгә чыгу
Монолог.Туган көн. 1 16.12 Туган көн турында сөйләү, логик фикер йөртү, сораулар бирү, монологик сөйләмгә чыгу
Диалог. Туган көнгә чакыру.
1 17.12 Туган көнгә чакыру кәгазе язу, кунак сыйлау үзенчәлекләрен өйрәнү.
“Туган көн – иң күңелле бәйрәм” хикәясе. 1 23.12 Текстны уку аңлау. Сорауларга җавап бирү, киңәшләр бирү. Характеристика бирү.
“Гүзәл Ләйсәннәрдә” тексты. 1 24.12 Текстны уку аңлау. Сорауларга җавап бирү, киңәшләр бирү. Характеристика бирү.
Диалог. Без нәрсә әзерлибез? 1 13.01 Өйрәнелгән лексиканы кулланып, үз фикерләреңне дәлилләү, диалог төзү.
Туган көн җыры . 1 14.01 Җыр өйрәнү, күмәкләп җырлау.
Татар халык уеннары. “Ак калач”. 1 20.01 “Ак калач” (ятлау). Татар халык иҗаты (уеннар) белән танышу.
Тыңлап аңлау “Табын янында” тексты. 1 21.01 Текстны уку аңлау. Сорауларга җавап бирү, киңәшләр бирү. Характеристика бирү.
Табын янында әхлаклылык кагыйдәләре. Этикет 1 27.01 Табын янында үзеңне тоту, кунакка чакыру, сыйлау турында сөйләү.Сорауларга җавап бирү, киңәшләр бирү. Әдәплелек турында сөйләшә алу
“Куркак юлдаш” әкияте 1 28.01 Әкиятне уку. Әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәү. Әкияттән төп фикерне аерып алу. Әкият укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу. Әңгәмә,тәрҗемә эше,сорауларга җавап.
М.Хуҗинның “Туган көн” хикәясе. 1 03.02 Текстны уку. Текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәү. Тексттан төп фикерне аерып алу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу. Үзара тикшерү. Үз-үзләрен тикшерү үткәрү.
Проект эше. “Дуслар белән күңелле”. 1 04.02 Дуслар турында проект эше төзү. Аңлап, эзлекле итеп проектны яклау. Дуслык турында кызыклы итеп сөйләү.
Ш.Галиевның “Мәрзия мәсьәләсе” шигыре. 1 10.02 Шигырьне уку. Шигырь эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәү. Шигырьдән төп фикерне аерып алу. Шигырь укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу. Үзара тикшерү. Үз-үзләрен тикшерү үткәрү.
“Дуслар белән күңелле” темасын йомгаклау 1 11.02 Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү.
Дүрт аяклы дусларыбыз (13 сәг.)
Безнең дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре 1 17.02 Әңгәмә кору, сорауларга җавап бирү
Диалог. Этең нинди токымнан? 1 18.02 Этләрнең тышкы кыяфәте турында сорау-җавап төзү.
“Минем Акбаем” тексты. 1 24.02 Текст буенча план төзү, эчтәлеген сөйләү.
Х.Гардановның “Акыллы Карабай” хикәясе. 1 25.02 Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, сәнгатьле итеп уку.
Монолог. Х.Гардановның “Акыллы Карабай” хикәясендәге Карабайның матур гадәтләре. 1 03.03 Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу. Сорауларга дөрес җавап бирү.
Г.Тукайның “Су анасы” әсәре. 1 04.03 Әсәрне уку. Лексиканы сөйләм телендә куллану, сорауларга дөрес җавап бирү.
Г.Тукайның “Су анасы” әсәрендәге геройлар. 1 10.03 Әдәби геройларга характеристика бирү, сорауларга җавап, әңгәмә
Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре. 1 11.03 Өйрәнелгән материалны гамәли куллану
Диалог. Синең этең бармы? 1 17.03 Диалог төзү. Парларда үз фикерләрен әйтү.
“Минем дүртаяклы дустым”. темасына хикәя язу. 1 18.03 План буенча текстның эчтәлеген бирү. Этләр турында хикәя төзү.
Р.Эрих Распенең “Сигез аяклы куян” хикәясе. 1 31.03 Хикәяне уку. Хикәя эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәү. Хикәядән төп фикерне аерып алу. Хикәя укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу. Үзара тикшерү. Үз-үзләрен тикшерү үткәрү.
“Төлке белән Аленушка” рус халык әкияте. 1 01.04 Әкиятне уку. Әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәү. Әкияттән төп фикерне аерып алу. Әкият укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу. Әңгәмә,тәрҗемә эше,сорауларга җавап.
“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын йомгаклау. 1 07.04 Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү.
Без спорт яратабыз (13 сәг.) 24.10
Диалог. “Кай җирең авырта?”. 1 08.04 Парларда үз фикерләрен әйтү.
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл 1 14.04 Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу. Сорауларга дөрес җавап бирү.
Диалог. Терапетта. 1 15.04 Парларда үз фикерләрен әйтү.
Минем яраткан спорт төрем. Спорт уеннары.Рәсем буенча хикәя төзү. 1 21.04 Әңгәмә кору, сорауларга җавап бирү. Төп фикерне әйтү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.
Олимпия уеннары 1 22.04 Мөстәкыйль мәгълүмат туплау, иптәшләреңә җиткерү
Проект эше. Минем яраткан спортчым. 1 28.04 Фикерләреңне дәллилләп сөйләү, мөстәкыйль мәгълүмат туплау, иптәшләреңә җиткерү
Йомгаклау тикшерү эше. 1 29.04 Алган белем-күнекмәләрне тикшерү
Хаталарны төзәтү өстендә эш. Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик әсәре. 1 05.05 Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу. Сорауларга дөрес җавап бирү.
Б.Мотыйгуллинның “Сәламәт булыйк”шигыре. 1 06.05 Шигырьне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.
Сабан туе уеннары. Сабан туе программасының афишасы. 1 12.05 Сабан туе уеннары турында әңгәмә .
Диалог. Сабантуйда. 1 13.05 Парларда үз фикерләреңне әйтү.
Җәйге ялда саклык кагыйдәләре 1 19.05 Юл йөрү, су керү һ.б. куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшү.
“Без спорт яратабыз “ бүлеген йомгаклау. 1 20.05 Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү.
5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбияты буенча әдәбияттан бәяләү нормалары
Яттан сөйләүне бәяләү
№ Таләпләр Билге
1 текстны төгәл ятлаганда;
тавышында автор тарафыннан сурәтләнгән хисләр чагылганда;
йөз һәм кул хәрәкәтләре сүзләрнең мәгънәсен тулыландырыпторганда;
тавыштибрәнеше белән авторгаихтирамынбелдерәалганда; "5"ле куела
2 текстны төгәл үк ятламаганда, репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп сөйләгәндә;
тавышында автор тарафыннан сурәтләнгән хисләр чагылып бетмәсә; "4"ле куела
3 текстны төгәл ятламаганда; 4-5 хата жибәргәндә;
тавышында автор тарафыннан сурәтләнгән хисләр чагылмаганда; "3"ле куела
4 • текстны яттан белмәсә, яки 7-9 хата җибәрсә; "2"ле куела
Тыңлап аңлауны бәяләү критерийлары:
Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 5 сыйныф – 0,5-0,7 минут, 6 сыйныф – 0,7-0,8 минут, 7 сыйныф –0,8-0,9 минут, 8 сыйныф – 1,0 -1,2 мин, 9 нчы сыйныф – 1,2-1,5 минут.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга тулы, эзлекле һәм дөрес җавап бирсә, “5”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга тулы һәм дөрес җавап биреп, 3-4 грамматик хата җибәрсә, “4”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга өлешчә җавап биреп, 4-5 грамматик хата “3”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга бөтенләй җавап бирми яки 5-6 фактик хата җибәрсә “2”ле куела.
Укып аңлауны бәяләү
5-9 сыйныфларда уку күнекмәсенә таләпләр. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү. Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияләр, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып aлy, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.
Уку өчен текстның күләме: 70 сүзгә кадәр - 5 нче сыйныф; 100 сүзгә кадәр - 6 нчы сыйныф; 150 сүзгә кадәр - 7 нче сыйныф; 200 сүзгә кадәр - 8 нче сыйныф; 300 сүзгә кадәр - 9 нчы сыйныф; 400 сүзгә кадәр - 10 нчы сыйныф; 500 сүзгә кадәр - 11 нче сыйныф.
№ Таләпләр Билге
1 Программада куелган таләпләр үтәлсә, биремнәрдә 1 хата җибәрелсә. "5"ле куела
2 Программада куелган таләпләрдә артык әһәмиятле булмаган житешсезлекләр булса, биремнәрдә 2-3 хата җибәрелсә. "4"ле куела
3 Программада куелган таләпләрдән мөһим читләшүләр булса, биремнәрдә 4-5 хата җибәрелсә. "3"ле куела
4 Программада куелган таләпләр тулаем үтәлмәсә, биремнәрдә 6-7 хата җибәрелсә. "2"ле куела
Сочинение.
1. Тема: “Мин – өйдә булышчы”.
2. Тема: “Туган көн – күңелле бәйрәм”.
5-9 сыйныфларда сочинение язу күнекмәсенә таләпләр. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша h.6.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар h.6.) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү. Өйрәнү характерындагы сочинение 5 сыйныфта – 6-7 җөмлә, 6 сыйныфта – 7-8 җөмлә, 7 сыйныфта – 8-9 җөмлә, 8 сыйныфта – 9-10 җөмлә, 9 сыйныфта – 10-12 җөмлә. Контроль язма эшнең күләме: 70 - 80 сүзгә кадәр (9 нчы сыйныф).
Сочинениене бәяләү нормалары.
Билге Рус телле балалар
«5» Эзлекле язылган һәм эчтәлек тулысынча ачылган; 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата.
«4» Тема эзлеклеязылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата.
«3» Тема өлешчә эзлекле язылган; эчтәлек тулысьнча ачылмаган; 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион хата.
«2» Тема эзлекле язылмаган һэм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата
Монологик сөйләмне бәяләү
Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8-10 фраза (5-7 нче сыйныфлар), 10-12 фраза (8-9 нчы сыйныфлар). Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы -1,5-2 мин (9 нчы сыйныф).
№ Таләпләр Билге
1 Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән тема буенчаәйтелеше, грамматик төзелешеягыннан дөресһәм эчтәлегеягыннантулы, эзлеклебулганмонологик сөйләм өчен "5"ле куела
2 Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән тема буенчаэзлекле төзелгән, әммааерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасыбулганмонологик сөйләм өчен "4"ле куела
3 Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән тема буенчаэзлекле төзелмәгән, сүзләрнеңәйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасыбулганмонологик сөйләм өчен "3"ле куела
4 Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән темага монолог төзиалмаганда "2"ле куела
Диалогик сөйләмне бәяләү
Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: hәp катнашучы ягыннан кимендә 5 сыйныф – 5-6 реплика, 6 сыйныф – 6-7 реплика, 7 сыйныф – 7-8 реплика, 8 сыйныф – 9-10 реплика, 9 сыйныф – 9-10 реплика.
№ Таләпләр Билге
1 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә "5"ле куела.
2 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә "4"ле куела.
3 Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегәндә "3"ле куела.
4 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзиалмаганда "2"ле куела.
Татар әдәбиятыннан үзләштерү өчен мәҗбүри минимум
№ Әсәр исеме Класс
Г. Тукай. “Туган тел”. 5 клаcc Мотыйгуллина Ә.Р.
6 кл. дәреслеге 35 бит (1)
Г. Тукай. “Исемдә калганнар”. 5 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 90 бит (1)
Г. Тукай. “Су анасы”. 5 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 44 бит (1)
Г. Тукай. “Шүрәле”. 6 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 59 бит (1)
Г.Ибраһимов “Алмачуар”. 7 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 50 бит (1)
М. Җәлил. “Суык бабай”. 5 класс
А.Алиш. “Сертотмас үрдәк”. 6 класс
Һ. Такташ. “Мокамай”. 6 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 54 бит (2)
Г. Кутуй. “Сагыну”. 7 классМотыйгуллина Ә.Р. 89 бит (1)
Ф. Яруллин. “Әдәпле бала”. 6 класс Нигъматуллина Р.Р. 65 бит (1)
Ф. Яруллин. “Җилкәннәр җилдә сынала”. 8 класс
М. Мәһдиев. “Без – 41 нче ел балалары”. 7 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 114 бит (1)
Т. Миңнуллин. “Авыл эте Акбай”. 7 класс Нигъматуллина Р.Р. 31, 36 бит
Р. Миңнуллин. “Әни кирәк”. 6 класс Хәйдарова Р.З. 59 бит
Р. Миңнуллин. “Әни, мин көчек күрдем”. 7 класс Нигъматуллина Р.Р. 59 бит
Ш. Галиев. “Курыкма, тимим”. 6 класс 7 кл Мотыйгуллина Ә.Р. 78 бит (2)
Ш. Галиев. “Тагын бер рәхмәт”. 7 класс Хәйдарова Р.З. 70 бит
Р. Вәлиев. “Икеле”. 7 класс
Р. Вәлиев. “Сау бул, җәй!” 8 класс Фәезова Ф.С. 9 бит.
Р. Вәлиева. “Барый телевизор карый”. 8 класс Хәйдарова Р.З. 27 бит
Р. Вәлиева. “Тыйнаклык”. 6 класс Нигъматуллина Р.Р. 22 бит (2)
Р. Вәлиева. “Казаным – туган калам”. 8 класс Фәезова Ф.С. 86 бит.
Г. Гыйльман. “Хәлим кызык сөйләшә”. 6 класс
Р. Байтимеров. Татарстан гимны. 5 класс Хәйдарова Р.З.