Эссе на тему Мин кулыма китап алам… Без – китаплы халык


Мин кулыма китап алам... Без – китаплы халыкҺич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, - Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам…
Г.Тукай
Бала күңеле кече яшьтән үк китапка тартыла. Матурлыкка, камиллеккә, сәнгатькә омтылуны табигать үзе салган, күрәмсең. Якыннарын ул: “Китап укы, әкият сөйлә", - дип аптыратып бетерә. Әмма, ни гаҗәп, үзе хәреф таный, укый белә башлагач, бу омтылыш кими. Иң кызганычы шунда: башлангыч сыйныф ахырында укучы матур әдәбияттан читләшә башлый, мәктәпне төмамлап чыкканда китап сөючеләр бармак белән генә санарлык кала. Нәрсә эшләргә?
Яңа чорлар килде. Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. Техниканың, электрониканың үзгәрүенә күз дә иярми, компьютерлар, кесә телефоннары, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар безнең күз алдында яңара, камилләшә. Яшьләребезнең күбесе шул компьютер дип чукына. Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да… Компьютер киләчәктә китапны алыштырмасмы? Калын-калын китаплар хәзер үк инде уч төбе кадәр дискетка сыеп бетә. Татар теле укытучылары "балалар китап укымый” дип зарлана. Кызганычыбызга, бу чыннан да, шулай. Балаларны да аңларга тырышырга кирәк: алар бит кызыклыракны, мавыктыргычракны, җиңелрәкне карыйлар. Димәк, дәреслекләр, китаплар да балаларның игътибарын җәлеп итәрлек булырга тиеш.
Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә нишләрбез? Беренчедән, компьютер - компьютер инде ул. Аның җаны да, хисе дә юк. Виртуаль дөнья – реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. Икенчедән, компьютерның милләте юк. Күпме генә тырышлык салсак та, күпме генә үзебезчә сөйләштерергә тырышып карасак та, компьютерны татарлаштырып булмас шикелле.
Тормыш бүгенге көн укытучылары һәм китапханәчеләр алдында яңадан-яңа бурычлар куя. Хәзерге көндә мәгълүматлы, югары белемле булудан тыш, гамәлдә аларны куллана белү дә кирәк. Милли рухны саклап яшәүче, телебезне киләчәккә алып барырга сәләтле яшь буын тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз.
Шушы максат-бурычларны тормышка ашыру максатыннан, без үзебезнең үзәк район китапханәсе белэн уку елы барышында гел хезмәттәшлек итеп торабыз. Бигрәк тә Горшунова Валентина Александровна, Исламова Фәүзия, Гыймадиева Гөлүсә белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар үз эшләрен яратып эшләүче, фидакарь җанлы кешеләр. Без аларда еш булабыз: бергәләп очрашулар уздырабыз, китап укучылар конференцияләре оештырабыз. Тәрбияви темаларга сөйләшү, әңгәмәләр оештырганда укучылар күңеле әхлакый проблемалар аша уза, алар үз карашын, үз фикерен әйтергә өйрәнә, бәхәсләшә. Бу исә, әхлакый шәхес булып формалашуга зур йогынты ясый. Шушы максаттан, мин укучыларныңфикерлөү сәләтен һәрьяклы үстерүгә, һәр укучы белән индивидуаль эшләүгә, укучыларны милләтен, туган туфрагын, нигезен, өти-әнисен, өби-бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләргә тырышам. Чөнки укучыларда милли үзаң формалаштыру - халкыбыз тарихын яхшы белүче, милләте белән горурланучы шәхес тәрбияләү дигән сүз.
Әсәрнең икенче үзенчәлеге -әхлак төрбиясе бирүдә. Барлык әсәрләрдә дә рәхимлелек, гаделлек, яхшылык, матурлык бар.“Яхшылыкка - яхшылык белән җавап бирерләр”, “начарлык эшләсәң, җәзасын алырсың", “кешеләрне хөрмәт итсәң, үзеңне дә хөрмәт итәрләр” кебек тәрбияви моментларга зур урын бирелә.
Ә хәзерге чорда бу бигрәк тә мөһим, чөнки радио - телевидение, урам йогынтысы аларның аңына һәм рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдерә, милләтнең гасырлар буе формалашкан әхлак кагыйдәләрен кире кага. Шуңа күрә укучыларны милли рухта, төпле фикерле итеп тәрбияләргә кирәк.
Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел!