Библиотечный урок Обзор знаменательных и памятных дат.Февраль-2016


“Обзор памятных и знаменательных дат”
1вед.Добрый день, дорогие гости. Мы очень рады встречи с вами.
2вед.Исәнмесез, хөрмәтле килгән кунаклар. Мәктәбебездә сезне күрүебезгә бик шатбыз.
1вед.Каждый год наполнен знаменательными и памятными событиями. Календарь 2016 года имеет много юбилейных дат. Сегодняшнее наше мероприятие мы посвящаем знаменательным и памятным датам этого месяца.
2вед.Бүгенге кичәбез февраль аендагы истәлекле даталарга багышлана.
1вед. Жизнь моя песней звенела в народе,
Смерть моя песней борьбы прозвучит.
Эти слова принадлежат замечательному татарскому поэту Мусе Джалилю, чей творческий и жизненный подвиг мы вспомним сегодня. Его имя стало олицетворением гуманизма, символом мужества.
2вед. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге.15 нче февральдә татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына - 110 ел. Аның тормышы һәм иҗаты белән танышу өчен сүзне беренче өстәлгә бирәбез.
1. Родился Муса Джалиль 15 февраля 1906 года в бедной крестьянской семье в небольшом татарском селе Мустафино. В школу пошел, когда ему не было еще и шести лет. И за один год овладел программой четырех классов сельской школы, затем учился в городской школе Оренбурга. Муса много читал и очень рано начал сочинять стихи. В 1919 году, когда ему исполнилось 13 лет, в красноармейской газете впервые напечатали его стихи. В 1925 году выходит первая книга стихов Джалиля. Стих: «Сәгать»
2.1941 ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елда Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә. Дошман тозагын өзү өчен барган бәрелешләрнең берсендә каты яраланган Муса әсирлеккә төшә. Ул бер концлагерьдан икенчесенә “яшәү белән үлем” арасында озын юл уза. 1942 елның азагында язмыш аны Польшадан Демблин лагерына илтә. Биредә фашистлар милли легионнар төзү белән шөгыльләнәләр.
М. Җәлил “Идел-татар” легионы оештыра. Ул бу легионда мәдәни-агарту эше алып барырга килешә. Үзенең дуслары белән берлектә фашистларның ниятен юкка чыгарыр өчен көрәшә.
1943 елның августында гестапо Җәлил оешмасының эзенә төшә. Шагыйрь һәм аның иптәшләре төрмәгә утыртыла, җәзалауларга дучар ителә. Әмма Моабит төрмәсенең “таш капчыгы” нда М.Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә. “Вәхшәт”шигыре
3.1944 елның 7 февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре җазалап үтерелә. Менә алар җәлилчеләр:Фуат Булатов,Абдулла Батталов,Сәлим Бохаров,Зиннәт Хәсәнов,Әхмәт Симаев,Гариф Шабаев,Фуат Сәйфелмөлеков,Әхәт Атнашев,Муса Җәлил,Абдулла Алиш,Гайнан Кормаш.
Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.
Көннәрегез авыр булды,
Юлларыгыз чокыр, тигезсез...
Ә шулай да, борчылмагыз,
Ватан өчен җанын биргәннәр
Мәңге яши, алар үлемсез!
1ведущий.17 февраля испонился 110 лет со дня рождения русской поэтессы Агнии Львовны Барто.
2 ведущий: Слово предоставляется участникам 2 стола
1. Барто Агния Львовна родилась 17 февраля 1906 года в Москве. Ее отец был ветеринарным врачом. Под его руководством в детские годы Барто получила хорошее домашнее воспитание и образование. Затем Агния поступила на учебу в гимназию. Там она начала писать свои первые стихи.
2.В 1925 году в печать вышли первые произведения Барто, детские книжки стихов "Мишка-воришка" и "Китайчонок Ван Ли". Большинство стихов Агнии Барто написано для детей - дошкольников или младших школьников. Ее стихи легко читать и запоминать детям.
3.Темпераментная, стремительная, яркая Агния Барто успевала всегда и всюду. Она писала стихи, пьесы, сценарии фильмов. Она переводила. Она встречалась с читателями в школах, детских садах, интернатах, библиотеках.
1.Стихи Агнии Львовны Барто читают с раннего детства, но и став взрослыми с этими стихами не расстаются….Стихи 1 класс
1 ведущий. На 30-й Генеральной конференции ЮНЕСКО был провозглашен   Международный день родного языка. Это произошло в ноябре 1999 года, а отмечаться он стал с февраля 2000 года.
2 ведущий Ел саен, 21 нче февраль көнне Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәбез. Бу – һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн.
1.Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән.
2.Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
3.Язык наш прекрасный -Богатый и звучный.То мощный и страстный,То нежно певучий.
В нём есть и усмешка,И меткость, и ласка.Написаны имИ рассказы, и сказки –
Страницы волшебных, Волнующих книг!Люби и храниНаш великий язык!
Җыр “Татар теле-туган телем”
1 ведущий 28 нче февраль көнне Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы, якташ шагыйрәбез - Шәмсия Җиһангирова үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова 1951 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Баек авылында туа.   Башка бик күпләр кебек, Ш.Җиһангирова да бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы «Авыл утлары»нда 1966 елда дөнья күрә. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. Шәмсия университет студентларының «Әллүки» әдәби берләшмәсенә яратып йөри, шул исемдәге стена газетасының җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара, хор түгәрәгендә җырлый, тынлы оркестрда думбрада уйный. Шигырьләре бер-бер артлы «Идел» альманахында басыла. Аның «Яшел гармун» повесте (1987), «Балачак кая китә?» (1989) шигырь җыентыгы һәм лирик шигырьләрен, җырларын эченә алган «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (1996), «Җирсү» (2001) исемле күләмле китаплары дөнья күрә. 
Шигырь “Татарстаным минем”
3 Шәмсия Җиһангирова – нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән өртелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр языла. «Нишлим», «Тик син диеп», «Ак күлмәгем», «Пар канатлар», «Минем кадерлеләрем» , «Күрәсем килгән иде» , «Җирсү» , «Сагынам сине, әнием» – болар озак еллар буе һәрдаим җырлана торган җырлар.
Җыр “Мөслимем”
1ведущий: На этом мы завершим наш обзор памятных и знаменательных дат. А теперь нам предстоит издать календарь. Участникам каждого стола нужно составить страничку календаря памятных и знаменательных дат.
2 ведущий: Календарь әзер булганчы, укучылар чыгышын карап китик
“Карак песи”, “Кызыл ромашка”
“Яшь ана” “Чәчәкләр”
1 ведущий: Наши участники справились с заданием. Вот такой календарь получился у нас. На календарь можно еще добавить страниц, ведь в феврале так много знаменательных и памятных дат.
2ведущий: Алда безне тагын бик күп истәлекле көннәр, бәйрәмнәр көтә. Язның беренче бәйрәмен искә алмасак, һич дөрес булмас. Якынлашып килүче халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз сезне, хөрмәтле китапханәчеләр!Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тынгысыз эшегездә уңышлар телибез. Егетләр башкаруында хәзер яңгыраячак җырыбыз сезгә бәйрәм котлавы булып ирешсен!
Җыр
1ведущий: На этом наше мероприятие закончилось. Спасибо вам за внимание.
2 ведущий: Без сезнең белән саубуллашабыз. Киләсе очрашуларга кадәр.