6 нчы татар сыйныфы, 7 нче татар т?ркемн?ре ?чен Фигыль темасына контроль эш


1 билет
1.Хикәя фигыль турында сөйлә.
2. Җөмләләрдәге фигыльләрнең төркемчәсен билгелә.
1)И сикерәләр, и ыргыйлар, и шаулыйлар, и ашкыналар шарлавыкка әйләнгән тамчылар.2)Таң җилләре чәчләремне назлап сүтәләр. 3)Минем өчен түгел бу ял, туйдырды эшсез яту.4) Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.
3. Астына сызылган фигыльләргә морфологик анализ яса.
2 билет. 1.Боерык фигыль турында сөйлә.
2. Җөмләләрдәге фигыльләрнең төркемчәсен билгелә.
1)Картаймагыз әле, ветераннар. Картаймагыз, әй сез тынмас җаннар.2)Булсаң әгәр түземле, туендырыр үзеңне.3)Ю.Шамил – читтә яшәүче татарларның берсе.4)Сагынышып кошлар кайталар.
3. Астына сызылган фигыльләргә морфологик анализ яса.
3 билет. 1.Шарт фигыль турында сөйлә.
2. Җөмләләрдәге фигыльләрнең төркемчәсен билгелә.
1) Әкрен генә таң килә ак челтәрләрен үреп. 2)Ялкауга баш имәс ул, “Ашарга бир!” – димәс ул.3) Көзге җилләр саргайган агач яфракларын коя. 4)Кешегә үзенең гамәле турында хөкем чыгару бик читен.
3. Астына сызылган фигыльләргә морфологик анализ яса.
4 билет. 1.Сыйфат фигыль турында сөйлә.
2. Җөмләләрдәге фигыльләрнең төркемчәсен билгелә.
1)Кешенекен алу – үзеңнекен югалту.2) Ул соры томан белән капланган шомлы Сиваш ягына карый.3) Узган көнгә карамасам, килер көнне күрмәс идем.4) Яндыр, телем, җаным яктылыгын!
3. Астына сызылган фигыльләргә морфологик анализ яса.
5 билет. 1 Исем фигыль турында сөйлә.
2. Җөмләләрдәге фигыльләрнең төркемчәсен билгелә.
1)Малдан ярлы калсаң кал, акылдан ярлы калма.2)Җырлый-җырлый күтәреләм тормышның үрләренә.3) Һич уйламаган бу очрашу күңелле истәлекләрне яңартты.4) Курыкмагыз, кошлар, күреп яныгызда мин барын.
3. Астына сызылган фигыльләргә морфологик анализ яса.
6 билет. 1 Хәл фигыль турында сөйлә.
2. Җөмләләрдәге фигыльләрнең төркемчәсен билгелә.
1)Насыйп мал тешең сындырып керер.2) Агачны җәберләргә ярамый.3)Хәйдәрнең әйткән сүзләре тагын колак төбендә яңгырады. 4) Там, беренче тамчы, там, сөендер дөняны.
3. Астына сызылган фигыльләргә морфологик анализ яса.
7 билет. 1 Инфинитив турында сөйлә.
2. Җөмләләрдәге фигыльләрнең төркемчәсен билгелә.
1)”Китмибез”не кабат укысыннар – кемнәр әлифбаны таный аз-маз. 2) Барып керү белән, ул зарлана башлады.3)Таң нурында коенган чәчәкләр бәхет турында сөйли.4)Булсаң әгәр түземле туендырыр үзеңне.
3. Астына сызылган фигыльләргә морфологик анализ яса.