?г?р сыйфатлар булмаса… диг?н темага д?рес эшк?ртм?се


Татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән ачык дәреснең
план-конспекты.
Укытучы: 77 нче гимназиянең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангирова Илүсә Шаһидулла кызы.
Дәреснең темасы: Әгәр сыйфатлар булмаса...
Сыйныф: 6 “Б”
Дәреснең максатлары:
Сөйләм үстерү максаты- укучыларның сөйләм телен баетуларына уңай йогынты ясау.
Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү, күптөрлелекне яхшы яктан бәяли белү күнекмәләрен формалаштыру.
Белем бирү максаты - Укучыларның сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, төрләрен, сорауларын, ясалышын, дәрәҗәләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аера, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, кагыйдәләр, карточкалар, татар теле дәреслеге.
Дәреслек: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010.
Кулланылган структуралар: ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (Take Off – Touch Down), ДЖОТ ТОТС (Jot Thoughts), ТИК-ТЭК-ТОУ (Tic-Tac-Toe), МИКС- ФРИЗ- ГРУП (MixFreeze-Group), ФОБОКС СИНЕКТИКС, (Four-Box Synectics)
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
 I.  Оештыру.
1.Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү.
Укытучы: Исәнмесез, кадерле укучылар, килгән кунаклар! Әйдәгез бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн телик.
Әнә шундый җылы сүзләр, изге теләк- омтылышлар белән башланган бүгенге дәрестә, балалар, алган белемнәрне камилләштерербез.
2. Дежур укучыны тыңлау.
II. Актуальләштерү.
Башваткыч чишү.
Укытучы: Бу башваткычны дөрес итеп чишкән очракта, урта баганада барыбыз өчен дә кирәкле сүз килеп чыгар.
1) юмарт түгел түгел (саран)
2) куе түгел (сыек)
3) шакмаклы түгел (йомры)
4) урмандагы һава (саф)
5) кара түгел (ак)
6) ямьсез түгел (матур)
с а р а н с ы е к й о м р ы с а ф а к м а т у р Укытучы:
Сез тапкан сүзләр кайсы сүзләр төркеменә карый? (сыйфат)
Укучылар, урта баганада нинди сүз килеп чыкты? (сыйфат)
Әйе, дөрес. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (сыйфат)
Ә сез сыйфат сүз төркеме турында беләсезме соң? Әйдәгез, тикшереп карыйк.
ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (Take Off – Touch Down)
Укытучы:
Хәзер мин сезгә “Сыйфат” темасы буенча билгеләмәләр укыйм. Әгәр билгеләмә дөрес булса, сез басасыз, әгәр дөрес булмаса, сез урыннарыгызда утырасыз.
Сыйфат эш яки хәлнең билгесен белдерә (утыралар);
Сыйфат предметның билгесен белдерә (басалар);
Сыйфатлар ясалышлары ягыннан тамыр һәм кыскартылма сыйфатларга бүленә (утыралар);
Сыйфатлар ясалышлары ягыннан тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сыйфатларга бүленә (басалар);
Сыйфатларның 3дәрәҗәсе бар (утыралар);
Сыйфатларның 4 дәрәҗәсе бар (басалар);
Сыйфатларның 4 төре бар (утыралар);
Сыйфатларның 2 зур төре бар(басалар).
Яхшы, укучылар, сез сыйфатның үзенчәлекләрен исегездә калдыргансыз. Сыйфатлар турында яхшы беләсез.
III. Өй эшен тикшерү.
Укытучы: Ә хәзер өй эшен тикшереп үтик. Әйтегез әле, өй эшенә нәрсә бирелгән иде? (сыйфатлар кулланып, бер иҗади эш башкарырга)
Һәр төркемнән бер укучы үзе әзерләп килгән иҗади эшне яклый.
I V . Төп өлеш .
Укытучы: Укучылар, әйтегез әле, безгә сыйфатлар ни өчен кирәк соң? (алар сөйләмне баеталар, матурлыйлар).
Укытучы: Әйе, мин сезнең белән килешәм. Тик сыйфатларсыз да сөйләм төзеп була бит.
Экранда текст тәкъдим ителә.
Менә урман. Болында чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә күбәләкләр куна. Кошларның тавышлары ишетелә. Тиен ботактан ботакка сикерә. Куак астында төлке посып утыра. Аю җиләк ашап йөри. Куян сикереп йөри.
Укучыларга карточкалар таратыла.
Бирем. Текстка сыйфатлар өстәп язарга.
Б-2 укучылары биремне укый.
Нәтиҗә: сыйфатлар белән безнең сөйләмебез матурланды, тулыланды.
2. ДЖОТ ТОТС (Jot Thoughts)
Укытучы: Ә сез сыйфатларны сөйләмдә ничек кулланасыз микән? Без шуны тикшереп карарбыз.
Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, Аны дүрт өлешкә бүләбез.Һәр кәгазь битенә сыйфатлар язабыз. А номерлы укучылар- төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар, В номерлы укучылар төрле ясалыштагы сыйфатлар яза. Һәм язган сүзләрне өстәлнең уртасына куя. Сүзне язар алдыннан аны кычкырып әйтәсез, аннан язасыз. Башкалар ул сүзне язмый. (3 минут)
ТИК-ТЭК-ТОУ (Tic-Tac-Toe)
Укытучы:
Хәзер ул кәгазь битләрен бутыйбыз һәм 3*3 итеп 9 карточка тезәбез.
Һәр укучы горизонталь яки вертикаль буенча 3 сүзне кулланып, 1 әр җөмлә төзи. Кулланылган сүзләрнең астына сызабыз.
Ә хәзер һәр өстәлдән А2 нче укучы берәр җөмләсен укый.
МИКС- ФРИЗ- ГРУП (MixFreeze-Group) (физкультминут).
Укытучы:
Укучылар, ә хәзер без сезнең белән ял итеп алабыз һәм шул ук вакытта сыйфатлар турында алган белемнәребезне дә тирәнәйтербез. Музыка уйный башлагач, сез бии башлыйсыз. Музыка туктагач, җаваптагы сан санынча берләшәсез.
Сыйфатлар ничә төргә бүленәләр?
Сыйфатларның ничә дәрәҗәсе бар?
Сыйфатлар ясалышы буенча ничә төргә бүленәләр?
Әниемнең кызыл йомшак башмагы бик матур җөмләсендә ничә сыйфат бар?
ФО БОКС СИНЕКТИКС (Four-Box Synectics)
Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага мәктәп дип язабыз. Бер якка оча торган, икенче якка йөри торган, дүртенче якка эчә торган, дүртенче якка үсә торган предметлар ясыйбыз. Һәм мәктәп ...кә охшаган, чөнки дигән җөмләне тәмамлыйбыз. Җавабыгызда сыйфатлар булырга тиеш.
Һәр өстәлдән 1 укучы җөмләне кычкырып укый.
6. Укытучы: Әгәр сыйфатлар булмаса, язучылар, журналистлар (1 нче өстәл), укытучылар (2 нче өстәл), табиблар (3 нче өстәл) нәрсә дияр иде?.
Укучылар төркемнәрдә уйлыйлар. Һәр төркемнән 1 укучы җавап бирә.
Укытучы: Ә хәзер сыйфатларның татар теленә генә хас сыйфатын, рус теленнән аермалы ягын искә төшерәбез. Мисаллар белән аңлатырга кирәк.
Төркемнәрдә бергә уйлыйлар, 1 укучы җавап бирә. Нәтиҗә ясала.
V. Өй эше. Сезгә 2 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Беренче эш барыгыз өчен дә, икенчесесе- теләк буенча .
Сыйфатларның барлыкка килүе турында әкият язарга.
“Әгәр сыйфатлар булмаса... “ дигән темага эссе язарга (срогы: каникулдан соң 2.04.14.)
IV. Йомгаклау.
Укучылар, сезнең алдыгызда смайликлар ята. Хәзер сез шулар ярдәмендә үзегезгә бәя бирергә тиеш.
Сау булыгыз, укучылар!