А. Алишны? “ Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” ?киятен й?р?н?


Башкортостан Республикасы Әлшәй районы Раевка авылы гимназиясе
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсеА. Алишның“ Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”
әкиятен йөрәнү
(6 нчы сыйныф)
Татар теле һәм әдәбиятыукытучысы
Насырова Ләйлә Марат кызы
2017 нче ел
Максат:1. А.Алишның иҗатын өйрәнүне дәвам итү; “Ялкаулык-хурлык, тырышлык-зурлык” әкиятен өйрәнү.
2. Диалогик һәм монологи сөйләм телен үстерү; сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.
3. “Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән мәкальне кабат искә төшерү һәм аның аша бала ларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау:
дәреслек.
А.Алиш китаплары.
иҗади эш өчен (“Китап бите”) рәсемнәр
Слайдлар.
Билгеләрне җыеп барыр өчен чиләкләр, бал тамчылары
Дәрес барышы
I.Оештыру.
1.  Уңай психологик халәт тудыру.
- Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.( Исәнләшү, хәерлекөнтеләү). 
-Яныгыздагыиптәшегезгә хәерлекөнтеләгез,
- Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез. Дәресебезне башлыйбыз.  Бүгенге датаны язып куегыз да экранга карагыз. Монда Г.Тукайның “Эшкә өндәү” шигыреннән өзек бирелгән.

1 нче слайд
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Г.Тукай
2 нче слайд
Зур бәхетләрсызганып эшкә бирелгәннән килә, Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Ни өчен бәхет эшкә бирелгәннән килә? Бәхет эштә генә буламыни? Матур өең, әни – әтиләрең, туганнар булуы бәхет түгелмени?(Җаваплар).Ни өчен иренү оятка санала. Кеше үзенең эшен эшләми дә башка кешедән эшләтә ала. Менә шушы сорауларга А. Алишның“ Ялкаулык –хурлык, тырышлык – зурлык “ әкиятенең геройлары, эчтәлеге аша җавап биреп карыйк (тема яздыру)
3 нче слайд
Бәхет - эшкә бирелгәннән,
Оят, хурлык, түбәнлекләр - иренгәннән.
Әкиятнең исеменә игътибар итегез әле. Бу сүзләр халык авыз иҗатының кайсы жанрына керә?
Дөрес. Мәкальләргә керә. Мәкаль дә бит халыкны нәрсәгәдер өйрәтә.
Сезнең алдыгызда кәгазьлар ята һәм сурәтләр. Шушылар ярдәмендә әсәр буенча сезгә мин иҗади эш эшләргә тәкъдим итәм. Хәзер иң башта әкиятнең исемен язып куйыйк.
-1873252926080
Әсәрдә катнашучыларны табыгыз. Рәсемнәрне кем кайда тели, шунда урнаштырыгыз.
Әсәрдә чәчәкләр башлыгы, бөҗәкләр, шөпшәләр, бал кортлары катнашалар.
Чәчәкләр башлыгы нәрсә оештырырга уйлый?
Ул ярыш оештырырга була. Шул турыда төрле якка хәбәр сала.
Ярышның максаты, бурычы нинди була? Әкияттә шул җирне табып укыгыз әле.
Кем дә кем бал җыерга яхшы савыт ясый (бал акмый торган), шуңа чәчәкләрдән бал җыярга рөхсәт итәчәген белдерә.
Ярышта катнашучылар ничек эшлиләр? Әйдәгез башта бөҗәкләр турында сөйлик.
33350206681470Бөҗәкләр көне-төне эшли. Бар да тырышып савыт ясый. Чәчәкләр башлыгына киләләр. Тиешенчә эшләнмәгән булу сәбәпле, чәчәкләр башлыгы аларның савытларын кабул итми, кире борып җибәрә. Шуңа күрә аларга бал җыю эше ышанып тапшырылмый.
Ә Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә тотыналар. Бал корты турында кем сөйләр?
Бал корты, бик тырышып, көне-төне эшли. Бал җыя. Шөпшәне дә кунакка чакыра, бал белән сыйлый.
Ә Шөпшә эшлиме?
Шөпшә ярты көн бал җыйса, җыйган балын үзе ашап бетерә. Көннең икенче яртысын йоклап үткәрә.
Шулай итеп, бер көнне Бал корты Шөпшәгә кунакка килә һәм нәрсә күрә ул монда? Китаптан табып укып китегез әле.
Балалар укый.
Хәзер шушы укып чыккан өлешне рольләргә бүлеп сәхнәләштереп карыйк.

Үзебезне тамашачылар залында дип хис итик һәм әкиятне оста сәхнәләштергәе өчен аларны алкышларга күмик.
right4550410Менә ярыш көне килеп җитә. Бал корты үзенең савытларын күтәреп очып килә. Шөпшә дә аннан-моннан ясаган савытын китереп күрсәтә.
Чәчәкләр башлыгына кемнең кәрәзе ныграк ошый?
Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып карый. Шөпшә ясаган кәрәздә бал тормаган, бал корты эшләгән кәрәзнең балы акмаган.
“Бал кортлары тырышканнар, күп көч куйганннар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә бал кортына теләсә кайсы чәчәктән бал җыярга рөхсәт бирәм”,- дигән чәчәкләр башлыгы. Шул көннән бирле бал кортлары чәчәкләрдән тәмле бал җыялар. Шуңа күрә үзләре дә мохтаҗлык күрмиләр, кешеләрнең дә рәхмәтен ишетәләр.
Димәк, шөпшә нинди булган? Язып куйыйк.
Бал корты нинди булган?
Димәк, безгә кемнән үрнәк алырга кирәк? Кемгә ошарга теләр идегез?
Укучылар, бу әсәре белән А.Алиш безгә нинди киңәшләр бирә?
Хезмәт яратырга, аны яхшы сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп эшләргә киңәш бирә.
Дәресебезнең башында куелган сорауга кире әйләнеп кайтыйк. Чынлап та, бәхет эштәме? Үзең эшләмичә, тырышмыйча бәхетле булып буламы? Иренү, эшләргә теләмәү оятка, хурлыкка калдырамы?
Менә бал корты, шөпшә кебек укучылар безнең сыйныфта бармы? Шөпшә кебекләр булса үзләре турында уйланырлар.
А. Алиш бу әкиятне “Ялкаулык – хурлык, тырышлык - зурлык” дигән халык мәкале белән юкка гына атамагандыр. Сез минем белән килешәсезме? Хезмәт, эш сөючәнлек турында тагын нинди мәкальләр беләсез?
Авыр эшне күмәк кул җиңгән.
Агач җимеше белән, кеше эше белән.
Хезмәт төбе – хөрмәт.һ.б.
Дәрес сезгәфайдалы булгандыр дип уйлыйм. Һәркем дә тырышып эшләү хисе уянгандыр дип уыйлыйм. Тырышлык сезне зур кешеләр ясар дип уйлыйм. Әйдәгез әле дәрестә ясаган китап битләребезне бер – беребезгә күрсәтик.

Билгеләр кую. Кемнәрнең тамчылары әзрәк, киләсе дәрестә тырышып эшләрсез.
Өйгә эшне сайлап аласыз.
Шөпшәгә киңәш бирергә;
Бал кортына хат язарга;
Әкият буенча сурәт төшерергә.
-2647955255260
29591001758950Дәрес азагында сезгә Г. Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре буенча төшерелгән мультфильм тәкъдим итәм.