Беседа. Саулык — зур байлык


Саулык – зур байлык. Укытучы: Мотыгуллина Р. Н.
Максат. Саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү.
Әңгәмә барышы.
Исәнләшү (баш бармакны өскә, ике кул белән түбә, иптәшкә йодрык бәрү)
Максат кую.
Өстәлдә нәрсәләр бар? Алар нигә кирәк? Ничек кулланырга? (кура, бал, лимон, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, карлыган, иван – чәй, мелисса, суган, сарымсак һ б) Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез соң?
Авыртмас өчен нишләргә икәнен белербез.
Халык:“Үсемлекләр безне ашата-эчертә, киендерә, дәвалый,”- дип әйтә. Чыннан да, күпчелек витаминнар һәм дарулар үсемлекләрдән әзерләнә. Карлыганда С витамины бик күп. Халык: “Суганның исе дә дәва,”- дип әйткән. Чынлап та, суган фитонцидлар дип аталган матдә бүлеп чыгара. Фитонцидлар микробларның үсешен тоткарлыйлар. Ә бал 100 авырудан дәва. Кура җиләген, балны кичтән эчеп ятсаң, иртән хәлең яхшырыр. Мәтрүшкә, юкә чәчәге салкын тигәндә дәва.
Әйтегез әле, 1 нче класста кем 1 көн дә дәрес калдырмады? Ә 2 нче класста? Үрнәк алырлык укучыларыбыз бар безнең.
Презентация “Сәламәтлекне саклауның җиде ысулы”
Көндәлек режимны үтәү.
Эш төрен чиратлаштыру.
Витаминнар эчү, укол кадату.
Спорт секцияләренә язылу.
Дөрес туклану.
Күтәренке кәеф.
Телевизор һәм компьютерны сүндер
Презентация. Точечный массаж для профилактики простудных заболеваний
1 – красная точка; ( маңгайда)
2 – две синие точки; (борын кырые)
3 – две желтые точки; (колак очлары)
4 – зеленая точка (күкрәктә)
Йомгаклау.
Гимнастика “Йөрәк”
Балалар, ике кулыгызны да йөрәгегезгә куегыз әле. Тыңлагыз: ул ничек тибә – тык, тык, тык. Күз алдыгызга китерегез: йөрәгегез урынында ягымлы кояшның бер кисәге. Кояш нурлары сезнең аякларыгыз, кулларыгыз буйлап үтә һәм бөтен гәүдәгезне җылыта. Яктылык тәнегездән ташып чыга. Йөрәгебездән чыккан җылылык һәм яктылыкны иптәшләребез белән бүлешик. Сәламәт булыйк, беребез белән дус яшик, көлеп яшик.
Җыр “Елмаю”