Мероприятие на татарском языкеИл?амлы халык-б?хетле халык


Тема: Илһамлы халык-бәхетле халык.
Укытучы максаты:1.Бәйрәм хисе тудыра белү,чөнки кешеләр өчен Илһам Шакиров концертына бару- зур бәйрәм .Балаларны И.Шакировның иҗаты,тормыш юлы белән таныштыру.
2.Тормышыбызда бик мөһим роль уйнаган татар көйләрен ишеттерү.
3.Сүз сәнатенең мәдәнияттән аерылгысыз булуын күрсәтү.Җырдагы сүзләрнең мәгънәле булырга тиешлегенә басым ясау.
Укучылар максаты:1. Татар классик музыкасын халыкка җиткерүче И.Шакировның җырлавын тану.
2.Җырчының тормыш юлын истә калдыру.
3.И.Шакиров белән горурланырга кирәклекне аңлау.
Үткәреләсе актлар залы бәйрәмчә бизәлә.Ул зал чиста,якты булсын.
Җиһазлау:Проектр,компьютер,презентация, плакатта И.Шакиров турында атаклы язучыларның язылган сүзләре.Инсценировка өчен чана, тулы капчык,кечкен көрәкчек,он,музейдан сорап торырга була тегермән ташлары
“Сиңа кушылып җырлый халык җаны
Һәм сулышлар китә киңәеп...”(Казан. Татарстан китап нәшрияты .1995 нче елгы”Илһам “китабыннан алынды. Татар язучылары)
“Илһам Шакиров җырларын тыңлап,үзебез дә җырлы-моңлы булып үстек без”Г.Насыйбуллина.
Укучылар җыелган арада Илһам Шакиров башкаруында”Әллүки” җыры куела.
Укытучы:Кадерле укучылар,укытучылар.Бүген без “чын” тавышлы моңлы җырчы ,композитор Илһам Шакиров белән якыннанрак танышырбыз.(1нче слайд.Илһам Шакиров фотосы.)
Илһам Шакиров-сүнмәс моң иясе,кабатланмас тавышлы танылган җырчы.Татар халкында күркәм гадәт бар:өлкән яшьтәге кешеләргә кадер-хөрмәт күрсәтү. Бер шикләнмичә әйтергә була:бик лаек Илһам ага татар халкының хөрмәтенә,мәхәббәтенә.Сүзне укучыларга бирәбез.(Сәхнәдә балалар чыгышы)
Ана баласын кулында тотып йоклата.Бишек җырын җырлый.
Әлли бәлли итәр бу
Мәдрәсәгә китәр бу
Йокла улым,йом күзең
Йом,йом күзең,йолдызым
Кичтән йокың кала да
Еглап үтә көндезен.
Әлли бәлли көйләрем
Хикәятләр сөйләрем
Сиңа теләк теләрем
Бәхетле бул диярем!
Гыйззәтем син,кадрем син
Минем йөрәк,бәгърем син
Куанычым,шатлыгым
Тик син,минем,синсең,син.
Балага теләкләр тели(тыныч тавыш белән)Бәхетле, иманлы ,кешеләргә мәрхәмәтле бул ,үскәнем.Тормыш юлыңда яхшы кешеләр генә очрасыннар.Дусларың тугры булсыннар.(Баланың башыннан сыйпый,үбә)
1 нче укучы:1935 нче елда Нуриәсма апаның һәм Мөхәммәтшакир улы Гыйлмитдин абзыйның төпчек уллары туа.Илле ел сәхнәдән төшмәгән Илһамга исемне бабасы куша.Ә менә тавышы әнисеннән дип әйтәләр.Аның әнисе дә моңлы, татар халык көйләрен яратучы була.(2нче слайд.Әнисенең фотосы һәм туган нигезе.)
2 нче укучы: 1937 нче елда Илһамның әтисен нахак гаеп тагып төрмәгә утырталар.Үзен белгәннән бирле ятимлекнең ни икәнен татырга,”контор малае,халык дошманының улы”тамгасын еш ишетергә туры килә аңа.
1 нче укучы:Ун еллык мәктәпне ул туган авылыннан 12 чакырымда урнашкан Теләнче -Тамакта тәмамлый.Кичләрен мичкә яккан салам яктысында дәресләр карый.Китаплар укырга ярата .Кичләрен радиодан татарча җырлар тыңлый.(9 нче слайд.16 яшендә төшкән фотосы.)Илһам аганың ,яшьләрчә әйтсәк ,үз кумирлары була.Алар:Рәшит Вахапов,Гөлсем Сөләйманова,Зифа Басыйрова,Флера Сөләйманова.(4нче 5 нче слайдлар.Әлеге җырчыларның фотосурәтләре бер –бер артлы чыга)
(Зифа Басыйрова башкаруында”Су буенда” җырыннан өзек ишетерсез.)
1 нче укучы: Илһам Шакировка үсмер елларында күрше керәшен авылы Зичәбашка карурман аша тегермәнгә еш барырга туры килә. Бу турыда без
6 нчы Б сыйныф укучыларының сәхнәдә чыгышларын күрербез.
Чанасын тартып бер малай тегермәнгә килеп җитә.Аның бодай белән тулы капчыгын тегермәнче ала. Илһам бик арыган кыяфәттә утырырга куелган түмгәк өстенә утыра һәм моңлана башлый.
Кәләй урманнары калын урман,
Җөгерсәң лә сусар,ай-һай ла тотарсың,
Кәләй кызыкайлары ла бигрәк матур,
Сулы кашык белән лә,ай –һай ла ,йотарсың.
Тегермәндә булган ир-атларның берсе:
Шәп җырлый......Бигрәк моңлы бала булып туган бу.
Кайдан ул?Кем баласы?
Бу Яңа Бүләкнең Гыйлметдин баласы.
Теге контр Шакировныкымы?-дип кычкыра тегермәнче.
Кешеләр сөйләшкәнен тыңламаган Илһам тегермән ташы арасыннан төшкән онны капчыгына кечкенә көрәк белән сала иде.Шул вакыт тегермәнче килеп баса:
Булды,егет!Артык комсызланып китмә!
Абый безгә бик аз кала бит!
Телеңә салынма,әнә бар юлың....
1 нче укучы:Тормышта Илһам Шакировка гаделсезлек белән еш очрашырга туры килер әле.Андый кешеләр белән сүз озынайтырга яратмый ул.
2 нче укучы:Илһам Шакиров 1954 нче елда урта мәктәпне тәмамлагач музыка училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли.( 6нчы слайд.Башка җырчылар белән.)
1 нче укучы:Аның башкаруында “Карурман”,”Син сазыңны уйнадың”,”Әллүки”,”Туган тел”,”Сәрбиназ”,”Туган авыл”,”Кораб””Бер алманы бишкә бүләек” һәм башка элеккеге матур көйләр халык арасында таралып китәләр. Илһам Шакировны халык моң пәйгамбәре сыман кабул итә .Аның җырларын тыңлагач,халык өнсез кала.Татарның моңлы җанына әйләнә И.Шакиров. “Карурман”җырыннан өзек тыңлап китәрбез.
2 нче укучы:Ә хәзер Прусакова Диана башкаруында Мәхмүт Хөсәеннең “ Моң дәрьясы” шигырен ишетерсез.
Моң дәрьясы.
Моң дәрьясына чумасың,
Илһам чыгып җырласа.
Былбыллар тыңлый көнләшеп,
Җирне сихри моң баса.
Моңнар сабантуенда ул-
Мәйдан тоткан каһарман.
Яшь җырчылар канат яра
Илһам алып аңардан.
Илһам Шакиров җырласа,
Күңел күге аллана.
Хәтер түрендә яктырып
Тукай,Сәйдәш җанлана.
1 нче укучы.1967 нче елда төрекемеш чыгара торган Хәйдәркан шәһәренә кадәр концертлар белән бара Илһам Шакиров.Утыз елга бер тапкыр да татар артистларының килгәне булмый анда.Агу чыгара торган җирдә татарларга шатлык ,бәхет мизгелләре алып килә ул.Гадәттә,ике сәгать ярым җырласа, бу юлы концерт 5 сәгать дәвам итә.Тамашачы көләсе урында иркенләнеп көлә,елыйсы урында тыела алмыйча елый.(7 нче слайд.Концерттан күренеш)
2 нче укучы:Әйе ,дөрес.Илһам Шакиров бик күп авыл сәхнәләрендә,татарлар яшәгән төбәкләрдә,шәһәрләрдә чыгыш ясый.Кая гына бармасын халык аны үз итеп кабул итә, алкышларга күмә.”Татар халык җырлары” дигән концерт программасы өчен 1970 нче елда Илһам Шакировка Г.Тукай премиясе бирелә.(8нче слайд.Г.Тукай премиясен тапшырылу турында таныклык.)
1 нче укучы:Гомере буе Илһам ага татар халкына ,моңына тугры булды.
Илһам Шакировка язылган хатларның берсендә кемдер анардан:
- Ник русча җырламыйсың?Син русча җырласаң “СССРның халык җырчысы “исемен бирерләр иде,-дип яза.
- Людмила Зыкина татарча җырлый башлагач ,мин дә русча бик матур җырлар җырлармын,-дип җавап бирә ул.Бу җавапта никадәр көч,халыкка тугры кала белү!Ә күпме җырчыларыбызга ул остаз булды.Аларга зур сәхнәләрдә беренче адымнарын ясарга булышты.
2 укучы:Илһам Шакиров белән бергә эшләү-ул үзе зур мәктәп.Хәмдүнә Тимергалиева,Венера Ганиева,Гөлзадә Сафиуллина һәм башка бик күп җырчылар аны үзләренең остазы итеп саный.(9нчы слайд.Җырчыларның фотолары)
(Венера Ганиева башкаруында”Еллар чакыра” җырыннан өзек яңгырый.)
1 нче укучы:Еллар кешеләргә карата никадәр мәрхәмәтсез!Чыгышыбызны йомгаклап шуны әйтергә кирәк:Илһам Шакиров җырлары татар мәдәниятенең алтын фондына керә.
Илһам Шакиров безне бүген дә моңландыра,әсир итә,туган җиребезгә мәхәббәтне арттыра,телебезне саклап калуда булыша.Аның башкаруындагы җырлар уйландыра ,сагышландыра,милләтебез өчен горурлыкны көчәйтә,яшәү өчен көч бирә,авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
2 нче укучы : Казанда һәр елны Илһам Шакиров исемендәге халык җырларын башкаручылар бәйгесе үткәрелә.Олы яшьтә булуына карамастан үз исемендәге конкурсны калдырганы юк Илһам аганың.Ул һәр җырчыга ,үзенчә, бәя бирә.Күп кенә җырчыларыбыз әлеге бәйгедән соң халыкка таныла,дәрәҗә яулый.(10 нчы слайд.Конкурстан фото.)
1 нче укучы:Кайсыдыр журналистка Илһам Шакиров үзен”Мин бәхетсез”дип әйткән.Бәлки, гаиләсе ,баласы булмагангадыр.Кем белә?Әйтүе кыен.Минемчә, күбрәге аның тормышы җиңел булмагангадыр.Элеккеге СССРны аркылыга да, буйга да күп йөрергә туры килгән бит аңа.Хәтта, бер авылга концерт куяр өчен икенче ярга бозларга сикерә- сикерә, үз гомере белән санашмыйча ,чыгарга туры килә аңа.Билетлар сатылып беткән ,ә елгада язгы ташу башланган.Юкка гына: “Юл газабы- гүр газабы”,-дип әйтмәгәннәр бит.Ә менә татар халкы Илһамы булмаса, никадәр бәхетсез булыр иде.Күпме җырдан,нинди моңнардан мәхрүм булган булыр иде.Халкына фидакярләрчә хезмәт иткән улларын, кызларын онытмасын иде татар халкы!
Класстан тыш чара Илдар Юзеевнең “Илһамга ничә яшь?” шигыре белән тәмамлана. Шигырьне, сәнгатьле сөйли белүче укучыларга бүлеп бирергә була.
1нче укучы:Илһам Шакировка ничә яшь соң?
Нинди уйлар аның башында?
2 нче укучы:Халык яшәгәндә –яшәр моңы,
Илһамыбыз –халык яшендә.
3нче укучы:Борынгы да үзе....Киләчәк тә...
Тоям шул чишмәнең кипмәсен.
Бергә: Һәр кешенең йөрәгенә һәр көн
Илһам килсен,Илһам китмәсен!
Икенче көнне дәресә татар группаларында инша яки Илһам Шакировка хат яздырырга була.Иншаның темасы:
1.Моңлы халыкның илһамлы баласы.
2.Илһам һәм татар җыры.
Терәк сүзләре булса яхшырак.
Кулланылган әдәбият:
1 “Илһам “. Казан:Татарстан китап нәшрияты .1995 ел.
2.”Моң падишаһы”.Рабит Батулла.”Татарстан яшьләре”.2006 ел.17-19 декабрь саннары.