Разработка урока по татарскому языку на тему -нан/н?н кушымчалары (русскоязычная группа 1 класса)


1 сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе
Тема: -нан/нән кушымчалары.
Максатлар: 1. Кайдан? соравына –нан/-нән кушымчаларын кушып җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү; өйрәнелгән сүзләрне куллана белү; сөйләмне орфоэпик яктан дөрес оештырырга күнектерү.
2. Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү; аларны актив аралашуга тарту.
3. Укучыларда бер-берсенә уңай мөнәсәбәт, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: дәрес белән бәйле сүзләр, йомшак уенчыклар, дәреслек , компьютер.
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт булдыру.
Дежур укучы рапорты
Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.
Белемнәрне актуальләштерү.
Ишетеп аңлау.
Прослушайте и укажите хлопком слова, обозначающие учебные принадлежности:
Китап, зәңгәр, карандаш, кул, сары, папка, мәктәп, кызыл, алма, яшел, кара, дәфтәр, кызгылт сары.
Фонетик зарядка:
Таң, яңгыр, уң, саңгырау, җиң, аңа, яңгырау.
Дәрес кунагы белән танышу. (1 слайд) – Бу кем? Исәнләшү.
Белем- күнекмәләрне ныгыту.
Кайдан? соравын искә төшерү: (2 слайд) Сүзләрне укытучы укый, укучылар кабатлый.
- Укучылар, менә бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә? (кайдан?)
- Каян белдегез? (“ярдәмчеләре” – дан,дән, тан, тән)
- Ә бүген без яңа “ярдәмчеләр” белән танышырбыз.
–нан/-нән “ярдәмчеләре/помощники” белән танышу (3 слайд), аларның кайсы очракта кушылганнарын аңлату.
физминутка
рәсемнәр белән эш (рәсемнәргә дөрес кушымча кушабыз, аңлатабыз) 4- 5 слайдлар.
дәреслек белән эш (81-бит, 7 күнегү) (җөмләләрне уку, тәрҗемә итү, сораулар кую, аларга шул җөмләләр белән җавап бирү)
физминутка
Сүзләрне дөрес өйләргә урнаштыру (6 слайд):
Һәр укучыдан дөрес әйтелеш таләп ителә, дөрес өйне белмәсә, сүзнең соңгы хәрефе искәртелә.
Урам, ишек, таң, парк, урман, мәктәп, бәйрәм, бакча,түшәм, идән.
укыйбыз һәм сораулар куябыз: ( 7 слайд)
_________? – Миша стадионнан кайта.
_________? – Абый урманнан кайта.
_________? – Алиса бәйрәмнән кайта.
Парларда эш: - Син кайдан кайтасың? (8 слайд)
Мин _______ кайтам.
Вакыт калса: Хәрефләрдән сүзләр төзү. (Тактаның арткы ягына язып куярга мөмкин). Ш Ы К Б Й А Б Й, Ы Ш Ы Ч Р, Ә Й Б Ә Р М.
IV. Йомгаклау. Рефлексия. Укучыларны мактау. ( 9 слайд)