Куян, ?т?ч ??м Т?лке ?киятен с?хн?л?штер?


Әкият “Куян,Әтәч һәм Төлке”
Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгәннәр ди Куян белән Төлке. Төлкенең өе боздан, ә Куянның өе –кайрыдан булган. Яз җиткәч, төлкенең өе эреп беткән. Төлке куянга килгән.
Төлке:Исәнме, куян!
Куян: Исәнме, төлке!
Төлке:Хәлләр ничек!
Куян:Әйбәт,рәхмәт! Синең хәлләр ничек?
Төлке: Начар куян. Минем өем эреде,мине бер кичкә генә керт әле?
Куян:Ярар , кер бер кичкә генә.
Алып баручы:Ә төлке куянны өеннән куып чыгарган.
Төлке:Бар чыгып кит өйдән.
Куян:Төлке, бу минем өй.
Төлке:Ә хәзер минеке, кит моннан.
Алып баручы:Куян елый-елый китә.
Алып баручы: Әйдәгез куянның күңелен күтәрик. “Ак куян” җырын җырлап алыйк.
Балалар:
Ак куян, йомшак куян
Безгә кунакка килгән.
Койрыгы кыска гына,
Колагы җиргә тигән.
Әйдәгез куянкайны
Кишер белән сыйлыйбыз.
Тыпыр, тыпыр, тыпыр, тыпыр
Сикерешеп уйныйбыз.
( Куян елавын дәвам итә. Эт җырлап чыга.)
Эт:Мин бик әйбәт эт
Борыным минем кара
Күп йөгерәм, күп өрәм
Күп ишетәм , күп күрәм.
Һау , һау , һау.һау! Куян , син нигә елыйсың?
Куян:Ничек еламаска. Төлке мине өемнән куып чыгарды.
Эт: Елама, куян! Мин аны куып чыгарырмын. Әйдә киттек.
(Куян өенә баралар.)
Эт: Һау , һау , һау! Төлке бар чыгып кит..!Төлке: Мич башында балта кайрыйм , пычак кайрыйм , сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын.
Алып баручы: Эт курыккан да качкан. Куян тагын да нык елый башлаган.
( Аю чыга.)
Аю: Мин аю , мин аюЗур аю , матур аюМиннән курка барысы да
Мин бит шундый зур аю.
Куян син нигә елыйсың?
Куян:Ничек еламаска. Төлке мине өемнән куып чыгарды.
Аю: Елама , куян , мин аны куып чыгарырмын.
Куян:Юк , аю куа алмассың шул! Эт куды – куып чыгара алмады , син дә куа алмассың.
Аю:Юк , куармын! Әйдә , киттек.
(Куян өенә баралар.)
Аю: Төлке , бар чыгып кит!
Төлке: Мич башында балта кайрыйм , пычак кайрыйм , сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын!
Алып баручы: Аю курыккан да качкан. Куян нык итеп елый башлаган.
( Әтәч җырлый -җырлый чыга.)
1.Таң атты индеӘ мин кычкырамКикри-кү-к (3тап.)
2.Бар да уянаМинем тавышкаКикри-кү-к (3тап.)
4.Кунакка килдемКуян каршылаКикри-кү-к (3тап.)
Әтәч:-Кикри-кү-к! Нигә елыйсың , куян?
Куян:Ничек еламаска. Төлке мине өемнән куып чыгарды.
Әтәч:Кикри-кү-к! Елама, куян , мин аны куып чыгарырмын.
Куян:Юк , әтәч , куа алмассың шул! Эт барды – куа алмады , аю барды -куа алмады , син дә куа алмассың.
Әтәч:Юк , куармын! Әйдә , киттек.
(Куян өенә баралар)
Әтәч:Кикри-кү-к!
Җилкәмдә чалгы бар,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш, Төлке, мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан.
Төлке:Хәзер , аягыма гына киям.
Әтәч: Кикри-кү-к!
Җилкәмдә чалгы бар,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш , Төлке ,мич башыннан ,
Хәзер үк чыгып кит моннан.
Төлке:Хәзер , тунымны гына киям.
Әтәч:-Кикри-кү-к!
Җилкәмдә чалгы бар,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш , Төлке , мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан.
( Төлке чыгып йөгерә.)
Куян: Рәхмәт , Әтәч! Әйдә , бу өйдә бергә яшибез?
Әтәч:Ярар , мин риза.
Алып баручы: Шул көннән төлкене бу урманда бүтән күрмәгәннәр. Ә урман халкы дус ,матур,күңелле итеп яши башлаганнар.
Алып баручы:Рольләрне башкардылар Куян-........,Әтәч-........,Төлке-........,Эт-........,Аю-.........
Әкиятне алып барды-..............